Forwarded from Dr. Bormotucher
Еще кое-что о трудностях османского.
(Мораль: в совершенстве овладеть османским очень трудно, но довести его до уровня, позволяющего проводить нормальную исследовательскую работу, вполне реально).
От себя: изучение османского существенно облегчает изучение других старых тюрко-мусульманских литературных языков.
https://xn--r1a.website/wildfield/5327

Telegram
Wild Field
"Во время моего самого первого урока по османскому турецкому языку мой рахметли профессор, Шинаси Текин, сказал нам, что в изучении османского турецкого языка мы должны следовать тому, что он называл "Правилами Микки Мауса". Первое правило Микки Мауса было…
Яңа төркемгә рәхим итегез! «Хозур» телеканалында чыга торган «Имамнан сорыйк» тапшыруына багышланган канал
Telegram
Узнаем у имама / Имамнан сорыйк
Сездән сорау - бездән җавап. «Хозур ТВ» проекты.
Көннәрдән бер көнне мөнаҗәтләр китабын актарып утырганда, аңлашылмаган, сәер яңгыраган бер юлларга юлыктым: «Йәмән илләрендә вәйсел-карани». Җыентыкны төзүчеләр минем кебек диваналар өчен искәрмә-сноска да куйганнар: вәйсел-карани — Коръәнне күп укучы имеш. Тәрҗемәләр ничек ясалганын яхшы белгәнгә (тәрҗемәләр ясаганда ялкаулану белән иренү арасында зур көрәш бара), мин бу мәгълүмат белән генә кәнәгатьләнмәскә булдым. Бәхре гыйлем гуглга чумып чыккач, юл хәрефеннән язылган «вәйсел-карани» гыйбарәсенең кеше исеме булуын ачыкладым.
Вәйс әл-Караниның бөек каһарманлыгы, илаһи гыйшкы гасырлар буе мөселман шагыйрьләрен дулкынландырып, илһамландырып тора. Гарәп һәм фарсы әдәбиятларына кагылмыйча, төрек әдәбиятында гына Вәйс әл-Карани хакында Юныс Әмрәнең, Ташлыҗалы Яхъяның, Шәрәф ханымның шигырьләре, Сабайиның мәснәви жанрында язылган әсәре билгеле. Татарлар арасында «Йәмән илләрендә Вәйсел-Карани» мөнаҗәте шактый киң таралган.

Киләсе мәгълүмат Ә. Сибгатуллинаның «Илаһи гашыйклар юлыннан» китабыннан кыскартып алынды.Һәр сәхәр вактында калкып гизәрде,
Йапанны-языны сәйран итәрде,
Гадәте бу иде: тәвә¹ көтәрде
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әс-Солтани
¹ тәвә — дөя
Кем соң ул Вәйс әл-Карани? Аның чын исеме — Үвәйс. Ул Йәмәндә Каран дигән авылда туган, шул авылга нисбәтән Карани тәхәллүсе бирелгән. Гади халык телендә исә «Вәйсел-Карани» формасы таралыш тапкан.
Һәр сәхәр вактында бу иде касды²,
Йастыгы таш иде, түшәге — пусты³,
Алланың хәбибе, сәүдеге дусты,
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әс-Солтани
² касд — максат
³ пусты — тиредән
Үвәйс сабый чагында ук потларга табынудан баш тарта. Мәҗүсиләр җәмгыяте тарафыннан кире кагылгач, Үвәйс үз эченә бикләнә: көннәр буе далада-чүлдә көтү көтә, дөяләр, кошлар, агачлар, үлән-чәчәкләр, җил белән сөйләшә. Табигатьне күзәтү аны дөнья бөек көч — Аллаһ Тәгалә тарафыннан яратылган дигән фикергә китерә.
Һәр сәхәр вактында бу иде эше:
Арпадин икмәкде йидеге ашы
Акарды күзендин мөбарәк яше, —
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әс-Солтани
Авыл халкы Үвәйсне көннән-көн чит итә, хәтта диваналыгы дөяләргә йогар дип, аңа көтүне тапшырмаска карар итәләр. Әмма аның кебек бер телем арпа икмәгенә көтү көтәргә риза булган кешене таба алмаганга, бу фикердән кире кайталар.
Гасасы⁴ бар иде хөрмә талыннан,
Хиркасы⁵ бар иде тәвә йоныннан,
Һич хата чыкмасты аның теленнән,
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әс-Солтани
⁴ гаса — таяк
⁵ хирка — чапан
Ниһаять, Мөхәммәд ﷺ үзенә Аллаһ Тәгалә йөкләгән бөек эшне — ислам динен таратуны башлап җибәрә. Мөхәммәднең ﷺ дөньяга киләсен, аның Хак илчесе булачагын ишетеп куанган, аның кырык яшьләргә җитүен тилмереп көткән Үвәйс һаман сахраларда дөя көтүен дәвам иттерә. Аның пәйгамбәр ﷺ белән күрешәсе килсә дә, ул карт һәм авыру әнкәсен калдырып китә алмый. Бер көнне әнисе аңа Мөхәммәд ﷺ янына барып кайтырга кирәк ди. Үвәйс Мәдинәгә юл тота. Менә, ниһаять, ул рәсүлулланың ﷺ капкасы төбендә. Капканы шакыгач, бер хатын әлеге Аллаһ колының кемлеген, морадының ни икәнен сорый. Бу — хәзрәти Гайшә була. Вәйс әл-Карани җәвабыннан соң ул Мөхәммәднең ﷺ өйдә юклыгын, аның берничә көннән сәфәрдән кайтачагын аңлатып бирә. Әммә Үвәйс авыру әнкәсе янына ашыгуын әйтә. Шул кадәр ерактан җәяү килеп тә, аның кире юлга чыгуына хәзрәти Гайшә бик гаҗәпләнә.
Пәйгамбәр мәчеттән әүенә килде,
Гайшәдән сорады: «Әүә кем килде?»
Дустының килдекен нурыннан белде —
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гарәп чүлләрендә Вәйс әс-Солтани
Хәзрәти Мөхәммәд ﷺ инде күптән Йәмән илләренда Үвәйс атлы бер иманы гаять нык кол барлыгы турында белгән була, ул Үвәйсне күрми калуынына бик борчыла. Мәчеттә дә ул бу хакта бик ачынып сөйли һәм хәзрәти Гали белән хәзрәти Гомәргә رضي الله عنهما үзе үлгәннән соң хиркасын (чапанын) Вәйс әл-Каранига тапшыруын сорый.
Вәйс әл-Карани юлыннан китеп, камиллеккә ирешкән, үз тарикатьләрен төзегән мөтасаувыфларның иң күренеклеләрен генә санап китик:
1. Ибраһим бине Әдһәм (874/875 еллар тирәсендә үлгән) — Бәлех солтаны. Тәхетеннән һәм таҗыннан ваз кичеп, Аллаһ Тагалә юлына баш куйган бөек каһарман.
2. Шәйх Әбелхәсән Харкани (1034 елда үлгән)
3. Баязид Бистами (874 елда үлгән)
4. Әбелкасыйм Җурҗани (1076 елда үлгән)
5. Шәйх Нәҗметдин Көбра (1221 елда үлгән) — кубравия тарикатенә нигез салучы. Монгол яуларында шаһид киткән.
6. Мөхәммәд Баһаветдин Нәкышбәнди (1389 елда үлгән) — нәкышбәндия тарикатен коручы
һ.б.лар

Төрекчә язылган әсәр дә «Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани» дип атала һәм Юныс Әмрәгә нисбәт ителә. Татар мөнаҗәте төрек вариантыннан шактый кыска һәм аерым юллар, строфалар тулысы белән диярлек Юныс Әмрәдәге кебек кабатлана. Ләкин төрекчә әсәрдә «Гарәп чүлләрендә Вәйсес-Солтани» гыйбарәсе бер тапкыр да әйтелми. Төрекчә әсәрдә Вәйс әл-Карани тормышына бәйле детальләр күбрәк. Мәсәлән, аның пәйгамбәр бүләген — хирканы киюе, уң кулында ак нур булуы, дөяләрне бик очсызга көтүе, булган акчаларын да ярлыларга өләшүе һ.б.лар татарча текстта юк. Әмма узган гасырларда төрки халыклар арасында бу әсәрнең шактый таралган булуын фараз итсәк, аның татар телендәге башка, бәлки тулырак вариантлары да табылуы мөмкин.
Кичкә таба кәефләр күтәрелде. Иске татар теле курсларын тәмамлаган шәкертебез бүген икенче (!) пьесаны тәрҗемә итеп бетерде (ниндиләрен икәнен беләсегез киләме?))
Башкалар да төрле-төрле хикәяләр, кулъязмалар, дәреслекләрне тәрҗемә итәләр — нәтиҗәдә Osmanlıca журналы кебек офлайн һәм онлайн җыентык ясарга ниятлибез.
Шундый да була ала икән ул хиссияте миллия — ә мин, үз чиратымда, китап сәхифәләренә битараф калмаган барлык тәрҗемәчеләргә зур рәхмәтләремне белдерәм, кылган эшләрегезнең җимешләрен күрергә насыйп булсын дигән теләктә калам!
Эшләр соңгы арада әкренәеп китсә дә, бара, тиздән бездән зур яңалыкларны көтегез!

Forwarded from Лутфия вещает
До последнего не хотела как-то собирать на свой счёт деньги, но людей, которые хотят помочь, все больше и больше
Я создала счёт для пожертвований. Будет открыт до завтра до 12:00. На собранные деньги я приобрету саваны, на остаток - предметы личной гигиены. Обо всем отчитаюсь здесь
Не знаю, сколько наберется, но кто желает, вот ссылка:
https://www.tinkoff.ru/cf/2Ab2sTyE0Xe

ОТЧЕТ ПО СБОРУ
В первую очередь хочу сказать, что я не ожидала. Не ожидала, что люди так быстро объединятся, что так много людей захотят поучаствовать в этом деле. Я думала, что максимум, который мы сможем собрать - это 30.000 руб.
Но мы собрали 191 232 руб 09 коп меньше чем за сутки!!! 😭
Стоит ли говорить, как сильно тряслись мои руки, когда я стала видеть уведомления о том, что приходят 1000, 4000, 5000, 8000, 12.000, 30.000 рублей разом 🥺💔 Как слезы сами шли из глаз при виде всех ваших добрых слов и дуа в комментариях к платежам ❤️🩹
То, что мы сделали, просто невероятно. Я очень благодарна всем. Пусть Всевышний примет ваши пожертвования, пусть в той посылке, которая отправится на пострадавшие земли, будет наше заступничество в Судный день.
Удивительно, насколько вчера, когда мы ездили и закупались всевозможными товарами, все идеально сходилось. Как вовремя мы получали необходимую информацию, как самые неожиданные люди оказывались вдруг в самых нужных местах, а в магазине оказывалось все самое необходимое и аккурат в ту сумму, которая у нас была. Я думаю, это смогут понять только те люди, с которыми мы вчера все это делали, но это было просто восхитительно!
Итак, перейду к подробному отчету:
6 кип бязя для саванов (1654 м) - 112 499,20 руб
20 готовых комплектов саванов - 20 000 руб
3 палатки (1 трехместная, 2 двухместные) - 9997 руб
4 термоса - 4196 руб
Пюре детское в баночках 50 шт - 3385 руб
Сухая каша для детей 12 шт - 1415 руб
Смесь детская 3 пачки - 1316,70 руб
Пюре детское в пакетиках 96 шт - 4118,40
Подгузники 16 пачек - 7344,40 руб
Салфетки влажные для детей 52 пачки - 1918,80 руб
Туалетная бумага 10 пачек по 8 рулонов - 2529 руб
Одеяло овечье 5 шт - 3649,50 руб
Прокладки 128 пачек - 8307.20 руб
Бинт стерильный 3 шт - 137,40 руб
Перекись водорода 20 шт - 260 руб
Хлоргексидин 20 шт - 296 руб
Зеленка 19 шт - 1026 руб
Салфетки стерильные - 137,50 руб
Йод 46 шт - 2272,40 руб
Но-шпа 5 шт - 606,50 руб
Д-пантенол 5 шт - 1210,50 руб
Декспантенол 2 шт - 808,70 руб
Ибупрофен 5 шт - 776 руб
Диклофенак - 411,60 руб
Кетопрофен - 378,70 руб
Салфетки стерильные 4 шт - 311 руб
Бинты стерильные 31 шт - 1374,20 руб
Стрептоцид - 253,30 руб
+ в подарок шли кетопрофен и антисептик
Итого было потрачено: 190 966 руб 70 коп.

Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
Бүген ислам календарендә Рәҗәб аеның 27 нче киче. Ислам традициясендә бу кич Исра һәм Мигъраҗ кичәсе дип билгеләп үтелә. Мөхәммәд пәйгамбәр с. бу кичне Мәккә шәһәреннән Иерусалимга күчә һәм күккә аша.
1912 елда бу кичә 28 июньгә туры килгән. Бу уңайдан Шәриф Камал «Вакыт» газетасы өчен «Мигъраҗ» исемле хикәя язган. Ул газетаның 996 нче санында басылып чыга. Башка бервакытта да бу хикәя кабатлап бастырылмый, язучының сайланма әсәрләр җыентыгына кертелми.
111 елга онытылганнан соң, бу хикәяне янәдән халыкка кайтарабыз. Әсәр белән биредә танышып була.
https://dzen.ru/a/Y--8HzOYUDdXeRnU?share_to=link

Дусларым вә төркемдәшләрем булган япь-яшь @byalki һәм @feyas_notes канал авторлары, аларга ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән барлык кардәшләребез (алар арасында сез дә бардыр!) соңгы атна эчендә башкарып чыккан эшләренә сокланам. Бәлкем сез дә аларны күзәтеп баргансыздыр. Бу — телеграмдагы аерым бер феномен, прецедент, башкаларга өлге булырлык эш дип әйтсәк, бер дә арттыру булмас.
Аларга карап, шәхси вә сәяси мәнфәгатьләр катышмаган саф фидакарьлек хисенең өммәтебездән, илебездән, дөньядан качмавына инандым.
Фәлакәткә юлыккан кардәшләргә ярдәм йөзеннән китерелгән әшьялар, көч һәм вакыт табып шәһәрне гизеп йөрүләре, җаваплылыкны үз җилкәләренә алып матди ярдәм җыюны оештырулары — бөтен бу изгелекләрнең әҗерен күрергә язсын.
Аллаһ кылган гамәлләрегезне кабул итсен!

Forwarded from 100 ел элек
Илаһи мөнәҗәт
Үтте гомер – тагат кани,
Азганымдин тәүбә кани,
Нигымәткә шөкер кани,
Һәнүз гөнаһ кылмактамын.
Харамнан мал җыймаклыкка,
Пакьне харам кылмаклыкка
Һәм явызлык кылмаклыкка
Итекләрем сызганамын.
Тагат-коллык кылмаклыкка,
Хәер-ихсан бирмәклеккә,
Зикер-тәсбих әйтмәклеккә
Малым, тәнем кызганамын.
Мөэминнәрне рәнҗетмәккә
Һәм харамны кылмаклыкка,
Зәгыйфләрне ормаклыкка
Беләкләрем сызганамын.
Ахшам намазы ятырга
Кул-аягым сызганамын,
Җансыз үлек тик ятып
Көн тугачта уянамын.
Торсам ямәк касдын кылып
Хәләл харам хазир кылып
Һәр ни тапсам, шуны җыеп
Гомрем зая үткәрәмен.
Яхшыларга дус булмаган
Аларга иш тә булмаган
Явызлардан аерылмаган
Бәндәләрнең азгынымын.
(Тагат – Аллаһка буйсыну
Кани – кайда
Һәнүз – һаман
Сызгынамын – тырышамын
Көн тугач – кояш чыккач
Ямәк касды – ашау теләге
Хазир кылып – бергә кушып
Зая – әрәм)
Үтте гомер – тагат кани,
Азганымдин тәүбә кани,
Нигымәткә шөкер кани,
Һәнүз гөнаһ кылмактамын.
Харамнан мал җыймаклыкка,
Пакьне харам кылмаклыкка
Һәм явызлык кылмаклыкка
Итекләрем сызганамын.
Тагат-коллык кылмаклыкка,
Хәер-ихсан бирмәклеккә,
Зикер-тәсбих әйтмәклеккә
Малым, тәнем кызганамын.
Мөэминнәрне рәнҗетмәккә
Һәм харамны кылмаклыкка,
Зәгыйфләрне ормаклыкка
Беләкләрем сызганамын.
Ахшам намазы ятырга
Кул-аягым сызганамын,
Җансыз үлек тик ятып
Көн тугачта уянамын.
Торсам ямәк касдын кылып
Хәләл харам хазир кылып
Һәр ни тапсам, шуны җыеп
Гомрем зая үткәрәмен.
Яхшыларга дус булмаган
Аларга иш тә булмаган
Явызлардан аерылмаган
Бәндәләрнең азгынымын.
(Тагат – Аллаһка буйсыну
Кани – кайда
Һәнүз – һаман
Сызгынамын – тырышамын
Көн тугач – кояш чыккач
Ямәк касды – ашау теләге
Хазир кылып – бергә кушып
Зая – әрәм)
Forwarded from Arabic_Khasu
Сегодня 1 марта в 18:00 приглашаю всех на лекцию по теме: «Арабский язык в Дагестане и в Чечне».
На данной лекции мы изучим положение арабского языка на Кавказе в начале 20 века и разберем реальные статьи и публикации из газет, датированные на 1914 год, написанные чеченским ученым Масъудом аль-Чачани и другими авторами.
Вы своими глазами увидите на каком уровне был арабский язык в то время.
Приглашаю всех, думаю эта лекция будет для вас открытием, я постарался сделать ее максимально содержательной.
Жду всех на канале: https://www.youtube.com/@ArabicKhasu

Ата-бабаларымыз, рухи терәкләремез, тамырларымыз. Карагыз, үкенмәссез.
Соңгы елларда, дөрестән дә, авыллар тарихына игътибар арта бара. Архивлар актарыла, истәлекләр туплана, яңа тарихлар языла. Мондый эшчәнлек билгеле кануннарга нигезләнеп башкарыла, ә алар күбесенчә совет нарративларын кабатлап, миллият кысаларында языла. Үзем дә азмы-күпме шушы тарих бәяннырында катнашкан булуым сәбәпле, курыкмыйча әйтә алам: нәтиҗәдә үзенчәлекле, сәер тәмле бер ботка килеп чыга.
Ул ботканың беренче өлеше (сөте) бик абстракт вакыйгалар җыелмасыннан тора: менә бездә патша-хан заманнарында мәдрәсәләр булган, мулла-ишаннар торган, күпләп мәчет эшләгән дә авыл халкы тир түгеп гөрләп яшәгән. Кайвакыт сәнәкләр белән баш күтәрүләр булган — Пугачевны бик хөрмәт иткәннәр, шуны белегез. Нинди мәдрәсаләр? Кайсы муллалар? Ахыр чиктә, нинди тына белмәгән сәнәкләр ул? Аллаһу әгълям.
Икенче өлеше, көрпәсе, гадәттә, төгәлрәк: 1918 елда совет власте урнаша, фәлән-фәләныч колхоз рәисе итеп билгеләнә, социалистик хезмәт герое була, авылда фермалар төзетә, дуңгыз караучы хезмәтеннән соң ялга чыга. Ял никтер һәрвакыт лаеклы була. Оk, аңладык, аңгыра түгелмез.
Хәтта мәмләктем Азнакай тарихы да ул яктан бик сай язылган. Дөрес, халкымның медальләре дә хәтсез, почетный грамоталары да өем-өем ята. Тик кызыл чорга кадәр ни булган соң? (Сәнәкләрдән башка.)
2018 нче елда мин укыган мәктәп үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Уйлап карыйк, Азнакайга XVIII гасырның 2 нче яртысында нигез салына. Юк, мәшһүр мәдрәсәләре булмаска кирәк (алар күрше Тымытык авылында урнашкан). Тик ике гасыр эчендә укымышлы, гыйлемнәрен таратырлык кешеләре булмаган микәнни? Мәгариф тарихы 1918 нче елда гына башланганмыни?.. Совет тарихының җавабы — әйе, шулай, җаный, элегрәк сез кыргыйлар кебек карурманнар буйлап үрмәләп йөргәнсез. Модерн тарихында да безгә шундый җавап әзерләнгән. Ни генә дисәк тә, бүген «мәгариф»нең рәсми тарихы — ул «дөньяви белем» тарихы.
Шул уңайдан, «татарларда мәгариф башка мөселман халыкларыннан караганда тирәнрәк үсеш алган» кебек гыйбарәләрне «татарларда дөньяви белем бирү оешмалары иртәрәк таралган» дип укырга кирәктер. Беренче гыйбарә — милләтчесафсатасы! теле. Икенчесе — социалистик прогрессизм әкияте теле.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Ул ботканың беренче өлеше (сөте) бик абстракт вакыйгалар җыелмасыннан тора: менә бездә патша-хан заманнарында мәдрәсәләр булган, мулла-ишаннар торган, күпләп мәчет эшләгән дә авыл халкы тир түгеп гөрләп яшәгән. Кайвакыт сәнәкләр белән баш күтәрүләр булган — Пугачевны бик хөрмәт иткәннәр, шуны белегез. Нинди мәдрәсаләр? Кайсы муллалар? Ахыр чиктә, нинди тына белмәгән сәнәкләр ул? Аллаһу әгълям.
Икенче өлеше, көрпәсе, гадәттә, төгәлрәк: 1918 елда совет власте урнаша, фәлән-фәләныч колхоз рәисе итеп билгеләнә, социалистик хезмәт герое була, авылда фермалар төзетә, дуңгыз караучы хезмәтеннән соң ялга чыга. Ял никтер һәрвакыт лаеклы була. Оk, аңладык, аңгыра түгелмез.
Хәтта мәмләктем Азнакай тарихы да ул яктан бик сай язылган. Дөрес, халкымның медальләре дә хәтсез, почетный грамоталары да өем-өем ята. Тик кызыл чорга кадәр ни булган соң? (Сәнәкләрдән башка.)
2018 нче елда мин укыган мәктәп үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Уйлап карыйк, Азнакайга XVIII гасырның 2 нче яртысында нигез салына. Юк, мәшһүр мәдрәсәләре булмаска кирәк (алар күрше Тымытык авылында урнашкан). Тик ике гасыр эчендә укымышлы, гыйлемнәрен таратырлык кешеләре булмаган микәнни? Мәгариф тарихы 1918 нче елда гына башланганмыни?.. Совет тарихының җавабы — әйе, шулай, җаный, элегрәк сез кыргыйлар кебек карурманнар буйлап үрмәләп йөргәнсез. Модерн тарихында да безгә шундый җавап әзерләнгән. Ни генә дисәк тә, бүген «мәгариф»нең рәсми тарихы — ул «дөньяви белем» тарихы.
Шул уңайдан, «татарларда мәгариф башка мөселман халыкларыннан караганда тирәнрәк үсеш алган» кебек гыйбарәләрне «татарларда дөньяви белем бирү оешмалары иртәрәк таралган» дип укырга кирәктер. Беренче гыйбарә — милләтче
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Telegram
100 ел элек
Авыл тарихлары китаплары күбәя, бәлки килер бер көн, тарихы язылмаган авыл да калмас.
Forwarded from Dr. Bormotucher
Ross_D_Tatar_empire_Kazan_39_s_Muslims_and_the_making_of_Imperial.pdf
5 MB
Ross_D_Tatar_empire_Kazan_39_s_Muslims_and_the_making_of_Imperial_Russia.pdf
Forwarded from TATFORUM
"Хөрмәтле Илсур Гәрәй улы!
Без, балаларыбызның һәм милләтебезнең киләчәген кайгыртучы ата-аналар төркеме исеменнән, бүгенге көндә Татарстаныбызның мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашырылган чараларга карата ризасызлык белдерәбез.
Сез Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгына җитәкче булып билгеләнүгә без шатландык. Тик ни аяныч, туган телебезгә һәм милли аңыбызга булган һөҗүм, яңа көч алып, Сезнең куллар аша дәвам итә, һәм бу процесс системлы рәвештә бик шома гына бара.
Иң зур югалтуларның берсе ул – ата-аналарның күзеннән яшерен генә яңа Белем бирү Дәүләт Стандартларының уку планнарын мәктәп планнарына ашырдыгыз, шуның белән күпме мәктәп уку планыннан туган тел дәресләрен чыгарды, һәм бөтен калган мәктәпләрдә туган тел дәресләре сәгатъләре тагын да киселеп “юк” дәрәҗәсенә төшерелде. Ясалма рәвештә “Татар мәктәпләре” дип аталган мәктәпләр, чынлыкта, урыс мәктәбеннән башка бер җире белән дә аерылмый.
Бүген исә, илебездә тынгысыз аяныч вакыйгалар чоры хөкем сөрә. Күпме татар Рәсәй Федерациясе мәнфәгатьләре өчен һәлак булуга карамастан, татар халкына һәм теленә (башка халыкларга да) карата оештырылган агрессив милли сәясәт һаман да дәвам итә.
Шушы көннәрдә килеп ирешкән әлеге сәясәтнең яңа чагылышы безне сүзсез калдырды. Бу Казан мәктәпләрнең 23 нче февраль бәйрәмендә балаларны күмәкләштереп “МИН УРЫС” дигән җырны җырлатып милләтара тынгысызлыкка этәрү чарасы булды. Моның видеосына сылтама: https://youtu.be/FzN15fxOCxY.
Интернациональ булган илдә мондый күренешләр булырга тиеш түгел, бу турыдан-туры безнең хокукларны бозу.
Рәсәйнең төп канунының 273-ФЗ кайбер өлешләрен исегезгә төшереп китәсебез килә.
Татар һәм мөселман балаларын мәҗбүри рәвештә кул күтәртеп “МИН УРЫС” дип кычкырту – баланың милли үзбилгеләнүенә һөҗүм ясау, бала аңы белән психологик яктан манипуляция. “Мин – россиян” дигән сүз әле килешер иде.
Мәктәп ул – белем бирү оешмасы! Без балаларыбызны, белем алып кеше булсыннар өчен, дәүләткә ышанып, мәктәпкә чыгарып җибәрәбез. Ә аларга НАТО, Донбасс, сәясәт турында сөйлиләр, әле хәзер инде җитмәсә аларның шәхси, рухи кыйммәтләренә дә һөҗүм башланды. Инде математика, физика дәресләре урынына балаларга мылтыктан ату дәресләре кертеп, 10-13 яшьлек солдатлар гына ясыйсыгыз калды!
Кабатлап әйтәбез, мәктәп ул – белем алу урыны һәм ул үз асылына туры килергә тиеш. Тәрбия өлешенә килгәндә, “милли һәм рухи кыймммәтләр якланырга тиеш” дигән акка кара белән язылган кагыйдәләр бар, алар үтәлергә тиеш.
Мәгариф өлкәсендә барган күренешләр ата-ананы баласын мәктәптән алып өйдә уку форматына күчүгә мәҗбүр итә. Ә без бит бу илнең гражданнары - бу дәүләтнең турыдан-туры хуҗалары, һәм балаларыбызны дәүләт бюджеты хисабына үзебез теләгәнчә укытуга хокуклы.
Без Сездән бу мәсьәләгә карата чара күрүегезне үтенәбез. Безнеңчә, әлеге видеодагы хатын балалар алдында гафу үтенергә, мәктәпкә бүтән якын да җибәрелмәскә тиеш.
Ихтирам белән, “Татарстан ата-аналары” төркеме.
16.03.2023 ел"

YouTube
Школьников Татарстана учат вскидывать руки под «Я русский» Шамана
23 февраля в школах по всей России проходили военно-патриотические концерты. Подробнее о том, как администрации школ поздравляли российских военных и как учащихся принуждали к участию в мероприятиях:
https://doxa.team/articles/23-in-schools
Поддержать DOXA…