27 апрель көнне “Мөслим туган як музее”нда 14 яше тулган гражданнарга паспорт бирү тантанасы булып узды. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләү өчен: шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслимнең Мактаулы гражданины Мөҗәһит ага Әхмәтҗанов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Якуб кызы, район миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Маракина Роза Иван кызы, район гражданлык хәле актлар теркәү бүлеге җитәкчесе хезмәткәре Диләрә Марсел кызы, Мөслим үзәк китапханә җитәкчесе Айсылу Минневасыйл кызы да килгәннәр иде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #паспорт
26 апрельне Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте көне буларак искә алалар. Шул уңайдан туган як музеенда "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен “Чернобыль фаҗигасен искә алу көне” исеме астында чара үткәрде. Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.Очрашу ахырында чакырылган кунакларга Мөслим районы җитәкчелегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #чернобыль #аварияначаэс
В преддверии празднования Дня Победы, были обновлены фасады музея Воинской Славы "Батырлар йорты" и "Краеведческого музея" #музеймуслюмово #музей #муслюмово #татарстан #россия #мослимрайоны #муслюмовскийрайон #батырларйоты #музейвоинскойславы