Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көн язмасы: Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык

Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте. Студентларны җәлеп итү ике юл белән бара: вәгъдәләр бирү һәм басым ясау. Бигрәк тә Казан инновацион университеты (КИУ) каршындагы көллияттә булган вакыйгалар бу кампаниянең ничек баруын ачык күрсәтә.

25 февральдә КИУ мөдире Юлия Һадиуллина студентларны җыеп, "ышаныч лимиты бетте" дип игълан иткән. Ул студентларга сез "укудан куылдыгыз" дип белдерә һәм шунда ук "котылу юлын" да тәкъдим итә.

"Ил махсус хәрби операция чорында яши. Бүгенге көндә илгә сугышчылар кирәк... Яңа армия бүтән студент булып санала алмаган студентлардан торачак — бу сез", ди Һадиуллина "Гроза" телеграм каналы чыгарган аудиода.

Мөдирнең мантыйгы гади: укуда бераз артта калган яки бер-ике бурычы булган студентларны "армиягә яраклы материал" итеп күрәләр. Шул ук җыелышта саклану министрлыгы вәкиле "Андрей" гаскәр урнашкан Ейски шәһәрендәге "шифаханә дәрәҗәсендәге" шартларны тасвирлый: Азов диңгезе, җылы климат, җиләк-җимеш...

Ул "контракт" сүзен кулланмый, аны "альтернатива" дип атый. Студентларга "дрон гаскәрләрендә" (дроннар белән идарә итүчеләр яки "дроноводлар") хезмәт итү вәгъдә ителә. Янәсе, бу компьютер уены кебек кенә, сез имин урында булачаксыз, ә бер елдан соң укуыгызга кайта аласыз.

Татарстанда агитация берничә югары уку йортында һәм көллияттә теркәлгән. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ (элекке Казан химия технологияләре университеты), Түбән Кама политехника көллияте бар.

Башкортстанда да вазгыять охшаш. Уфа фән һәм технологияләр университетының Нефтекама филиалында агитация ачыктан-ачык "федераль боерык" буларак танытыла. Югары уку йортларына конкрет "квоталар" төшерелгән.

Уфа университетының "федераль инициативага" кушылуы турында уку йортының Ишембай филиалында да белдерделәр.

Әлеге "башлангыч студентларга сыйфатлы белем алуны заманча технологияләрнең алгы сызыгында хезмәт итү белән бергә алып бару мөмкинлеге бирә", диелгән Уфа фән һәм технологияләр университетының Ишембай филиалы төркемендә.

Хакимият акча эшләү, элиталы гаскәрдә хезмәт итү, бер генә еллык контракт белән җәлеп итәргә тырышса, хокук яклаучылар матур сүзләргә ышанмаска чакыра.

Тулырак - Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬102
Башкортстанда массакүләм мәгълүмат чаралары тармагының төп бурычларын билгеләделәр.

Республика башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев өч төп юнәлешне атады: махсус хәрби операция (Русия җитәкчелеге Украинадагы баскын сугышны шулай дип атый), демография һәм балалар белән яшьләр сәясәте.

"Бу — без барырга тиешле юнәлеш, игътибарны нәкъ менә шуңа юнәлтергә һәм шул өлкәдә эшләргә кирәк. Үсешне дәвам итәргә, осталыгыбызны камилләштерергә һәм алга таба хәрәкәт итәргә тиешбез...", дип китерә аның сүзләрен "Башинформ" агентлыгы.

Башкортстанның матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев узган ел махсус хәрби операция темасының төп юнәлеш булып торуын әйтте.

«Көн саен электрон һәм басма мәгълүмат чараларында якынча 160 материал дөнья күрде. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында 59 меңнән артык материал һәм тапшыру әзерләнде, радиода 1900дән артык сюжет эфирга чыкты», — диде ул.

Шулай ук ул журналистларның сугыш урыннарына баруы турында да әйтте.

"БСТ махсус хәрби операциягә тугыз тапкыр барды һәм 190 көн булды", диде Ульчев.

Шул ук вакытта, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында иң күп һәлак булучылар - Башкортостаннан. Безнең исәпләүләргә күрә, ким дигәндә 9147 кеше һәлак булган. Сугышка, нигездә, репродуктив яшьтәге ир-атлар китә. Димәк, күпме гаилә корылмый, күпме бала дөньяга килми кала — бу да демографик югалту. Инвалид булып кайтучылар саны да арта.

Шуңа да карамастан, Башкортстанның күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары сугыш темасын актив яктырта, хәрби хезмәткә барырга өндәгән материаллар бастыра, фронттан кайтканнарны каһарманнар буларак тасвирлаган мәкаләләр һәм сюжетлар чыгара.

@azatliqradiosi
👎5🙈21
Казанда режиссер Тимур Бекмамбетовтан тартып алынган Мәрҗани йорты сатылган

Ул гыйнвар аенда сатуга чыгарылды.

Бинаның башлангыч бәясе - 9,3 миллион сум иде. Аны эшмәкәр Сергей Еремеев ким дигәндә 21,4 миллион сумга сатып алган. Бу хакта torgi.gov.ru дәүләт порталы хәбәр итә.

Еремеев 90 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарырга тиеш булачак.

"Коммерсант" язуынча, 1873 елда төзелгән йорт Бекмамбетовтан мәхкәмә карары нигезендә тартып алынган. Мәхкәмәгә Казанның Мәскәү районы прокуроры мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында хуҗаның мәдәни мирас корылмасын саклау өчен тиешле чаралар күрмәве ачыкланган диелә. Берничә ел элек бинада янгын чыккан иде.

📷Википедия

@azatliqradiosi
🤔21
Казанда 400гә якын мәктәп укучысы дрон проектларга өйрәнә

Казанда 398 мәктәп укучысы пилотсыз авиация системнарын проектлау, хезмәт күрсәтү һәм идарә итү күнекмәләрен үзләштерә. Шәһәрнең мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, бу уку елында мәгариф оешмаларында 22 профильле түгәрәк ачылган.

Дәресләр алты урында: 6нчы һәм 179нчы гимназияләрдә, 35нче һәм 83нче лицейларда, лицей-инженерлык үзәгендә, шулай ук Казанның Б.К. Кузнецов исемендәге кадет мәктәбендә уза. Моннан тыш, укулар В.П.Чкалов исемендәге техник иҗат үзәгендә оештырылган. Биредә шулай ук даими рәвештә авиамодельләштерү ярышлары үткәрелә.

Укыту мәйданчыкларын җиһазлар белән тәэмин итү «Пилотсыз авиация системнары» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, диелә матбугат хәбәрендә.

Элегрәк Русия мәктәпләрендә "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" (элеккеге ОБЖ) дәресләрендә укучыларга пилотсыз җиһазларны җыю һәм аларны йөртү күнекмәләрен бирәчәкләр дип хәбәр ителгән иде.

Пилотсыз җиһазлар Украинадагы сугыш барышында актив кулланыла. Сугыш башлангач, Русиядә "Шахед" тибындагы һөҗүм итүче дроннарны җитештерүне башлап җибәрделәр. Бу эшкә хәтта балигъ булмаган үсмерләрне дә җәлеп итәләр. Аерым алганда, журналистлык тикшеренүләре күрсәткәнчә, мондый хәл Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дә күзәтелә.
👎4
Соңгы өч елда Башкортстанда туучылар саны 12,3% кимегән

Әлеге санны республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Роберт Иштуков Дәүләт Җыены - Корылтай утырышында китергән дип яза “Однажный в Башкирии”.
Узган ел гына да кимү 6,2 процент тәшкил иткән.

Шул ук вакытта әни була алырдай хатын-кызлар саны да кими. Шушы чорда төбәктә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны якынча 19 мең кешегә азайган: 2020 елдагы 946 205 кешедән быел 927 500 кешегә калган.

Утырышта Дума депутаты, хатын-кызлар табибы Римма Үтәшева кызларны 27 яшькә кадәр күбрәк бала табып калырга чакырган.

Башкортстанда демографик проблемнар турында берничә ел дәвамында сөйләп торалар. Шул ук вакытта республикадан Украинадагы сугышта күпләп ирләр үлә. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга караганда гына да, республикадан кимендә 9 меңнән артык кеше һәлак булган.

Аларның 60% 25-45 яшьлекләр.
🤷‍♂4🐳1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сарытау өлкәсендә украин дроннары һөҗүмнәре нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Роман Бусаргин. Украинаның Supernova+ телеграм-каналы нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм турында белдерде.

🔸Ирак көрдләре лидеры Нечирван Барзани Иранга каршы сугышка керү хәбәрләрен кире какты — Shafaq News

🔸Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән алып барылган сөйләшүләр, Ирандагы сугыш сәбәпле, туктатылып торуын хәбәр итте.

🔸Владимир Путин хөкүмәткә Европага газ җибәрүне «хәзер үк» туктату мөмкинлеген карарга кушты. Европа Берлегене Русия газына чикләүләре ике айдан керергә тиеш иде.

🔸Пентагон Ирандагы сугышны кимендә 100 көн дәвам итәргә әзерләнә, аның сентябрьгә кадәр сузылуы ихтимал, дип яза Politico.
Казанда Али Хаменеины искә алу митингы узды

4 мартта Казандагы Иран консуллыгы бинасы каршында Иранның үтерелгән югары рухание аятулла Али Хаменеины искә алу чарасы узды. Татарстан рәсми медиа чаралары аны "Хаменеи истәлегенә чәчәк салу" чарасы дип атады.

Чарада Татарстан вице-премьеры Олег Коробченко, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республика инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, Татарстан халыклар ассамблеясе башлыгы Ренат Валиуллин һәм башка түрәләр катнашты.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында "сезнең халык бу золым кылучыларның чын йөзен күрсәтте" диде. Ул Русиянең Украинага каршы сугышын да искә алды:

— Бу көннәрдә бездә махсус хәрби операцияуза. Татарстан мөселманнары көн саен анда, алгы сызыкта ифтарлар үткәрә. Һәм без Аллаһтан тынычлык сорап дога кылабыз, аннан золым кылучыларны җәзалауны сорыйбыз, — диде ул.

2023 елның февраленнән Татарстанда Иранның "Shahed-136" дроннарын җитештерү башланды. Русия хәрбиләре аны "Герань-2" атамасы белән йөртә. Моннан соң республикага украин дроннары һөҗүмнәре ешайды. Хәрби белгечләр дроннар төзү корылмасын "кануни һәдәф" дип атый.

28 февральдә Израил АКШ ярдәмендә Иранга һөҗүм итте. Һөҗүм вакытында Иран югары рухание Али Хаменеи һәлак булды.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Иран белән хезмәттәшлекне, аеруча хәрби өлкәдәгене арттырды. Хәрби сәнәгате авырлыклар кичергән Русиягә Иран башта дроннарны үзе җибәргән, шуннан соң Алабугада аларны җыюны җайларга ярдәм иткән.

Тулырак 👉 моннда укыгыз.
🤮7🤣53🤔2👀2👎1🔥1
5 мартта Азәрбайҗанның Нахчыван автоном республикасы башкаласы Нахчыван һава аланынапилотсыз очкыч һөҗүм иткән.

Азәрбайҗан медиалары белдерүенчә, һава аланы җирлегенә Иранның «Шахед» тибындагы дроны төшкән. Дроннар берничә булган диелә.

Һава аланы тирәсендәге мәктәпләрдән укучылар эвакуацияләнгән дип хәбәр ителә.

Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, бер пилотсыз очкыч Нахчыван һава аланы терминалы бинасына бәрелгән, икенчесе Шекәрабад авылындагы мәктәп янында төшкән.
Һөҗүм нәтиҗәсендә һава аланы бинасына зыян килгән һәм ике кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә министрлык.

Баку бу хәл өчен җаваплылыкны Иранга йөкләде. Азәрбайҗанның җавап бирү хокукы бар, ә Иранның Бакудагы илчесе протест нотасын тапшыру өчен тышкы эшләр министрлыгына чакыртылган, диелә хәбәрдә.

Иран хакимиятләре әлегә бу вакыйгага аңлатма бирмәде.

28 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга һөҗүмнәр башлады, ә Иран АКШ белән хезмәттәшлек итүче төбәк илләренә каршы һөҗүмнәр ясады. Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре утка тотылды. Азәрбайҗанда АКШның хәрби базалары юк, бу илнең Иранга каршы операциядә катнашуы турында хәбәр ителмәде.

Нахчыван республикасы Азәрбайҗанның төп территориясеннән Әрмәнстан җире белән аерылган. Әрмәнстаннан тыш, бу эксклав Иран белән һәм кыска гына өлештә Төркия белән чиктәш.
3🤔3🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада этносоциолог Илдар Габдрафыйковны янә эшеннән алдылар Башкортстанда этносоциолог Илдар Габдрафыйков янә эшеннән алынды. Академик Роберт Нигъмәтуллин, моңа ризасызлык белдереп, Уфа федераль тикшеренү үзәге (УФИЦ) президиумыннан чыккан. Әмма УФИЦ җитәкчесе…
Вазифасыннан алынган уфалы этнолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә эшен оттырган

Уфадан этнолог, социолог Илдар Габдрафыйков Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе карарын шикаять итә алмады. Сүз аның 1990 елдан бирле эшләгән Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтыннан җибәрелүе турында бара. Әлеге институт Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенә керә. 4 мартта Русия Югары мәхкәмәсе дә түбән инстанция карарын үз көчендә калдырган.

"Адвокат апелляция инстанциясе гадәттә формаль этап кына була дип әйтте, — дигән Габдрафыйков үзе „БИЗНЕС Online"га. — Шуңа күрә артык өметләр кормый идем. Кассация шикаятен Самарга бирәчәкбез, анда Идел буе бүлгесенең кассация инстанциясе урнашкан. Самарда мәхкәмә гадел карар чыгарыр дип ышанабыз. Хәзер 5–10 көн эчендә утырыш беркетмәсен алырга тиешбез, шул карар нигезендә өч ай дәвамында кассация бирү хокукыбыз бар. Әмма без тизрәк тапшырырга тырышачакбыз, шулай да бу бер-ике айга сузылырга мөмкин, анда да чират".


Русия фәннәр академиясенең Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков эшеннән былтыр җибәрелде. Ул вазифа өчен үткәрелгән бәйгедән узмаган. Әлеге вазифага филология фәннәре докторы Элвина Салихова алынган.

Институтта 1990 елдан бирле эшләгән Илдар Габдрафыйков эштән куылуны мәхкәмә аша кире кагарга кереште.

Габдрафыйковның эштән җибәрелүенә ризасызлык белдереп, Русия Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Нигъмәтуллин Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумыннан чыкты.

Нигъмәтуллин Габдрафыйковны вазифасыннан алуны үзәк җитәкчелегенең "канунсыз гамәле" дип атады. Аңа Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков та кушылды.

Үзәк җитәкчесе Василий Мартыненко гаепләүләрне кире какты. Ул вазифага бәйге канун нигезендә үткәрелде дип саный.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
4🤝1
Татарстанда милли телләрдә чыгучы 56 басма социаль әһәмияткә ия булган ташламалы исемлеккә кертелмәгән

Нәтиҗәдә әлеге милли басмаларга язылу бәяләре 20 проценттан алып 36,6 процентка кадәр арткан.

Моңа кадәр Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан "Русия Почтасы" аша почта белән китерү чыгымнарын субсидияләү өчен социаль әһәмияткә ия булган басма матбугат исемлеге төзелгән иде.

"Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүгенге коллегия утырышында белдергәнчә, әлеге исемлеккә милли басмаларны да кертү тәкъдим ителгән булган. Әмма нәтиҗәдә алар исемлеккә кертелмәгән.

"Иң күңелсезе — бер үк район эчендә басмалар арасында бәя дисбалансы барлыкка килү. Без киләчәктә барлык милли басмаларның да тигез мөмкинлекләргә ия булуын таләп итүне дәвам итәчәкбез", диде Сәлимгәрәев.

Шулай ук Татарстанда соңгы ун елда почта аша матбугатка язылучылар саны 57 процентка кимегән.

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов исә республикада медиа өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы мәсьәләсе хөкүмәт һәм Татарстан рәисе дәрәҗәсендә тикшерелергә тиеш дип белдерде. Аның сүзләренчә, республикада уртача хезмәт хакы 100 мең сум булса, матбугат өлкәсендә эшләүчеләрнең 65 мең сум тәшкил итә. Ә районнардагы массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы тагын да түбәнрәк — якынча 55 мең сум.

Моннан тыш, Әминов техник хезмәткәрләрнең, корректорларның һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы аеруча түбән булуын да билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, әлеге хезмәткәрләрнең күбесе якынча 30 мең сум хезмәт хакы ала.

@azatliqradiosi
🤬7😢41🔥1
Русия хакимиятләре аннексияләнгән Кырымда "урыс дөньясы" пропагандасын киңәйтүне дәвам итә

Быелдан башлап Кырымның Русия хакимиятенә карамагындагы Курортлар һәм туризм министрлыгы җирле экскурсоводлар эшчәнлегендә мәҗбүри рәвештә «урыслык» (“русскость”) юнәлешен кертеп җибәрә. Бу хакта Крым.Реалии басмасына исемен әйтмәү шарты белән Кырымда төбәкне өйрәнүче-экскурсовод сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Кырымда рәсми рәвештә экскурсияләр үткәрү хокукына ия булган барлык аттестацияләнгән экскурсоводларга тиешле тәкъдимнәр җиткерелгән.

“Монда сүз хәтта “россиянлык” турында да түгел, ә нәкъ менә Кырымның һәм аның мәдәни-тарихи мирасының “урыслыгы” турында бара. Шул рәвешле хакимиятләр Кырым тарихында һәм үсешендә башка халыкларның өлешен, иң элек, әлбәттә, асаба кырымтатар халкының өлешен күләгәдә калдырырга тырыша.

Сәяхәтләрне оештыручыларга экскурсияләр вакытында урысларның Кырымга элек-электән ук прогресс алып килүен аерым ассызыкларга кушыла. Әмма тарихны белүчеләр хәтерли: безнең эраның IX гасырында борынгы урыслар Кырымга хәрби-талау яулары белән килгән, юлларында очраган бар нәрсәне юк итеп, талап барган», дип сөйләгән төбәкне өйрәнүче белгеч.

Аның күзәтүләренчә, әлеге хәл Русиянең Кырымда кырымтатар халкы ассимиляциясе концепциясенә туры килә.

"Кырымтатарларның туган телләренә булган хокукларын системлы рәвештә кысалар, аны мәгариф системыннан алып ташлыйлар, ә хәзер менә экскурсияләр өлкәсе аша да Кырымның мәдәни-тарихи мирасында кырымтатарларның өлешен күләгәдә калдырырга тырышалар. Димәк, сәяхәтләр вакытында мәктәп укучыларына да, башка төбәкләрдән килгән туристларга да Кырымның “электән үк урыс җире”, ә кырымтатарларның гади генә милли азчылык булуы турында сеңдереләчәк", дип билгеләп үткән төбәкне өйрәнүче.

@azatliqradiosi
🤬18💊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔷 Украина дроннары һөҗүме вакытында аннексияләнгән Акъярда тугыз кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрнең бер өлеше утсыз калган.

🔷 Израил армиясе Иранга каршы сугышның чираттагы этабына күчүен белдерде. ЦАХАЛ мәгълүматына караганда, Иранның һава һөҗүменнән саклану системнарының 80% һәм баллистик ракетлар җибәрү җайланмаларының 60% артыгы юк ителгән.

🔷 Иран иминлек сәбәпләре аркасында Хаменеи урынына башка кеше билгеләүне кичектергән, дип яза The New York Times чыганакларга сылтанып.

🔷 АКШ Финанс министрлыгы Иран белән сугыш бару сәбәпле Һиндстанга Русия нефтен сатып алуны 30 көнгә рөхсәт иткән.

🔷 Dior брендының Русиядәге юридик затлары 2028 елга кадәр Мәскәүдәге ике кибетен яңадан ачу ниятен белдергән.

🔷 Сочида 4,5 магнитудалы булган җир тетрәү теркәлгән.
1
Якын Көнчыгыштагы сугыш сәбәпле Русиядән туристлар агымы 30 процентка кимегән

Якын Көнчыгыш илләре аша авиаочышлар туктатылу һәм очышларга кертелгән чикләүләр Русиядән чит илләргә туристик сәфәрләргә ихтыяҗның сизелерлек кимүенә китергән.
Туризм өлкәсе экспертлары бәяләвенчә, чит илгә юлламалар сату 22–30 процентка кимегән. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Элегрәк русияләр Якын Көнчыгыштагы авиахаблар аша популяр курортларга — Мальдив утрауларына, Сейшел утрауларына, Шри-Ланкага, шулай ук Мисырга һәм Таиландка оча иде.

Якын Көнчыгыш авиаширкәтләре белән очу, гадәттә, туристлар өчен арзанрак, кайчакта хәтта 2 тапкырга кадәр, һәм шул ук вакытта хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә югары иде.
Хәзер исә альтернатив рейслар тәкъдиме чикле, бу авиабилетлар бәясе артуга китергән.

Туроператорлар яңа маршрутлар эзли һәм күчеп утыру өчен башка вариантларны карый, шул исәптән Һиндстан һәм Төркия аша. Шул ук вакытта ихтыяҗ әкренләп башка популяр юнәлешләргә - Мисыр, Вьетнам, Таиланд, Төркия һәм Кытайга күчә.

Тармак вәкилләре фикеренчә, хәл тотрыклангач, ихтыяҗ шактый тиз торгызылырга мөмкин — гадәттә авиаэлемтә яңадан җайга салынганнан соң моңа ике-өч атна вакыт кирәк.

8 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга һөҗүмнәр башлады, ә Иран АКШ белән хезмәттәшлек итүче төбәк илләренә каршы һөҗүмнәр ясады. Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре утка тотылды. Якын Көнчыгыш күге сивил авиация өчен ябылды.

Калган туристларны әкренләп чыгару бара.
Чаллы хәрби комиссары: Татарстан былтыр Украина сугышына контрактчылар планын "110% үтәгән"

Чаллының шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Илъясов белдергәнчә, узган ел Татарстан саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр планын "110 процентка үтәде" дип белдергән.

"Кешеләр Русиянең төрле төбәкләреннән килә, чөнки Татарстанда мотивация яхшы", — дигән хәрби комиссар.

Быел Чаллыдан Украинага каршы сугышка якынча бер ярым мең контрактчы җибәрү планлаштырыла. Ильясов сүзләренчә, Чаллыдан сугышка шәһәр халкы гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән килгән ирләр дә китә.

— Быел бездә план буенча 1,4 меңнән артык контрактчы булырга тиеш. Узган ел бу күрсәткеч тулысынча үтәлде — контракт хезмәтенә 1,4 меңнән артык кеше җәлеп ителде, — дигән Илъясов.

Узган ел ахырында Чаллы мэры Наил Мәгъдиев Украинага каршы сугышта шәһәрдән якынча биш мең кеше катнаша дип белдергән иде.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмаларына караганда, 2026 елның 24 февраленә кадәр сугышта Чаллыдан кимендә 824 кеше һәлак булган.

Татарстаннан күпме кешенең Украинага каршы сугышта катнашуы төгәл билгеле түгел.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😡9
Украина белән Русия «500 гә 500» формуласы сугыш әсирләрен алмашты.

5 мартта ватаннарына 200әр украин һәм урыс хәрбие кайтарылган, 6 мартта тарафлар тагын 300әр кешене алмашты.

Украина президенты Владимир Зеленский белдерүенчә, 300 хәрбидән тыш, Киевка тагын Украинаның ике сивил ватандашы да кайткан.

«Наш выход» хокук яклау хәрәкәте координаторы Ирина Крынина «Новая газета Европа» басмасына сөйләвенчә, Русиягә кайтарылган хәрбиләрнең 54 проценты әсирлеккә 2025 елда эләккән, ә 43 проценты — 2024 елда.

— Аларның күбесен Русиягә кайткач күңелсез хәл көтәргә мөмкин: туган йортлары урынына аларны Мәскәү өлкәсе хәрби бүлегендәге казарма, ә аннары үз бүлекләренә кире җибәрү һәм яңадан фронтка озату көтә. «Наш выход»ка элек алмаштырылган туганнарын яңадан сугышка җибәрергә маташулары турында йөзләрчә русияле мөрәҗәгать итте, — дип билгеләде ул.

Алмашу Женева шәһәрендә узган сөйләшүләрдә ирешелгән килешүләр нигезендә үтә.
2👍1
«Бары тик капитуляция». Трамп Иран белән килешү булмаячагын белдерде

АКШ президенты Дональд Трамп бу хакта Truth Social челтәрендә язды:

«Иран белән бернинди килешү дә булмаячак — бары тик шартсыз капитуляция генә!»

Трамп шулай ук, Иранда «кабул ителерлек» җитәкче яки җитәкчеләр сайланганнан соң, АКШ һәм аның партнерлары «Иранны таркалу чигенә җиткән хәлдән чыгару, аның икътисадын элеккегә караганда да ныграк үстерү, чәчәк атучы һәм көчлерәк дәүләткә әйләндерү өчен туктаусыз эшләячәк» дип өстәде.
👎11😁2🤔21👍1
Татарстаннан бер төркем мөселманнар Согуд Гарәбстаныннан Гомрә хаҗыннан кайта алмый. Аларның рейслары кичектерелгән.

“Хадж центр” хаҗ кылуны оештыру операторы телеграм каналы хәбәр итүенчә, 39 кеше Эр-Риядтагы кунакханәдә яшәп тора. Аларга имин шартлар тудырылган диелә.
21 кеше Истанбул аша кайтачак, аларга билет алынган. 17 кешене Шарджа аша кайтару ниятләнә.
Имин маршрутлар эзләү дәвам итә дигәннәр.

Моннан тыш, Казаннан 7 һәм 9 мартка планлаштырылган Гомрә сәяхәте кичектерелгән. “Хадж центр” юллама сатып алучыларга аны башка вакытка күчерергә тәкъдим итә. Бер юллама 2 мең доллар тирәсе торган.

Татарстан мөфтиятенең “ДУМ РТ Хадж” операторының телеграм каналыннан аңлашылганча, Согуд Гарәбстанында бүген шулай алар аша баручы төркем дә кайта алмаган. 4 марттагы рейслары кичектерелгән.

Гомрәчеләрнең туганнары республика мөфтиятеннән аларны кайтару турында сорый, ләкин әлегә рәсми белдерүләр күренми.

Якын Көнчыгышта Иранга каршы хәрби бәрелешләр бара, төбәк күге очышлар өчен ябылган. Очышлар сирәк башкара. Бүгенге көндә ул төбәктән Казанга бары тик Дубайдан гына рейслар бар.

Быел Олы Хаҗга яки Гомрә Хаҗына барырга җыенмый идегезме?
😢3👍1🤪1
Русиядә төзелеш институтларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү тәкъдим ителә

Федерация шурасының төбәк сәясәте комитеты бюджет хисабына укыган төзелеш югары уку йортлары чыгарылыш студентлары өчен белгечлеге буенча мәҗбүри эшләтү тәкъдим итте.

Комитетта әйтүләренчә, төзелеш тармагында кадрлар проблемы зур. Белгечләр фикеренчә, тармакта белгечләр кытлыгы 20–30 процентка җитә. Бигрәк тә электр монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, бетон салучылар, ташчылар һәм төзелеш техникасы машинистлары җитми.

Шуңа бәйле рәвештә комитет әгъзалары казна хисабына белем алган барлык төзелеш югары уку йортлары студентларын уку йортын тәмамлагач мәҗбүри рәвештә белгечлеге буенча эшләүне йөкләү тәкъдиме белән чыкты. Бу башлангыч профильле оешмаларга җибәрелгән дә инде.

Элегрәк Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк.

Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак.

Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.
😱1🖕1
Харковта торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган

Харков шәһәрендә 7 мартка каршы төндә Русия ракеты һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган, кимендә 15 кеше яраланган. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, баллистик ракет биш катлы торак йортка тигән.

Һәлак булучылар арасында ике бала һәм 65 яшьлек җирле хатын-кыз бар. Дүрт зыян күрүче хастаханәгә салынган, 11 яшьлек малайның хәле авыр дип бәяләнә. Коткаручылар хәзер дә җимерекләрне аралый: хакимият мәгълүматына караганда, алар астында кешеләр булырга мөмкин.

Ракет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Харьковның Киев районында барлыгы 19 күпкатлы йорт зыян күргән. Моннан тыш, мәктәп һәм сәүдә павильоннары да зарарланган.
🤬3💔1
Азатлык Радиосы томалануга 4 ел. Безнең материалларны кайдан һәм ничек укырга

Азатлык Радиосы сайтын Русиядә томалауга март башында 4 ел булды. Безнең шулай ук Вконтактедагы төркемебез дә томаланды.

Соңрак Instagram, аннары YouTube та тыелды. Telegram-ны тыю хәбәрләре дә йөри.

Азатлыкны укуның бердән-бер юлы VPN калырга мөмкин.

VPN-сыз безнең көзге сылтамадан карап була. Аны күрү белән ачып, мәкаләне укырга тырышыгыз, чөнки ул юагалырга, эшләми башларга мөмкин. Ул сылтамалар имин, җиһазларга зыян салмый.

Без бүген кайларда бар:

🔹Instagram: https://www.instagram.com/azatliq/

🔹YouTube: https://www.youtube.com/user/azatliqradiosi

🔹TikTok: https://www.tiktok.com/@azatliq

🔹Сайт: https://www.azatliq.org/

Нинди VPN кулланырга:

Без ышанган бушлайлары: nThlink һәм Psiphon. Ләкин алар да томаланган булырга мөмкин.

Бергә булыйк!
4