Җәмәгать, изге җомга иртәләрен яхшы хәбәрләр белән башлыйбыз: бу ялларда онлайн-кыйраәт (уку / ридинг) төркеме очрашуларын башлап җибәрәбез!
⏳ Иске татарча укый белгән, килеп кичмешләр белән кызыксынган һәркемне якшәмбе көн сәг. 18:00 дә (Казан вакыты) көтеп калабыз!
Беренче әсәр итеп И. Гаспринскийның 1889 нче елда нәшер ителгән «Истиляи Төркестан» («Төркестанны яулап алу») хезмәте сайланды.
Якшәмбегә кадәр әлеге кыска гына, әмма бик кызыклы рисаләне укып чыксагыз, бергәләшеп фикер алышырбыз.
🙌🏻 Очрашуны яшь остазыбыз Рияз әфәнде үткәрәчәк, сезгә иске татарча текстларны укуга, хәзерге телдә кулланылмый торган гәрәп-фарсы сүзләрен аңлауга багышланган киңәшләрен дә бирәчәк.
📩 Катнашасыгыз килсә, @lisantatar аккаунтына языгыз! Килми калмагыз!

❗️❗️Техник сәбәпләр аркасында очрашуны 20:00 гә күчерергә мәҗбүрмез. Тудырылган кыенлыклар өчен гафу үтенәбез
Әгәр сезнең дә катнашасы килә икән, @lisantatar аккаунтына языгыз
https://xn--r1a.website/mektupler/363
Әгәр сезнең дә катнашасы килә икән, @lisantatar аккаунтына языгыз
https://xn--r1a.website/mektupler/363
Telegram
Мәктүпләр / مكتوبلر
Җәмәгать, изге җомга иртәләрен яхшы хәбәрләр белән башлыйбыз: бу ялларда онлайн-кыйраәт (уку / ридинг) төркеме очрашуларын башлап җибәрәбез!
⏳ Иске татарча укый белгән, килеп кичмешләр белән кызыксынган һәркемне якшәмбе көн сәг. 18:00 дә (Казан вакыты) көтеп…
⏳ Иске татарча укый белгән, килеп кичмешләр белән кызыксынган һәркемне якшәмбе көн сәг. 18:00 дә (Казан вакыты) көтеп…
"...шәригать таләбе буенча, сөяк эчендәге җилекне ашау, ризык итеп куллану хәрам саналган. Бары тик Мисырда мәмлүкләр хөкемдарлыгы урнашкач кына, сөяк җилеген ашау мәкруһ дип игълан ителә. Әүвәле кыпчаклар белән бәйле төбәкләрдә, Болгар илендә, ә аннары Алтын Урдада сөяк җилеген ризык буларак куллану, Ислам динендә булуларына карамастан, бервакытта да хәрам дип игълан ителмәгән. Бу фактны искәртү үзе генә дә Әхмәт Йөгнәкинең нәсел-нәсабе, яшәгән иле кыпчаклар белән бәйле түгелме икән дигән фикер уята".
Ну, что я могу сказать... Сөяк җилеген, чио-риодан аермалы буларак, җаным болай да сөйми иде.
Ну, что я могу сказать... Сөяк җилеген, чио-риодан аермалы буларак, җаным болай да сөйми иде.
К чему это все: иртәгә төрек тарихы буенча зачет, минем әлләни артык кыланмыйча сәясәт урынына күбрәк әдәбият турында сөйлисе килә.
Бәһалык динар ул белеклек кеше,
Бу җаһил белексез — бәһасез бише,
Белеклек белексез качан тиң булыр?
Белеклек төше — ир, җаһил ир — тише.
Сөнгәккә җилек тәк, иранга белек
Иран күрке — акыл, ул сөнгәкнең — җилек,
Белексез — җилексез сөнгәктәк хали,
Җилексез сөнгәккә сонылмас илек,
Белек белде булды иран билгелек.
Белексез терек лә җитек коргылык,
Белеклек ир үлде, аты үлмәде,
Белексез исән иркән, аты үлек.
Әхмәт әл-Йөгнәки "Һибәтел-хәкаик". Белем — диндар адәмгә сөяк җилеге кебек: ул аның күрке. Белемсез кеше — җилексез сөяк кебек, ә җилексез сөяккә кул сузылмас! Белемле ир үлде, исме үлмәде, белемсез исән булса да, исме үле.

Мең шөкер, ел саен яңа елны каршылау хәрам дип искә төшерүчеләр табыла әле. Безнеке түгел, безнеке тегеләй, фәлән-төгән дип гафил җаннарыбызны тәнбиһ кылмакчы булалар, рәушаны хакыйкать һәркемсәгә ирешсен дип тырышалар.
Икенче бер фирка мәүлид белән шулай кылана, моның турында сөйләргә инде хәл дә, гайрәт тә юк.
Тик менә никтер карлар эреп, былбыллар әйләнеп кайткач, берсе дә шушындый ук дәрт белән сабан туйларына каршы сайрамый. Ни өчен шулай икән? :с
Алай ярамый, җәмәгать: фикерләрдә эзлеклелек булырга тиештер бит. Так что, май ахырларында барлык кисәтүчеләрдән дә тагын бер тәнбиһне көтеп калам. Шаяру түгел бу.

Миңа калса, якын киләчәктә бернинди дини подоплекасыз да сабантуйларны шартлатып тыярга кирәк булачактыр: карагыз әле, ел ахырында милли шураның кишер яфраклары бик җитди кыяфәт белән бик җитди сорауларны хәл итә икән)0))
Forwarded from Монгольский узел
Злободневные карикатуры, судя по почерку, молодого, но очень проницательного иллюстратора Сэсэг Жигжитовой.
Гаиләбездә иске имлядагы кулъязмалар бик үк күп түгел. Шулай да алар бар. Бүген берсен тәрҗемә итеп, сезнең белән бүлешергә булдым.
Шәмсулла исемле мәрхүм карт бабам күчереп язган рамазанияне укып чыгарга тәкъдим итәм. Мин туган вакытта ул инде бакыйлыкка күчкән иде. Шуңа мин аның турында ишетеп кенә беләм. Һәм дә кулъязмалары аша.
Бер кулъязмасына кечкенә генә шәрех әзерләдем. Ул дүрт дәфтәр битендә язылган. Ике битен фотода күреп була, язманың калган өлеше - шул кәгазьләрнең артында. Шигырь совет чорында язылган / күчерелгән булырга тиеш, әмма әлегә төгәл вакытын билгели алмадым. Бу кәгазьләр дәфтәрдән аерым, "Шәрхел-мәнар" (внезапно) китабының битләре эчендә сакланып яткан.

Telegraph
Шәмсулла бабам күчергән рамазания
Шәрех кылыначак рамазания дүрт дәфтәр битендә язалган. Ике битен фотода күреп була, язманың калган өлеше - шул кәгазьләрнең артында. Шигырь совет чорында язылган / күчерелгән булырга тиеш, әмма әлегә төгәл вакытын билгели алмадым. Бу кәгазьләр дәфтәрдән аерым…
Инде беләсездер, ноябрь белән декабрьдә иске татар теле буенча онлайн-дәресләр оештырылды. Алар бик күп кешенең тырышлыгы, берләшеп уртак мәсьәләләрне хәл итү теләге белән тормышка ашты. Ике сыйныф өчен 12 шәр дәрес, яңа уку әсбабы, бүгенге көндә дә кайный торган яңа бер проект - болар барысы да ике айлык эшнең җимешләре, фәвакиһел җөласа. Сезгә шушы маҗара турында бер язма да әзерләдем.
Әлеге проектта катнашучыларга чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Алга таба да бергә-бергә дәвам итәргә, мирасыбызны өйрәнүдә яңа үрләргә ирешергә язсын!
Әлеге проектта катнашучыларга чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Алга таба да бергә-бергә дәвам итәргә, мирасыбызны өйрәнүдә яңа үрләргә ирешергә язсын!
Telegraph
"Монда, урыс әйтмешли, море китаплар..."
Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! ...юк, алай түгел. السلام علیکم ورحمة اللە وبرکاته! or Бүген сезгә ләтыйф бер маҗара турында сөйләп китәм. Бәлки күпләрегез инде беләдер: җиде атна дәвамында иске татар теле буенча онлайн-дәресләр оештырылды.…