Кайгылы хәбәр. Казанда күренекле галим, гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Зәйнуллин вафат булган. Бу хәбәрне Азатлыкка КФУның матбугат хезмәте раслады. Галимгә 73 яшь иде. https://bit.ly/3dOqOxo
Азатлык Радиосы
Танылган галим, гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат
Галимнең үлеме хакында Казан университеты хәбәр итте. Аңа 73 яшь иде.
15 май Татарстан Югары мәхкәммәсе ТИҮ активисты Мөдәррис Галимҗановның Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл кую мөрәҗәгатен кире какты.
"Хөкемдар Гафиятуллин карарны бик тиз чыгарды. Минемчә, мондагы хөкемдарларга татарның милли горурлыгы, милли хокуклары турында сүз барган эшләрнең берсен дә эшләмәскә дигән боерык бирелгән һәм алар өстәгеләр ни әйтә, шуны үти. Ә түрәләр Казанны яклаучыларга һәйкәл куелудан курка" диде Азатлыкка мәхкәмә утырышында катнашкан икенче активист Галишан Нуриәхмәт. https://bit.ly/3dHwDwC

Казан шәһитләренә һәйкәл кую өчен көрәш дәвам итә
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең, Казанны яклап шәһит булучыларга һәйкәл кую турындагы татар активистлары мөрәҗәгатенә карата чыгарган карарын үз көчендә калдырды.
Соңгы айларда бөтен дөнья коронавирус пандемиясе турында гына сөйләшә. Матбугат чаралары, социаль челтәрләр, мессенджерларда төп тема шушы. Моңа кадәр актуаль булган күп проблемнар күләгәдә калды. Азатлык шуларның кайбер мөһимнәрен барлады. https://bit.ly/2Z8eeoz
Азатлык Радиосы
Пандемия чорында онытылып калган биш тема
Соңгы айларда бөтен дөнья коронавирус пандемиясе турында гына сөйләшә. Матбугат чаралары, социаль челтәрләр, мессенджерларда төп тема шушы. Моңа кадәр актуаль булган күп проблемнар күләгәдә калды. Азатлык шуларның кайбер мөһимнәрен барлады.
"Улым туйга акча эшләп кайтыр өчен генә киткән иде"Мәскәүдә коронавирустан вафат булган 28 яшьлек Башкортстан табибы Наил Саматов элегрәк язган идек. Бүген аның әнисе, улын ялгызы гына үстергән, Янгантау шифаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче 52 яшьлек Рәгидә Нуриева белән сөйләштек. Аның сүзләренчә, табиблар улын коронавирустан түгел, пневмониядән үлде дип язган. https://bit.ly/3bEoiIJ
Азатлык Радиосы
Мәскәүдә үлгән яшь табиб Наил Саматов әнисе: "Улым туйга акча эшләп кайтыр өчен генә киткән иде"
Азатлык Мәскәүдә коронавирустан вафат булган 28 яшьлек Башкортстан табибы Наил Саматов турында язган иде. Улын ялгызы гына үстергән Янгантау шифаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче 52 яшьлек Рәгидә Нуриева сүзләренчә, табиблар улын коронавирустан…
"Миндә шундый бер сер бар. Үлеп яратам мин аны. Бер күрүдә гашыйк булдым. Инде хәзер елдан артты. Барыбер оныта алмыйм... Серле гыйшкым — Корфу утравы." 😍"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның бүгенге язмасы Грециянең Корфу (Керкира) утравы турында. https://bit.ly/2Lxtxzi
Азатлык Радиосы
Керкира: алиһәгә гыйшык бүләге
"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның бүгенге язмасы Грециянең Корфу (Керкира) утравы турында.
"Юлда халык авырулардан, ачлыктан кырыла башлады"18 май — Кырымтатар сөргене көне. 76 ел элек бу көнне 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән торган җиреннән сөрелә. Алар арасында Зекие Керимова гаиләсе дә була. Зәкие ханым күргән михнәтләре турында Азатлыкка сөйләде. https://bit.ly/3g0c4xu
Азатлык Радиосы
Зекие Керимова: "Кырымтатар халкы бүген дә сөрген хәлендә"
18 май — Кырымтатар сөргене көне. 76 ел элек бу көнне 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән торган җиреннән сөрелә. Алар арасында Зекие Керимова гаиләсе дә була. Зәкие ханым үз хәтирәләрен Азатлыкка сөйләде.
Кырымтатарлар туган җирләреннән сөрелүгә бүген 76 ел. Бу уңайдан дөньяның төрле илләрендә матәм чаралары уза.
Нью-Йоркта Украинаның БМОдагы даими вәкиллеге бинасына кырымтатар әләме эленде. Шул рәвешле Ватаныннан сөрелгән халыкның фаҗигасе искә алынды. https://bit.ly/3g9eWs2
Нью-Йоркта Украинаның БМОдагы даими вәкиллеге бинасына кырымтатар әләме эленде. Шул рәвешле Ватаныннан сөрелгән халыкның фаҗигасе искә алынды. https://bit.ly/3g9eWs2
Азатлык Радиосы
Нью-Йоркта геноцид корбаннары истәлегенә кырымтатар халкы әләме эленде
Кырым татарлары туган җирләреннән сөрелүенә 76 ел тулу уңаеннан дөньяның төрле илләрендә искә алу чаралары уза.
❗️Түбән Кама мәхкәмәсе 22 яшьлек Илназ Пиркинны газаплауларда һәм аны үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаепләнгән полиция хезмәткәрләренә хөкем карары чыгарды. Биш полиция хезмәткәренә барлыгы 40 ел төрмә җәзасы бирелде. Бу турыда Илназның әнисе мәнфәгатьләрен яклаучы "Зона права" хокук яклау оешмасы хәбәр итте. https://bit.ly/3cTdU0Y
Азатлык Радиосы
Илназ Пиркинны газаплауда гаепле саналган полиция хезмәткәрләре барлыгы 40 ел төрмәгә хөкем ителде
Хөкем ителгән полиция хезмәткәрләренең тоткарланучыларны кыйнавы һәм газаплавы ачыкланган.
#коронавирус
Татарстанда COVID-19 вирусы тагын бер кешенең гомерен өзгән. 1941 елгы Түбән Кама районы кешесе 16 майда район үзәк хастаханәсендә үлгән. 1 майда аны йогышлы авырулар бүлегенә салган булганнар, 6 майдан үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган булган.
Бу мәгълүматны Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте. Ләкин Русия оператив штабы статистикасында соңгы үлем әлегә күрсәтелми. https://bit.ly/2WIsTp3

Татарстанда коронавирустан сигезенче кеше үлгән
Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның Башкортстанда – 94, Татарстанда 80 яңа очрагы теркәлгән.
❗️Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова прокуратурага чакыртылган. Бу турыда ул үзенең Facеbook-битендә хәбәр итте.
"Миңнехановны тәнкыйтьләп язган ике комментар "нәтиҗәсе" күренә башлады — бүген прокуратурага чакыртып шалтыраттылар! Имеш, узган елның Хәтер көнендә мин нидер сөйләгәнмен, быел шуны тикшерә башлаганнар икән! Сүз 12 октябрь көнне Казанда үткән митинг турында бара. Шунда нәрсәдер казынып тапканнар һәм Чаллы прокуратурасына тикшерергә җибәргәннәр" дип яза Бәйрамова.
2019 елның 12 октябрендә Казанда Хәтер көненә багышланган чарада Фәүзия Бәйрамова "XXI гасырда милләтнең хәле 1552 елдан да куркынычрак" дип сөйләде. "Бөтен дөньяда халыклар бәйсезлек алды, коллыктан арынды. Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без — оккупациядә, без — басып алынган! Шушы төрмәдән, колониядән чыгу мәсьәләсен дөнья алдына чыгарырга, үз халкыбызга да сөйләргә кирәк" дигән иде ул. https://bit.ly/3fWwXJU

Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакыртканнар
Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе узган елда Хәтер көнендә әйткән сүзләре өчен прокуратурага чакыртылган.
❗️ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев кырымтатарларның ватаннан сөрелүенә 76 ел тулу уңаеннан Казанда ялгыз пикет уздырды.
Зәкиев Азатлыкка, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Русия хөкүмәтеннән кырымтатарларны, чеченнарны, ингушларны, калмыкларны һәм башка халыкларны депортацияләүне рәсми рәвештә геноцид дип кабул итүне, геноцидка дучар калган кешеләргә мадди ярдәм күрсәтүне оештыруны һәм бар дөнья илләре алдында кырымтатарлардан гафу үтенүне таләп итүен әйтте. https://bit.ly/2LJI5M9

"Русия хөкүмәте кырымтатар сөргенен геноцид дип танырга тиеш"
ТИҮ җитәкчесе кырымтатар сөргенен искә алып, Русия президентын депортациягә дучар булган кырымтатарлардан бар дөнья илләре алдында гафу үтенергә чакырды.
#коронавирус
Саннарга караганда чирнең чигенүе күренми..
😷 Русиядә бер тәүлек эчендә коронавирустан 115 кеше үлгән. Зарарланучыларның гомум саны 300 меңгә якынлашты.
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 тагын 88 кешедә ачыкланган. Вирус йоктыруның барлыгы 2400 очрагы рәсми расланган. Барлыгы 8 кеше үлгән санала иде. Иркутски өлкәсендә вахта белән эшләүче тагын бер татарстанлының коронавирустан үлгәне билгеле булды.
😷 Башкортстанда 92 яңа очрак. Республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 2247очрагы расланган, барлыгы 17 кеше үлгән.
😷 Дөньяда вирус йоктыручылар саны 5 миллионга якынлаша, хәзерге вакытта рәсми саннар 4 миллион 805 мең турында әйтә.
https://bit.ly/2AHpxdq

Башкортстанда коронавирус йоктыруның 92, Татарстанда 88 яңа очрагы теркәлгән
Русиядә бер тәүлек эчендә 115 кеше яңа вирустан үлгән. Зарарланучыларның гомуми саны 300 меңгә якынлашты.
Апрель ахырында кызлар арасында EGMO дип аталган Европа математика олимпиадасы узды. COVID-19 таралу сәбәпле быел чара виртуаль рәвештә оештырылды. Чарада Казан кызлары да катнашты — 131нче лицей укучылары Розалина Миргалимова белән Ралинә Йосыпова алтын һәм көмеш медальләр яуладылар.
Алтын медальгә ия булган Розалинага 16 яшь, быел ул 10нчы сыйныфны тәмамлый. Математика фәне белән бик кызыксына, буш вакытларда фортепианода уйный. Хәзер уку елы тәмамлану мәшәкатьләре булса да, Розалина Азатлык сорауларына җавап бирергә вакыт тапты. https://www.azatliq.org/a/30610494.html

Розалина Миргалимова: "Тырыш булырга, тырышып укырга кирәк"
#халык_сүзе
"Баулыда дәүләт даруханәсендә битлек 8 сум 80 тиен тора. Ләкин бер кешегә икене генә саталар. Ә бармакчаклар — 26 сум. Бер кешегә бер генә пар бирелә.
Күпләр көннәр буе бер үк битлек киеп йөри, алыштырмый. Ул чакта аның ни файдасы бар? Штрафка тартмасыннар өчен генәме. Үз-үзебезне алдау, профанация килеп чыга.
Хөкүмәтнең уйланылмаган карарлары халыкта канәгатьсезлек тудыра. Хакимият халыкны саклану чаралары белән тәэмин итәм дип ышандырмакчы була, ә кешеләр – битлек һәм бармакчалар киеп йөргән сыман кылана."
"Халык сүзе" бүлегендә Баулыда яшәүче укучыбыз Азат Зиннуров фикерләре. https://bit.ly/36aW8Eb

"Битлек белән тәэмин итмиләр, ә кимәгән өчен штраф сугалар"
Дәүләт бушлай битлекләр белән тәэмин итми, әмма аларны киеп йөрмәгән өчен штрафлар керткән. Башка илләргә хөкүмәт ярдәм итә ала, ә үз кешеләренә – юк, ди Баулыда яшәүче укучыбыз Азат Зиннуров. "Халык сүзе" бүлегендә аның фикерләрен тәкъдим итәбез.
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТИҮгә салган 150 мең сумлык штрафны урынлы дип тапкан.
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка эйтүенчә, ТИҮгә бу кадәр зур күләмдә җәза бирү хакимият тарафыннан оешманы юкка чыгару максатыннан махсус эшләнә.
Зәкиев ун көннән соң Татарстан Югары мәхкәмәсенә һәм кирәк булса, Самардагы кассация мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен җиткерде.
"Без бу штрафны түләргә җыенмыйбыз. Чөнки ул кадәр акчабыз юк. Штрафны түләмәсәк, ТИҮне ябачаклар. Шулай да татар дөньясына ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карарбыз. Әмма моңа бик ышанып бетмим. Татарлар бердәм күтәрелеп авыр хәлдә калган үз оешмаларын якларлармы, әйтә алмыйм", диде ул. https://bit.ly/2X7xpfM

Фәрит Зәкиев: "Хакимият штрафлар салып, ТИҮне ябырга җыена"
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТИҮгә салган 150 мең сумлык штрафын бүген Казан мәхкәмәсе урынлы дип тапты. ТИҮ башлыгы сүзләренчә, бу сумма түләнмәсә, оешма ябылырга мөмкин.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Дубай шәһәрендәге иң биек бина Бурҗ Хәлифә Татарстан байрагы төсенә керде. Бу - ТАССРның 100 еллыгына бүләк.
Видео: Tatars in the UAE
Видео: Tatars in the UAE
"Безгә башта түләнәчәк дип ышандырдылар, әмма аннары "Ник юк?" дип сорагач: "Сез "кызыл зонада" эшләмисез дип җавап кайтардылар"
Путин медицина хезмәткәрләренә вәгъдә иткән өстәмә акчаларны Татарстан белән Башкортстанда да алмаучылар шактый. Табиблар белән сөйләштек. https://bit.ly/3g5RewH
Путин медицина хезмәткәрләренә вәгъдә иткән өстәмә акчаларны Татарстан белән Башкортстанда да алмаучылар шактый. Табиблар белән сөйләштек. https://bit.ly/3g5RewH
Азатлык Радиосы
"Коронавирус акчалары": сүздә бар, чынбарлыкта юк
Татарстан һәм Башкортстанда медицина хезмәткәрләре арасында Путин вәгъдә иткән өстәмә акчаларны алмаучылар бар. Күбесенә сез коронавируслы авыруларны дәвалауда турыдан-туры катнашмагансыз дип аңлатканнар.
Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирүне һәм Җиңү парадын бер көндә уздырмакчылар. Ул 24 июнь булырга мөмкин дип яза РБК Кремльгә якын чыганакларына таянып.
Җиңү парады карантиннан арыган халыкка "бәйрәм рухы" кертергә мөмкин. Тавыш бирү ял көне ителгәнгә, парадны карау да җиңелрәк булачак диелә.
1945 елда Җиңү парады 24 июнь көнне узган. https://www.azatliq.org/a/30622162.html

РБК: Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү һәм Җиңү парадын бер көндә уздырырга ниятләнә
Җиңү парады карантиннан арыган халыкка “бәйрәм рухы” кертергә мөмкин. Тавыш бирү ял көне ителгәнгә, парадны карау да җиңелрәк булачак диелә.
#коронавирус
https://bit.ly/2LWaIpT
Хөрмәтле укучылар! Исегезгә төшерәбез:
😷 Дөньяда таралган COVID-19 вирусы турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр турында сез безнең махсус сәхифәдә укый, карый аласыз: https://www.azatliq.org/covid-19
😷 Шулай ук, иң соңгы хәбәрләр, вакыйгалар безнең җанлы блогта тупланып бара: https://www.azatliq.org/a/coronavirus/30488043.html
😷 Азатлык авыр чорда да сезнең белән!

YouTube
Азатлык авыр чорда да сезнең белән!
Дөньяда таралучы COVID-19 вирусы турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр: https://www.azatliq.org/covid-19
Башкортстанда башлангыч мәктәпләр уку елын 22 май, 5-11нче сыйныфлар 29 май тәмамлый. Көллият һәм югары уку йортлары 1 июльгә кадәр укуларын дәвам итә.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәктәпләр онлайн укытуга күчкән иде. Азатлык республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын онлайн укытудагы үзенчәлекләр, авырлыклар турында укытучыларның фикерен белеште. https://bit.ly/3e4vQGs

"Дистанцион укытып туган телгә мәхәббәт уятып булмый"
Азатлык республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын онлайн укытудагы үзенчәлекләр, авырлыклар турында укытучыларның фикерен белеште.
‼️Русия президенты Владимир Путин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны өченче мөддәткә республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим итүне хуплады.
Путин "президент" сүзен кулланмады, "җитәкчесе" диде. Ихтимал, президент атамасыннан баш тарту шарт итеп куелган..
https://bit.ly/36rPo53
Путин "президент" сүзен кулланмады, "җитәкчесе" диде. Ихтимал, президент атамасыннан баш тарту шарт итеп куелган..
https://bit.ly/36rPo53
Азатлык Радиосы
Путин Миңнехановны өченче мөддәткә Татарстан җитәкчесе вазифасына тәкъдим итүне хуплады
Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчесе урынына өченче тапкыр тәкъдим ителәргә мөмкин.