Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.48K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның Татарстанда 87, Башкортстанда 49 яңа очрагы теркәлгән. Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 240 меңгә җитте. https://www.azatliq.org/a/30609403.html
Башка илләрдән аермалы буларак, Беларуста карантин кертелмәде. Хакимият коронавирус эпидемиясен танымый. Илдә бернинди чикләүләр юк. Хәтта Җиңү көнендә парад оештырылды. Азатлык Минскида яшәүче Гөлсинә Шәрипова белән илдәге вазгыять турында сөйләште. https://bit.ly/2Ap6XGS
#махсус_репортаж
Татарстанның Теләче һәм Саба районнары, авыл тормышы белән яшәүче башка районнар белән чагыштырганда, коронавирус йоктыручылар саны күп булуы белән аерылып тора. Рәсми саннарга караганда, 13 майга Теләче районында коронавирус йоктыруның 29, Саба районында 26 очрагы теркәлгән. Йогышлы чир белән авыручылар кечкенә авылларда да бар.

Азатлык Теләче һәм Саба авылларында изоляция тормышын күзәтте. https://bit.ly/2T36kJr
Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Апаста коронавирус кискен таралып китү күзәтелми дип белдерде. Аның сүзләренчә, яңа вирус ике гаиләдә ачыкланган, калган очраклар бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән.

Узган тәүлектә Татарстанның Апас районында COVID-19 йоктыруның 20 яңа очрагы турында хәбәр ителде. Татарстанда тәүлегенә 87 очрак, шуларның дүрттән бере диярлек Апаска туры килә. https://bit.ly/3fJt2Qw
Көн сурәте. Казанда сирәк очрый торган мондый татарча кисәтүне Сәйдәш исемендәге мәдәният үзәге янында күреп була
Бүген шагыйрә, Казанның "Ярдәм" мәчетенең социаль проектлар бүлеге җитәкчесе Лилия Сәләхетдинова ир бала тапкан. Әни дә, бала да үзләрен яхшы, имин хис итә. Исемне әле сайламаганнар.

Кереп котлагыз!

https://www.azatliq.org/a/30610529.html
Апас район үзәгендә бер тәүлектә коронавирус белән авыручыларның 20 очрагы теркәлде. Хастаханәдә планлы кабул итү туктатылган. Медицина хезмәткәрләре арасында җиңелчә авыручылар бар. Район башлыгы мөрәҗәгать белән чыкты. https://bit.ly/2zGwXNl
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 61 кешегә куелган. Күпчелек өлеше Казанда (24) һәм Чаллыда (25). Яңа очракларның барысында да вирус республиканың үзендә йоккан. 20 кешене хастаханәгә салганнар, калганнары өйләрендә дәвалана.

😷 Узган тәүлектә үлем очраклары булуы хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада COVID-19 китереп чыгарган үпкә шешүеннән җиде кеше үлде.

😷 Башкортстанда 1784 кешедә коронавирус расланган, бу сан узган тәүлектә 88 кешегә арткан. 518 кеше савыгып чыккан диелә. Эпидемия башыннан республикада COVID-19 вирусы 16 кешенең гомерен өзде.

😷 Русиядә узган тәүлектә коронавирус тагын 9974 кешедә расланган, 93 кеше үлгән. Яңа вирус йоктыру очраклары барлыгы 252 245 кешедә теркәлгән, 2305 кеше үлгән. 53 530 кеше савыккан. https://bit.ly/2yK6uP7
"Апрель буе эшкә йөрдем. Авырган булсам, бөтен Дәүләт шурасы, хөкүмәт чирләргә тиеш иде."

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзенә коронавирус тагарга тырышулары хакында белдерде. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында онлайн матбугат очрашуында әйтте. Ул үзендә коронавирус табылуы турында беренче тапкыр тәфсилләп сөйләде. https://bit.ly/3dL5OI4
27 апрель Бәләбәй хастаханәсендә шәфкать туташы Елена Никонорова вафат булды. Үлемнең сәбәбе башта коронавирус диелде, әмма соңнан Башкорстан сәламәтлек саклау министрлыгы моны кире какты.

Мәрхүмәнең улы сүзләренчә, бу ике максаттан эшләнә: (1) түрәләр вафат булган медицина хезмәткәренә тиешле компенсацияне түләргә теләми, (2) коронавирустан үлү очракларын киметеп күрсәтергә тырыша.

Азатлык шушы хәлне тикшерде. https://bit.ly/3dKSnaZ
Узган тәүлек COVID-19 Татарстанда 84 кешедә расланган. Шуларның уны Апаста ачыкланган. 13 май Апас районында 20 кешедә COVID-19 раслануы билгеле булган иде. Татарстан оператив штабы болар “бер-берсенә бәйләнмәгән очраклар” дип белдерде. Апаста коронавируслы авырулар саны 40ка җитте. https://www.azatliq.org/a/30613582.html
Кайгылы хәбәр. Казанда күренекле галим, гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Зәйнуллин вафат булган. Бу хәбәрне Азатлыкка КФУның матбугат хезмәте раслады. Галимгә 73 яшь иде. https://bit.ly/3dOqOxo
15 май Татарстан Югары мәхкәммәсе ТИҮ активисты Мөдәррис Галимҗановның Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл кую мөрәҗәгатен кире какты.

"Хөкемдар Гафиятуллин карарны бик тиз чыгарды. Минемчә, мондагы хөкемдарларга татарның милли горурлыгы, милли хокуклары турында сүз барган эшләрнең берсен дә эшләмәскә дигән боерык бирелгән һәм алар өстәгеләр ни әйтә, шуны үти. Ә түрәләр Казанны яклаучыларга һәйкәл куелудан курка" диде Азатлыкка мәхкәмә утырышында катнашкан икенче активист Галишан Нуриәхмәт. https://bit.ly/3dHwDwC
Соңгы айларда бөтен дөнья коронавирус пандемиясе турында гына сөйләшә. Матбугат чаралары, социаль челтәрләр, мессенджерларда төп тема шушы. Моңа кадәр актуаль булган күп проблемнар күләгәдә калды. Азатлык шуларның кайбер мөһимнәрен барлады. https://bit.ly/2Z8eeoz
"Улым туйга акча эшләп кайтыр өчен генә киткән иде"

Мәскәүдә коронавирустан вафат булган 28 яшьлек Башкортстан табибы Наил Саматов элегрәк язган идек. Бүген аның әнисе, улын ялгызы гына үстергән, Янгантау шифаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче 52 яшьлек Рәгидә Нуриева белән сөйләштек. Аның сүзләренчә, табиблар улын коронавирустан түгел, пневмониядән үлде дип язган. https://bit.ly/3bEoiIJ
"Миндә шундый бер сер бар. Үлеп яратам мин аны. Бер күрүдә гашыйк булдым. Инде хәзер елдан артты. Барыбер оныта алмыйм... Серле гыйшкым — Корфу утравы." 😍

"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның бүгенге язмасы Грециянең Корфу (Керкира) утравы турында. https://bit.ly/2Lxtxzi
"Юлда халык авырулардан, ачлыктан кырыла башлады"

18 май — Кырымтатар сөргене көне. 76 ел элек бу көнне 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән торган җиреннән сөрелә. Алар арасында Зекие Керимова гаиләсе дә була. Зәкие ханым күргән михнәтләре турында Азатлыкка сөйләде. https://bit.ly/3g0c4xu
Кырымтатарлар туган җирләреннән сөрелүгә бүген 76 ел. Бу уңайдан дөньяның төрле илләрендә матәм чаралары уза.

Нью-Йоркта Украинаның БМОдагы даими вәкиллеге бинасына кырымтатар әләме эленде. Шул рәвешле Ватаныннан сөрелгән халыкның фаҗигасе искә алынды. https://bit.ly/3g9eWs2
❗️Түбән Кама мәхкәмәсе 22 яшьлек Илназ Пиркинны газаплауларда һәм аны үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаепләнгән полиция хезмәткәрләренә хөкем карары чыгарды. Биш полиция хезмәткәренә барлыгы 40 ел төрмә җәзасы бирелде. Бу турыда Илназның әнисе мәнфәгатьләрен яклаучы "Зона права" хокук яклау оешмасы хәбәр итте. https://bit.ly/3cTdU0Y
#коронавирус
Татарстанда COVID-19 вирусы тагын бер кешенең гомерен өзгән. 1941 елгы Түбән Кама районы кешесе 16 майда район үзәк хастаханәсендә үлгән. 1 майда аны йогышлы авырулар бүлегенә салган булганнар, 6 майдан үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган булган.

Бу мәгълүматны Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте. Ләкин Русия оператив штабы статистикасында соңгы үлем әлегә күрсәтелми. https://bit.ly/2WIsTp3
❗️Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова прокуратурага чакыртылган. Бу турыда ул үзенең Facеbook-битендә хәбәр итте.

"Миңнехановны тәнкыйтьләп язган ике комментар "нәтиҗәсе" күренә башлады — бүген прокуратурага чакыртып шалтыраттылар! Имеш, узган елның Хәтер көнендә мин нидер сөйләгәнмен, быел шуны тикшерә башлаганнар икән! Сүз 12 октябрь көнне Казанда үткән митинг турында бара. Шунда нәрсәдер казынып тапканнар һәм Чаллы прокуратурасына тикшерергә җибәргәннәр" дип яза Бәйрамова.

2019 елның 12 октябрендә Казанда Хәтер көненә багышланган чарада Фәүзия Бәйрамова "XXI гасырда милләтнең хәле 1552 елдан да куркынычрак" дип сөйләде. "Бөтен дөньяда халыклар бәйсезлек алды, коллыктан арынды. Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без — оккупациядә, без — басып алынган! Шушы төрмәдән, колониядән чыгу мәсьәләсен дөнья алдына чыгарырга, үз халкыбызга да сөйләргә кирәк" дигән иде ул. https://bit.ly/3fWwXJU