Музей хезмәткәрләре “Яшьлек” сәламәтләндерү лагерында ял итуче балалар янында кунакта булдылар. Биредә алар белән якыннан аралашып, лагерь эшчәнлеге белән таныштылар. Лагерьда һәр көн үзенчәлекле икән. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган чараларда балалар бик актив, теләп катнашалар. Ялларны тагын да кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан музей хезмәткәрләре квест-уен оештырдылар. Балалар һәрбер тукталышта төрле биремнәр эшләп, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
Наши посетители. Безнең кунаклар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #каникулы
👍4
С 2022 года день 27 июля в Донецкой Народной Республике объявлен Днём памяти детей-жертв войны в Донбассе. Участниками этой акции стали ребята из оздорвительного лагеря “Яшьлек”. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
Сарман районы, Җәлил поселогы кунаклары "Мөслим туган як музеенда" экскурсиядә булдылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
"Мөслим туган як" музее, "Батырлар йорты" Хәрби Дан һәм "Әдәбиятта, сәнгатьтә Мөслимлеләр" заллары буенча Түбән Кама кунаклары өчен экскурсияләр тәкъдим ителде. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #батырларйоты #музейвоинскойславы
👍3
"Муслюмовский краеведческий музей" и зал Воинской Славы "Батырлар йорты" посетил внук ветерана 4 воин Назметдина Гимаева, проживающий в Ростове на Дону. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #батырларйоты #музейвоинскойславы
👍6
Наши посетители. Безнең кунаклар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍3
Мөслим кунакларны һәрдаим үзенә тартып тора. Килгән кунакларга Мөслим буенча, шул исәптән, туган як музее, "Батырлар йорты" залы, "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр" заллары буенча кызыклы экскурсияләр үтә. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍3
Балалар зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар азагына якынлаша. Җәй дәвамында музей хезмәткәрләре ял итүче балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз-балаларга үз телебездә сөйләшергә, халкыбыз гореф-гадәтләрен, йолалары белән таныштыру. Гореф-гадәтләр аша яшь буынны тәрбияләү-үтемле чараларның берсе.
Шул уңайдан, Лицейның 5 сыйныф укучылары өчен “Тарих эзләре буйлап” кызыклы программа үтте. Уен барышынды укучылар экспонатлар белән җентекләбрәк таныштылар, ата-бабаларыбызның яшәеше, көн-күреше, гореф-гадәтләре турында күп мәгълүмат алдылар. Элеккеге кораллар белән үзләре дә эшләп карадылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
Шул уңайдан, Лицейның 5 сыйныф укучылары өчен “Тарих эзләре буйлап” кызыклы программа үтте. Уен барышынды укучылар экспонатлар белән җентекләбрәк таныштылар, ата-бабаларыбызның яшәеше, көн-күреше, гореф-гадәтләре турында күп мәгълүмат алдылар. Элеккеге кораллар белән үзләре дә эшләп карадылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
15 август, сэг. 10.00 Мөслим туган як музеенда якташыбыз Бахманова Раушания Мансур кызының "Күңелем дөньясы" исеме астында күргәзмә ачыла. Сезне күннән эшлэнгэн картиналар күргәзмәсе ачу тантанасына көтеп калабыз. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
🔥3
Музей хезмәткәрләре мәдрәсә каршында оештырылган, җәйге лагерь балалары өчен интерактив дәрес үткәрделәр. Дәрес барышында балалар татар халкының милли өс киеме, аның атамалары белән таныштылар. Хатын-кызларның бизәнү әйберләре кызыксындылар, алар өчен файдалы да күңелледә мастер-класс үтте. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍3
Казан шәһәреннән Мингазовлар гаиләсе музейда кунакта. Мөслим авылында туып үскән Мингазов Альберт улы оныгы белән музейда экскурсия-сәяхәттә булдылар. Кунаклар барлык залларны кызыксынып, карап өйрәнеп йөрделәр. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
Наши посетители. Безнең кунаклар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
Музейда якташыбыз үзешчән рәссам Бахманова Раушания Мансур кызының “Күңелем дөньясы» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Картиналар барысы да күннән зәвыклы итеп эшләнгән. Композиция ягыннан бай һәм үзенчәлекле әлеге рәсемнәр тамашачыларның күңеленә хуш килде. Тантанада Мөслимнең күренекле шәхесләре катнашты, үзләренең уй-фикерләре белән урнаклаштылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
🔥3
Ел саен 22 августта Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, музей хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен Россия флагы барлыкка килү тарихы, Триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, нинди очракларда Россия Федерациясе флагы күтәрелүе турында сөйләделәр. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
Наши посетители. Безнең кунаклар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍2
28 нче августта "Мөслим туган як музеенда" Башкортстан Республикасыннан "Хәзинә" тальянчылары халык ансамбле, "Җидегән чишмә" ансамбле һәм "Милли аваз" татар халык вокаль ансамбле иҗат коллективлары кунак булды. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍3
Наши посетители. Безнең кунаклар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
👍4
Бертуган Вильдановлар бүген Кырым татарлары белән Мөслим туган як музеенда кунакта булдылар. Рәшит Фассахович музейга үзенең патефоннар коллекциясен бүләк итте. Коллекциядә агачтан уеп ясалган граммофонга кадәр бар. Совет чоры пластинкаларына да баеды бүген музеебыз. Килгән кунакларыбыз ретро музыка тыңлап ләззэтләнер дип ышанып калабыз. Ә Рәшит абыйга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
🔥1
Мөслим Г.Тукай исемендәге мәктәп һәм лицей укучылары өчен “Халык һөнәрчелеге” дип исемләнгән музей дәрес үтте. “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” экспозицион залында Илисәй Имамов тормыш юлы һәм иҗат турында тыңладылар. Укучылар шулай ук Мөслим туган як музееның күргәзмәләр залында эшләп килүче якташыбыз Бахманова Рушания Мансур кызының күннән ясалган картиналары белән дә таныштылар. Балалар һөнәрчелекнең борынгыдан халык тормышында зур роль уйнавына һәм аның әһәмиятенә төшенделәр. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон