Муслюмовский краеведческий музей
68 subscribers
2.8K photos
1 video
1 file
15 links
МБУК "Муслюмовский краеведческий музей" Муслюмовского муниципального района РТ
Download Telegram
20 апрель көнне “Мөслим туган як музее” нда Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф кунакта булдылар. Балалар өчен музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән экскурсовод сөйләвен тыңладылар һәм экспонатларны карадылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
"Кояшкай"б/б икенче кечкенәләр төркеме балалары музейда тэүге тапкыр булдылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Мөслим туган як музее” хезмәткәрлре Үзәк китапханә хезмәткәрләре беләнберлектә Түбән Табын мәктәбе-сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тукай оныклары» исеме астында әкият геройлары белән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалык ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турында хатирәләрен тыңладылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр сөйләделәр, «Су анасы», «Бала белән Күбәләк», «Сарык белән кәҗә» әкиятләре белән таныштылар. "Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап", “Су анасының чәчен үр”, “Уйлап тап” дип исемләнгән викторина укучылар күңеленә хуш килде һәм алар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Балаларда да бөек татар шагыйре шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге бар иде. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон
Музей базасында "Түребездә кунак бар" проекты уңышлы гына эшләп килә. Шул унайдан 25 апрель көнне якташыбыз Әшрафуллина Фәридә Әхмәтфатыйх кызы белән "Җан җылысын биреп" исеме астында очрашу кичәсе узды. Чара барышында Фәридә ханым Мөслимдә укыган чакларын, Воскресенка, Покровка, Коммуна авылларында эшләгән вакытларын җылы сүзләр белән искә алды.
Фәридә ханым вакытының бер минутында бушка уздырмый, ул һәрвакыт бертуктамый эшли, иҗат итә, хәрәкәт итә. Ул үз куллары белән нинди генә күз явын алырдай эшләнмәләр ясамый: тегү,чигу, бәйләм боларның барысында Фәридә ханым башкара. Алдагы көннәрдә дә Фәридә ханымга ижади унышлар телибез. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон