Муслюмовский краеведческий музей
67 subscribers
2.91K photos
1 video
1 file
15 links
МБУК "Муслюмовский краеведческий музей" Муслюмовского муниципального района РТ
Download Telegram
Әлеге минутларда Казан шәһәрендә X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләр җыены гөрли. Җыенга музей хезмәткәрләре күргәзмә әзерләделәр. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #казань #выставка #казомэсе
Кичә, Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда, "Бер очрашыйк әле, Мөслимлеләр" якташлар очрашуы булып узды. "Мөслим туган як музее" хезмәткәрләре якташларыбызга күз явын алырдай күргәзмә тәкъдим иттеләр. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #казань #выставка
Ал нурларга төренеп, кояш байый,
Үткән юллар килә күңелгә.
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер-гомергә.
Мостафа Ногман.
Г.Тукай исемендәге мәктәп базасында “Сугыш кайтавазы...” исеме астында күчмә күргәзмә эшләде. Ватаныбыз азатлыгы, безнең бәхетле киләчәгебез өчен аяусыз көрәшкән, сугышлар барышында яу кырында башларын салган әби–бабаларыбыздан калган бердәнбер истәлек булып сакланучы музей экспонатлары тәгъдим иттеләр һәм якташ геройларыбызны искә алдылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #выставка #9мая #деньпобеды