Дусларым вә төркемдәшләрем булган япь-яшь @byalki һәм @feyas_notes канал авторлары, аларга ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән барлык кардәшләребез (алар арасында сез дә бардыр!) соңгы атна эчендә башкарып чыккан эшләренә сокланам. Бәлкем сез дә аларны күзәтеп баргансыздыр. Бу — телеграмдагы аерым бер феномен, прецедент, башкаларга өлге булырлык эш дип әйтсәк, бер дә арттыру булмас.
Аларга карап, шәхси вә сәяси мәнфәгатьләр катышмаган саф фидакарьлек хисенең өммәтебездән, илебездән, дөньядан качмавына инандым.
Фәлакәткә юлыккан кардәшләргә ярдәм йөзеннән китерелгән әшьялар, көч һәм вакыт табып шәһәрне гизеп йөрүләре, җаваплылыкны үз җилкәләренә алып матди ярдәм җыюны оештырулары — бөтен бу изгелекләрнең әҗерен күрергә язсын.
Аллаһ кылган гамәлләрегезне кабул итсен!

Forwarded from 100 ел элек
Илаһи мөнәҗәт
Үтте гомер – тагат кани,
Азганымдин тәүбә кани,
Нигымәткә шөкер кани,
Һәнүз гөнаһ кылмактамын.
Харамнан мал җыймаклыкка,
Пакьне харам кылмаклыкка
Һәм явызлык кылмаклыкка
Итекләрем сызганамын.
Тагат-коллык кылмаклыкка,
Хәер-ихсан бирмәклеккә,
Зикер-тәсбих әйтмәклеккә
Малым, тәнем кызганамын.
Мөэминнәрне рәнҗетмәккә
Һәм харамны кылмаклыкка,
Зәгыйфләрне ормаклыкка
Беләкләрем сызганамын.
Ахшам намазы ятырга
Кул-аягым сызганамын,
Җансыз үлек тик ятып
Көн тугачта уянамын.
Торсам ямәк касдын кылып
Хәләл харам хазир кылып
Һәр ни тапсам, шуны җыеп
Гомрем зая үткәрәмен.
Яхшыларга дус булмаган
Аларга иш тә булмаган
Явызлардан аерылмаган
Бәндәләрнең азгынымын.
(Тагат – Аллаһка буйсыну
Кани – кайда
Һәнүз – һаман
Сызгынамын – тырышамын
Көн тугач – кояш чыккач
Ямәк касды – ашау теләге
Хазир кылып – бергә кушып
Зая – әрәм)
Үтте гомер – тагат кани,
Азганымдин тәүбә кани,
Нигымәткә шөкер кани,
Һәнүз гөнаһ кылмактамын.
Харамнан мал җыймаклыкка,
Пакьне харам кылмаклыкка
Һәм явызлык кылмаклыкка
Итекләрем сызганамын.
Тагат-коллык кылмаклыкка,
Хәер-ихсан бирмәклеккә,
Зикер-тәсбих әйтмәклеккә
Малым, тәнем кызганамын.
Мөэминнәрне рәнҗетмәккә
Һәм харамны кылмаклыкка,
Зәгыйфләрне ормаклыкка
Беләкләрем сызганамын.
Ахшам намазы ятырга
Кул-аягым сызганамын,
Җансыз үлек тик ятып
Көн тугачта уянамын.
Торсам ямәк касдын кылып
Хәләл харам хазир кылып
Һәр ни тапсам, шуны җыеп
Гомрем зая үткәрәмен.
Яхшыларга дус булмаган
Аларга иш тә булмаган
Явызлардан аерылмаган
Бәндәләрнең азгынымын.
(Тагат – Аллаһка буйсыну
Кани – кайда
Һәнүз – һаман
Сызгынамын – тырышамын
Көн тугач – кояш чыккач
Ямәк касды – ашау теләге
Хазир кылып – бергә кушып
Зая – әрәм)
Forwarded from Arabic_Khasu
Сегодня 1 марта в 18:00 приглашаю всех на лекцию по теме: «Арабский язык в Дагестане и в Чечне».
На данной лекции мы изучим положение арабского языка на Кавказе в начале 20 века и разберем реальные статьи и публикации из газет, датированные на 1914 год, написанные чеченским ученым Масъудом аль-Чачани и другими авторами.
Вы своими глазами увидите на каком уровне был арабский язык в то время.
Приглашаю всех, думаю эта лекция будет для вас открытием, я постарался сделать ее максимально содержательной.
Жду всех на канале: https://www.youtube.com/@ArabicKhasu

Ата-бабаларымыз, рухи терәкләремез, тамырларымыз. Карагыз, үкенмәссез.
Соңгы елларда, дөрестән дә, авыллар тарихына игътибар арта бара. Архивлар актарыла, истәлекләр туплана, яңа тарихлар языла. Мондый эшчәнлек билгеле кануннарга нигезләнеп башкарыла, ә алар күбесенчә совет нарративларын кабатлап, миллият кысаларында языла. Үзем дә азмы-күпме шушы тарих бәяннырында катнашкан булуым сәбәпле, курыкмыйча әйтә алам: нәтиҗәдә үзенчәлекле, сәер тәмле бер ботка килеп чыга.
Ул ботканың беренче өлеше (сөте) бик абстракт вакыйгалар җыелмасыннан тора: менә бездә патша-хан заманнарында мәдрәсәләр булган, мулла-ишаннар торган, күпләп мәчет эшләгән дә авыл халкы тир түгеп гөрләп яшәгән. Кайвакыт сәнәкләр белән баш күтәрүләр булган — Пугачевны бик хөрмәт иткәннәр, шуны белегез. Нинди мәдрәсаләр? Кайсы муллалар? Ахыр чиктә, нинди тына белмәгән сәнәкләр ул? Аллаһу әгълям.
Икенче өлеше, көрпәсе, гадәттә, төгәлрәк: 1918 елда совет власте урнаша, фәлән-фәләныч колхоз рәисе итеп билгеләнә, социалистик хезмәт герое була, авылда фермалар төзетә, дуңгыз караучы хезмәтеннән соң ялга чыга. Ял никтер һәрвакыт лаеклы була. Оk, аңладык, аңгыра түгелмез.
Хәтта мәмләктем Азнакай тарихы да ул яктан бик сай язылган. Дөрес, халкымның медальләре дә хәтсез, почетный грамоталары да өем-өем ята. Тик кызыл чорга кадәр ни булган соң? (Сәнәкләрдән башка.)
2018 нче елда мин укыган мәктәп үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Уйлап карыйк, Азнакайга XVIII гасырның 2 нче яртысында нигез салына. Юк, мәшһүр мәдрәсәләре булмаска кирәк (алар күрше Тымытык авылында урнашкан). Тик ике гасыр эчендә укымышлы, гыйлемнәрен таратырлык кешеләре булмаган микәнни? Мәгариф тарихы 1918 нче елда гына башланганмыни?.. Совет тарихының җавабы — әйе, шулай, җаный, элегрәк сез кыргыйлар кебек карурманнар буйлап үрмәләп йөргәнсез. Модерн тарихында да безгә шундый җавап әзерләнгән. Ни генә дисәк тә, бүген «мәгариф»нең рәсми тарихы — ул «дөньяви белем» тарихы.
Шул уңайдан, «татарларда мәгариф башка мөселман халыкларыннан караганда тирәнрәк үсеш алган» кебек гыйбарәләрне «татарларда дөньяви белем бирү оешмалары иртәрәк таралган» дип укырга кирәктер. Беренче гыйбарә — милләтчесафсатасы! теле. Икенчесе — социалистик прогрессизм әкияте теле.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Ул ботканың беренче өлеше (сөте) бик абстракт вакыйгалар җыелмасыннан тора: менә бездә патша-хан заманнарында мәдрәсәләр булган, мулла-ишаннар торган, күпләп мәчет эшләгән дә авыл халкы тир түгеп гөрләп яшәгән. Кайвакыт сәнәкләр белән баш күтәрүләр булган — Пугачевны бик хөрмәт иткәннәр, шуны белегез. Нинди мәдрәсаләр? Кайсы муллалар? Ахыр чиктә, нинди тына белмәгән сәнәкләр ул? Аллаһу әгълям.
Икенче өлеше, көрпәсе, гадәттә, төгәлрәк: 1918 елда совет власте урнаша, фәлән-фәләныч колхоз рәисе итеп билгеләнә, социалистик хезмәт герое була, авылда фермалар төзетә, дуңгыз караучы хезмәтеннән соң ялга чыга. Ял никтер һәрвакыт лаеклы була. Оk, аңладык, аңгыра түгелмез.
Хәтта мәмләктем Азнакай тарихы да ул яктан бик сай язылган. Дөрес, халкымның медальләре дә хәтсез, почетный грамоталары да өем-өем ята. Тик кызыл чорга кадәр ни булган соң? (Сәнәкләрдән башка.)
2018 нче елда мин укыган мәктәп үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Уйлап карыйк, Азнакайга XVIII гасырның 2 нче яртысында нигез салына. Юк, мәшһүр мәдрәсәләре булмаска кирәк (алар күрше Тымытык авылында урнашкан). Тик ике гасыр эчендә укымышлы, гыйлемнәрен таратырлык кешеләре булмаган микәнни? Мәгариф тарихы 1918 нче елда гына башланганмыни?.. Совет тарихының җавабы — әйе, шулай, җаный, элегрәк сез кыргыйлар кебек карурманнар буйлап үрмәләп йөргәнсез. Модерн тарихында да безгә шундый җавап әзерләнгән. Ни генә дисәк тә, бүген «мәгариф»нең рәсми тарихы — ул «дөньяви белем» тарихы.
Шул уңайдан, «татарларда мәгариф башка мөселман халыкларыннан караганда тирәнрәк үсеш алган» кебек гыйбарәләрне «татарларда дөньяви белем бирү оешмалары иртәрәк таралган» дип укырга кирәктер. Беренче гыйбарә — милләтче
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Telegram
100 ел элек
Авыл тарихлары китаплары күбәя, бәлки килер бер көн, тарихы язылмаган авыл да калмас.
Forwarded from Dr. Bormotucher
Ross_D_Tatar_empire_Kazan_39_s_Muslims_and_the_making_of_Imperial.pdf
5 MB
Ross_D_Tatar_empire_Kazan_39_s_Muslims_and_the_making_of_Imperial_Russia.pdf
Forwarded from TATFORUM
"Хөрмәтле Илсур Гәрәй улы!
Без, балаларыбызның һәм милләтебезнең киләчәген кайгыртучы ата-аналар төркеме исеменнән, бүгенге көндә Татарстаныбызның мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырылган чараларга карата ризасызлык белдерәбез.
Сез Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгына җитәкче булып билгеләнүгә без шатландык. Тик ни аяныч, туган телебезгә һәм милли аңыбызга булган һөҗүм, яңа көч алып, Сезнең куллар аша дәвам итә, һәм бу процесс системлы рәвештә бик шома гына бара.
Иң зур югалтуларның берсе ул – ата-аналарның күзеннән яшерен генә яңа Белем бирү Дәүләт Стандартларының уку планнарын мәктәп планнарына ашырдыгыз, шуның белән күпме мәктәп уку планыннан туган тел дәресләрен чыгарды, һәм бөтен калган мәктәпләрдә туган тел дәресләре сәгатъләре тагын да киселеп “юк” дәрәҗәсенә төшерелде. Ясалма рәвештә “Татар мәктәпләре” дип аталган мәктәпләр, чынлыкта, урыс мәктәбеннән башка бер җире белән дә аерылмый.
Бүген исә, илебездә тынгысыз аяныч вакыйгалар чоры хөкем сөрә. Күпме татар Рәсәй Федерациясе мәнфәгатьләре өчен һәлак булуга карамастан, татар халкына һәм теленә (башка халыкларга да) карата оештырылган агрессив милли сәясәт һаман да дәвам итә.
Шушы көннәрдә килеп ирешкән әлеге сәясәтнең яңа чагылышы безне сүзсез калдырды. Бу Казан мәктәпләрнең 23 нче февраль бәйрәмендә балаларны күмәкләштереп “МИН УРЫС” дигән җырны җырлатып милләтара тынгысызлыкка этәрү чарасы булды. Моның видеосына сылтама: https://youtu.be/FzN15fxOCxY.
Интернациональ булган илдә мондый күренешләр булырга тиеш түгел, бу турыдан-туры безнең хокукларны бозу.
Рәсәйнең төп канунының 273-ФЗ кайбер өлешләрен исегезгә төшереп китәсебез килә.
Татар һәм мөселман балаларын мәҗбүри рәвештә кул күтәртеп “МИН УРЫС” дип кычкырту – баланың милли үзбилгеләнүенә һөҗүм ясау, бала аңы белән психологик яктан манипуляция. “Мин – россиян” дигән сүз әле килешер иде.
Мәктәп ул – белем бирү оешмасы! Без балаларыбызны, белем алып кеше булсыннар өчен, дәүләткә ышанып, мәктәпкә чыгарып җибәрәбез. Ә аларга НАТО, Донбасс, сәясәт турында сөйлиләр, әле хәзер инде җитмәсә аларның шәхси, рухи кыйммәтләренә дә һөҗүм башланды. Инде математика, физика дәресләре урынына балаларга мылтыктан ату дәресләре кертеп, 10-13 яшьлек солдатлар гына ясыйсыгыз калды!
Кабатлап әйтәбез, мәктәп ул – белем алу урыны һәм ул үз асылына туры килергә тиеш. Тәрбия өлешенә килгәндә, “милли һәм рухи кыймммәтләр якланырга тиеш” дигән акка кара белән язылган кагыйдәләр бар, алар үтәлергә тиеш.
Мәгариф өлкәсендә барган күренешләр ата-ананы баласын мәктәптән алып өйдә уку форматына күчүгә мәҗбүр итә. Ә без бит бу илнең гражданнары - бу дәүләтнең турыдан-туры хуҗалары, һәм балаларыбызны дәүләт бюджеты хисабына үзебез теләгәнчә укытуга хокуклы.
Без Сездән бу мәсьәләгә карата чара күрүегезне үтенәбез. Безнеңчә, әлеге видеодагы хатын балалар алдында гафу үтенергә, мәктәпкә бүтән якын да җибәрелмәскә тиеш.
Ихтирам белән, “Татарстан ата-аналары” төркеме.
16.03.2023 ел"

YouTube
Школьников Татарстана учат вскидывать руки под «Я русский» Шамана
23 февраля в школах по всей России проходили военно-патриотические концерты. Подробнее о том, как администрации школ поздравляли российских военных и как учащихся принуждали к участию в мероприятиях:
https://doxa.team/articles/23-in-schools
Поддержать DOXA…

Рәмис Латыпов:
"Татарны тагын нишләтергә җыеналар? "Киләчәк фашистлары үзләрен антифашистлар дип йөртәчәкләр" дигән гыйбарә йөри бит инде. Менә бу видеоны башкача ничек бәяләргә? Казанда! Татарстан башкаласында! мәктәптәге укытучымы, башка кешеме - мөһим түгел, мәктәп укучылары белән эшләргә рөхсәт ителгән кеше үзен "Я русский" дип әйтергә каршы чыккан балаларны илдән сөрергә куша. Ферма-2 дагы 186 лицей - "Перспектива" мөгаен. Хиҗап кигән кызларны да "я русский" дип фашистларча йодрык күтәрергә мәҗбүр итәләр. Һәм бу Казанда!
Татарны дип әйттем дә, монда бит татар гына түгел. Монда бит инде башка халык вәкилләре дә бар - чуашы да, марие да, удмурты да. Алар әллә кеше түгелме? Нигә урыс булмаган кеше илдән китәргә тиеш әле ул - барыбыз да үз җиребездә яшибез, бу хатыннан сатып алган җирдә түгел.
Бу хатын бит инде шыр надан. Кулны болай күтәрүнең нәрсә аңлатканын да белми. Һәм шул кеше әле мәктәптә эшли. Шыр надан һәм нәрсәнең нәрсә икәнен белмәслек дәрәҗәдә "патриот" булса, нигә ул мәктәптә эшли? Уку йорты директоры татар кешесе - Азат исемле диелгән. Ул да бөтен халыкны "я русский" итү яклымы? Мәгариф бүлегендә дә татарлар эшли, мәгариф министрлыгында да. Моны милли дуслык дип тә аңлатырга тырышырлар инде бәлки, әмма рус балаларына "я татарин!" дип әйтергә кушсалар, алар ничек кабул итәр иде икән?
Гадәттә, мондый очракта барысы да моны "йомып калу" яклы булачак. Тавыш чыкмасын гына. Ярар, хиҗаплы кызга "я русский" дип кул күтәрткәннәр, шуннан ни булган инде? Укасы коелмаган бит... - шундыйрак караш булачак. Аннары берәр интервью вакытында шул ук Азатлар үзләре үк: "Менә бит, без татарча укытыр идек, татар ата-аналары үзләре каршы", дип халыкны гаепләп чыгачак.
Хурлык инде бу. Мондый хәлнең Кавказ республикаларында булуы да мөмкин түгел. Ә безнең Казанда була ала. Татар үзен шундый мескенлеккә дучар итә. Татарстандагы район үзәге суды хәдисләрне тыя. Татарны кешегә дә санамаган кешегә Тукай премиясен дә бирәбез. Аннары шул кеше Казанда татарларның татарча сөйләшүенә каршы чыкты. Әле быел да шундый хәл булачак ул. Киләчәктә дә булачак бу хуттан барганда. Милли горурлык юк.
Россиядә һәрвакыт вакыт-вакыт булган инде шундый карагруһчылар күтәрелеше. Минем фикеремчә, хәзерге балалар дөнья күргән - алар нәрсәнең нәрсә икәнен белә. Балалар өчен шуңа күрә никтер тыныч мин. Әмма менә өлкәннәр - азатлар өчен шул балалар алдында оят.
Әгәр дә дөрес ачыклаган булсам, бу хатынның отчествосы татарныкы. Төгәл әлегә белеп бетереп булмады, шуңа язмыйм. Никтер менә гел шулай - чын урыс кешесе ул киң күңелле була. Ә менә "ярарга тырышкан үземезнеке" барыннан да уздырып кычкыра. Кешенең комплекслары менә шулай чыга - ни бездән китеп бетмәгән, ни тегендә кабул итмәгәннәр.
ЗЫ. "Толчок должен быть в небо, в НАТО" дип әле ул. Толчогың урамда булганда, бик югары менеп булмый шул ул)
ЗЫЫ. Совет районы мәгариф идарәсе хезмәткәре дип яздылар. Фамилиясе татарча..."

Ни дисең инде монда...
Мин укыганда, юнармия дигән бер хикмәт килеп чыкты. Ниләр эшләделәр соң анда? Сөйләп биримме?
Көннәрдән бер көнне мәктәптә әфган сугышы ветераны килеп чыкты. Заполняйте, ди, анкету. Защем, дим. Нада, ди. Тутыра башлагыз, ди. Барысы да тутырырга кереште. Мин тутырмадым. Шулай да бер-ике айдан соң "юнармеец" визиткасын бирделәр. Пионер галстугын кебек саклагыз, имеш. Әфәнде балачагы уйларына чумып акылыннан язган булса кирәк — пионер галстугын музейда гына күргән кешеләр бит без. "Ярый" дип алдык, "җибәр безне тизрәк" дип уйлап куйдык та яңадан үтә җитди чыркылдаша башладык.
Аһ, алдакчы татар балалары.
Ярлыкагыл безне, йә Рабби, без алдадык, ялганлаштык, рия кылдык — ләкин хәрбиләр дә алдашмады түгел, алар да гөнаһа капчыклары булды, аларның да истигъфарын кабул әйлә!
Белеңез ки, "Хәрби-патриотик тәрбия" дигән нәрсә биш размерга зуррак солдат кәчтүмнәрен киеп фото төшүгә, иртәләрен укытучы сыйныфта булганда басып (ә булмаганда, — ах, утырып!) гимн тыңлауларга, апрель җитсә берәренең хисләнә-хисләнә "левый, левый, расдватри" дип моңсыз вә мәгънәсез бакыруларына, нурсыз күзләре белән бер ихлассыз-ихтиярсыз ятланган юлларны кабатлауга кайтып калды. Без моңа риза булдык, хәрбиләр дә разый булды. Бер як та рәнҗемәде, бер як та артыгы белән дәшмәде.
Конференц-залга тәреле орденнарны элеп чыктылар, урысның бөек генералиссимусларын, бөек Шойгу бабайның, президентыбызның, картның сурәтләрен асып куйдылар. Кайчандыр яшел обойлы, саф һавалы бүлмә ямьсез кызылга буялды. Флешмоблар дәвам итте. Шалт — ..грамда отчет, шалт — менә без урманга чыгып военно-учебный сбордамыз имеш (әлбәттә, без дә, хәрбиләр дә һичнинди сборларга йөрмәде), шалт — менә без пионерия көнен билгеләп үтәбез, шалт — менә әфган корбаннарын искә алабыз.
Ә бервакыт...
Взвейтесь кострами, синие ночи,
Мы пионеры — дети рабочих
Белмим инде, бу җырга баштан ук 2017 нче елда кечкенә генә бер татар шәһәрендә җырланасы язылмыш булган, күрәмсең. Бу очракта хәрбиләр эшсез утыра алмады. Балачак хатирәләре акылга бәрсә, каршы тору бик авыр була диләр. Җырны ятлаттылар, җырлаттырдылар вә, иманым камил, рабочийлар җәмәгате пионерия бәйрәменнән берничә көн иртәрәк уянган булса, галстуклар да тактырырлар иде. Эх, мәктәп еллары...
Хасыйле кәлям, менә шушындый халәт безгә өмет бирә дә инде — җәмгыятебез зур бер ялганга баткан булса да, явызлыкка каршы тору өчен алдашулар мәгъфур улыр, иншалла. Әле ярый бүгенге ватаныбызда бу көрәш кычытмаган җирне кашымауга тәңгәл килә.
#нерусский

«Хватит делить нас по национальному признаку, это нацизм!»
А, то есть отрицать существование других наций, помимо русской, в Татарстане — это не нацизм?
Давно слежу за этой группой, еще в далеком 2017 был у них в почетном бане. Что интересно, контингет у них — в основном, женский, ностальгирующий по совку. И самое гнусное, самое гнилое в этой шайке — это то, что они используют в своих интрижках самые больные точки повседневности — школьные поборы и криворукое законодательство. О, какое же они, должно быть, испытывают моральное превосходство — ведь все ради детей, все ради правопорядка. О, как они горды.
Upd. юнармия кәчтүмнәре бигрәк килешеп тора 😜

@sehifeleribiz көтепханәсендә кечкенә генә, әмма озын атамалы бер китапчыкны таптык: «مرحبا، شهر رمضان هم تراوح تسبيحلرى، رمضان آخرنده ايتلمش الوداع دخى آدم عليه السلام قصەسى و غيرى عبرتلى دخى چوقدور اعتبار اهلينه يخشى نظر اولنسه»
Бары 15 бит. Иске татарчада бастырылган. Әсәр тәрҗемә ителгән булырга да мөмкин, әмма аларны интернетта табып булмый. Әйдәгез бу китапчыкны тиз генә (бер атна эчендә) тәрҗемә итеп атыйк? Аннары соң матур итеп бизәп таратырбыз. Савап та булыр, иншаллаһ!
15 биткә 15 кеше табылса, һәрберебезгә 1 генә битне тәрҗемә итәсе кала! Кызыксынасыз икән, @lisantatar аккаунтына язып, биткә бронь куегыз! 💫✨
Татар дөньясы сезгә мохтаҗ!

Forwarded from Kamilhazrat (Kamil Samigullin)
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Берсе көнне, Аллаһ боерса, лекция укыймыз.
Темасы гади: «Ф. Кәриминең “Истанбул мәктүпләре”: өчпочмак (пост)колониаль концепт»
Көзен Питербурдагы конференциядә моның турында җанлы гына бер әңгәмә корып алган идек инде. Хәзер исә шулар хакында иркенләп, ашыкмыйча, каушамыйча Казанымызда да гапьләшеп алырга форсат туды. Постколониаль теориянең төп әркяннарын аңлатып, ватаныбыз тарихын өйрәнгәндә аны ни дәрәҗәдә кулланырга мөмкинлеге турында да сөйләшербез. Галимнәр хезмәтләренә таянып, ни өчен "я русский" дип җырлаучы татарларда өмет барлыгын да әйтеп китәрбез!
Выступление будет посвящено истории российских мусульман поздней империи. Особое внимание будет уделено деятельности Фатиха Карими, которая получала разные оценки в зависимости от господствующих дискурсов. Общей чертой этих историографических практик можно назвать «джадидизацию» прошлого, устанавливавшую бинарную оппозицию «прогрессистов-реформаторов» и «отсталых традиционалистов». Но были ли альтернативные поведенческие стратегии и способы конструирования Других в условиях культурного билингвизма, которые бы ставили под сомнение прогрессистские и эволюционистские дискурсы евромодерности? Способна ли постколониальная теория предложить новые варианты прочтения имперской истории?
КФУ студентларын һәм КФУ биналарына керә алган һәркемне көтеп калабыз!
📍Сул як Болак ур., 44 нче йорт. (аудитория соңрак билегеле булыр)
🕠 30 нчы март, 17:30
Темасы гади: «Ф. Кәриминең “Истанбул мәктүпләре”: өч

VK
Окно в Восток | ИМОИиВ | КФУ. Пост со стены.
📌Уже в этот четверг у СНК «Окно в Восток» пройдет следующее заседание! На нашем кружке выступит студ... Смотрите полностью ВКонтакте.