Мәктүпләр / مكتوبلر
1.29K subscribers
550 photos
24 videos
36 files
374 links
Моны ник яздың дип кылма мәлямәт,
Ки калсын без фәкыйрьдән бер галәмәт.
Download Telegram
Злободневные карикатуры, судя по почерку, молодого, но очень проницательного иллюстратора Сэсэг Жигжитовой.
Гаиләбездә иске имлядагы кулъязмалар бик үк күп түгел. Шулай да алар бар. Бүген берсен тәрҗемә итеп, сезнең белән бүлешергә булдым.

Шәмсулла исемле мәрхүм карт бабам күчереп язган рамазанияне укып чыгарга тәкъдим итәм. Мин туган вакытта ул инде бакыйлыкка күчкән иде. Шуңа мин аның турында ишетеп кенә беләм. Һәм дә кулъязмалары аша.

Бер кулъязмасына кечкенә генә шәрех әзерләдем. Ул дүрт дәфтәр битендә язылган. Ике битен фотода күреп була, язманың калган өлеше - шул кәгазьләрнең артында. Шигырь совет чорында язылган / күчерелгән булырга тиеш, әмма әлегә төгәл вакытын билгели алмадым. Бу кәгазьләр дәфтәрдән аерым, "Шәрхел-мәнар" (внезапно) китабының битләре эчендә сакланып яткан.
Инде беләсездер, ноябрь белән декабрьдә иске татар теле буенча онлайн-дәресләр оештырылды. Алар бик күп кешенең тырышлыгы, берләшеп уртак мәсьәләләрне хәл итү теләге белән тормышка ашты. Ике сыйныф өчен 12 шәр дәрес, яңа уку әсбабы, бүгенге көндә дә кайный торган яңа бер проект - болар барысы да ике айлык эшнең җимешләре, фәвакиһел җөласа. Сезгә шушы маҗара турында бер язма да әзерләдем.

Әлеге проектта катнашучыларга чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Алга таба да бергә-бергә дәвам итәргә, мирасыбызны өйрәнүдә яңа үрләргә ирешергә язсын!
Гомерләрдер… Өелмәктә сагышлар…
Дәвам итмәктәдер шиддәтле кышлар…
Һавалар тын… Кыеп очкан һома юк…
Азан иштелсә дә, кыйбла-нөма юк!..
🗣Дагват Татарстан приглашает на встречу с богословом из Дагестана Мухаммадрасулом Гимбатовым.

Тема: «Современные угрозы для мусульман»
🗓 Дата:
11 января (среда )
🕡 Начало: 18:00
📍 Место: мечеть Зангар, Казань, ул. Сары Садыковой, 8/19

❗️Вход свободный.

❗️Сестры могут слушать урок за занавеской, поднявшись на второй этаж самой мечети.

🔍 https://xn--r1a.website/hafizlar
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Опубликовали фильм, над которым довольно долго работали. Это интервью с выдающимся исламским архитектором Абдель-Вахидом Эль-Вакилем. Критика модернистской архитектуры, устройство традиционного арабского дома, символизм исламской архитектуры. Enjoy!

https://youtu.be/arTivLicuEs
"Why don't you have any ruins of any palace in ancient Egypt? All ancient Egypt you have is pyramids, temples and everything. Why? Because the pharaoh did not have a granite and marble house — he had the same house as the people. He had a house made of a mud brick. And that's why they don't exist today. And they shouldn't exist today, because these buildings are not to remain for eternity. It's like the human beings, they are made from the same material as the human beings. God created us of earth, and we live in houses of earth, and we die, and our buildings die with us. But our monuments, our sacred buildings, our mosques — no, they last, because the spirit does not die. It is only the material body that die."
Бүгенгә видеолар бетте дип уйламыйсыздыр бит?

Һәр «хороший русский» өчен must-watch булган яңа видеоинша белән бүлешәм. Видеода тасвирланган фәлакәтләр татарга да кагыла. Бүгенге "халык җырлары", "халык биюләре", "халык йолалары", "халык театры" ХХ гасыр продукты булуын онытмыйк. Булмаса, карт бабамның рамазаниясенә аерым шәрехләр дә ясарга кирәк булмас иде, аны бер укудан аңлап булыр иде, һәм аның дини образлар белән сугарылган булуы гади укучыга бернинди кыенлыклар тудырмас иде.

Белгеч тормышындагы бер хәлне бәян итә: ул укучыларына һинд, кытай, япон һәм урыс халык җырларын тыңлата (эстраданың "халык җырларын" түгел, ә халыкның нәкъ үзе башкарган җырларны). Укучыларыннан һәр җырның кайсы халыкныкы булуын билгеләргә сорый. Алар исә урыс җырыннан башка барлык җырларның кайсы халыкныкы икәнен әйтеп бирә, ә урыс башкаруы турында: «Бу нинди телдә соң?» — дип сорыйлар икән.
"Падение идеологии не меняет ситуацию к лучшему. Несколько поколений советских людей живет в отрыве от родных традиций. Их личный опыт уже не позволяет отличить подлинную народную культуру от советского эстрадного новодела. Многое попросту уходит в небытие. Но даже не это является главной утратой. В конце концов песни можно и выучить, танцы отрепетировать, а рубахи заказать в ателье. Однако этого для традиционной культуры мало. Самое главное, что исчезает — это соучастие. Традиционная культура — это культура соучастия. Культура глобализированного мирового опыта — это культура смотрения, разделения на акторов (актеров) и потребителей. Такое советское разделение сохраняется и сегодня. Якобы народные песни, якобы народные танцы и праздники — все это до сих пор существует и активно поддерживается на сцене. Но обычные зрители все меньше и меньше готовы это воспринимать.

Вместе с этим продолжают возникать и новые подмены. Они уже не связаны напрямую с советской идеологией или советским наследием. Однако все не так безнадежно: отличить традиционную культуру от подделки можно. Специалисты по народной культуре есть, и это вселяет надежду: "А их легко определить. Ну хотя бы по вопросу, какую традицию вы поете? Если люди занимаются серьезной традицией, они вам всегда точно скажут. Не просто, а точно, до области, до района скажут, что они поют".
Таких мастеров можно найти в фольклорном движении. Оно не так велико, но довольно активно. Праздники, встречи, вечерки — они позволяют прикоснуться к живому опыту наших предков, позволяют узнать и почувствовать чуточку лучше. А узнав их, мы лучше узнаем и самих себя".
Шуңа да «Илаһи моң» кебек чаралар аерым әһәмияткә ия. Коръәне Кәримне татар мәкаме белән уку, дин тыелуга кадәр киң таралган әсәрләрне яттан сөйләү һәм мөнәҗәтләр әйтү бәйгеләре — болар барысы да милләтебезне рәсми репрезентация богауларыннан азат итә. Әлбәттә, сабантуйсыз (несабантуецентричный) милләт фикере бүгенге истеблишментка ошап җитми, шунлыктан аларның бу өлкәдә ярдәме дә юк дәрәҗәдә.