Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алган көннәрдә, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлау гадәти күренеш. Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән кешеләрне, ул чор авырлыкларын күргән балаларны онытмау – безнең изге бурычыбыз. Шул уңайдан, музей хезмәткәрләре, «Рух» музей волонтерлары белән берлектә сугыш чоры баласы Илгиз Гариф улы, тыл ветераны Асыя Вагыйз кызын бәйрәм белән котладылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #9мая #деньпобеды #ветераны
👍5