Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.48K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
#коронавирус
Татарстанда коронавирустан алтынчы кешенең үлеме турында хәбәр ителә. 1950 елгы Алабуга районы кешесе, 13 апрельдән Тукай районы үзәк хастаханәсендә яткан, 30 апрельдә Чаллының 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә күчерелгән, үпкә җилләтү җайланмасына тоташтырылган. 9 майда пациент COVID-19 китереп чыгарган ике яклы үпкә шешүеннән үлгән диелә.

Узган тәүлектә республикада тагын 90 кешедә COVID-19 расланган. https://www.azatliq.org/a/30605314.html
❗️Табиб Наил Саматов коронавирусны эшендә бер авырудан йоктырган диелә. Ул Covid-19 диагнозы расланган һәм соңрак шуннан үлгән авыру янында булып кайта. Саклану чараларыннан анда бары тик битлек һәм бармакчалар гына була.

Апрель урталарында Саматов авырып өендә кала. Бер атна дәвамында температурасы 41 градус тирәсе саклана. Антибиотиклар ярдәм итми. Ике атна Егорьевски хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш ята, хәле яхшырмагач, аны Мәскәүгә илтәләр, ләкин анда да алып кала алмыйлар.

Наилне җирләүгә акчаны хезмәттәшләре җыя. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. https://www.azatliq.org/a/30604344.html
❗️12 майдан Татарстанда урамга чыгу өчен рөхсәт алу системы, эш урыныннан белешмәләр гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта хөкүмәт "үзизоляция" тәртибен катгый рәвештә сакларга киңәш итә.

"Битлекләр, бармакчалар, социаль дистанция – алдагы вакытка безнең аерылгысыз атрибутлар", диде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. https://www.azatliq.org/a/30605308.html
Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның урыныннан китүен таләп иткән җыен турында игълан ялган булып чыкты. Әмма белгечләр бу ялгыш килеп чыккан әйбер түгел, ә алдан уйланган гамәл дип саный. Азатлык шушы мәсьәләне тикшерде. https://www.azatliq.org/a/30605169.html
⚡️Путин коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән "ял көннәре"нең 12 майга тәмамлануын белдерде.

Шул ук вакытта ул чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын диде. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган, диде ул. https://www.azatliq.org/a/30605895.html
#коронавирус
12 май хәбәрләре:

😷 Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 177 меңнән арткан. Авырудан 286 мең кеше үлгән, 1 миллион 456 мең кеше савыккан.

😷 Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 347 мең), Испания (227 мең), Британия (224 мең), Русия (221 мең), Италия (219 мең).

😷 Татарстанда бүгеннән урамга чыгу өчен рөхсәт алырга кирәкми. Хөкүмәт Татарстан "үзизоляция" тәртибеннән чыга башлый дип белдерде, ләкин кайбер чикләүләр саклана. Бүгеннән урамга чыгучыларга битлек кию – мәҗбүри.

😷 Русиядә 12 майдан "ял көннәре" режимы тәмамлана. Чикләүләр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә саклана. Шул ук вакытта ил башлыгы чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын әйтте. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган.

😷 12 май иртәсендә Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыккан, 5 кеше һәлак булган. Янгын коронавирустан дәваланучылар булган катта чыккан, аның ихтимал сәбәбе дип үпкә җилләтү җиһазын атыйлар.

Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
😷 Коронавирустан Башкортстанда тагын бер үлем.
😷 Татарстанда вирус тагын 71 кешедә табылган.
😷 Башкортстанга Якутиядән кайтарылган вахтачыларның унысында COVID-19 расланган.
🎭 Татар дөьясында бүген нинди онлайн тамашалар көтелә?

Болар барысы да Азатлыкның Җанлы блогында. Күзәтеп барыгыз!
https://www.azatliq.org/a/coronavirus/30488043.html
Башкортстанда тагын җиде хастаханә карантинга ябылды:

Караидел, Тәтешле, Красноусольскида үзәк район хастаханәләре, Кушнарен районы хастаханәсенең хирургия бүлеге, Ишембай үзәк хастаханәсендә хирургия һәм терапия бүлекләре, республика туберкулезга каршы хастаханәнең Ишембайдагы филиалы һәм Стәрлетамак шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган.

Шул үк вакытта 12 майдан Уфадагы РКБ элеккеге эш тәртибенә кайта. https://www.azatliq.org/a/30607732.html
Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның Татарстанда 87, Башкортстанда 49 яңа очрагы теркәлгән. Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 240 меңгә җитте. https://www.azatliq.org/a/30609403.html
Башка илләрдән аермалы буларак, Беларуста карантин кертелмәде. Хакимият коронавирус эпидемиясен танымый. Илдә бернинди чикләүләр юк. Хәтта Җиңү көнендә парад оештырылды. Азатлык Минскида яшәүче Гөлсинә Шәрипова белән илдәге вазгыять турында сөйләште. https://bit.ly/2Ap6XGS
#махсус_репортаж
Татарстанның Теләче һәм Саба районнары, авыл тормышы белән яшәүче башка районнар белән чагыштырганда, коронавирус йоктыручылар саны күп булуы белән аерылып тора. Рәсми саннарга караганда, 13 майга Теләче районында коронавирус йоктыруның 29, Саба районында 26 очрагы теркәлгән. Йогышлы чир белән авыручылар кечкенә авылларда да бар.

Азатлык Теләче һәм Саба авылларында изоляция тормышын күзәтте. https://bit.ly/2T36kJr
Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Апаста коронавирус кискен таралып китү күзәтелми дип белдерде. Аның сүзләренчә, яңа вирус ике гаиләдә ачыкланган, калган очраклар бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән.

Узган тәүлектә Татарстанның Апас районында COVID-19 йоктыруның 20 яңа очрагы турында хәбәр ителде. Татарстанда тәүлегенә 87 очрак, шуларның дүрттән бере диярлек Апаска туры килә. https://bit.ly/3fJt2Qw
Көн сурәте. Казанда сирәк очрый торган мондый татарча кисәтүне Сәйдәш исемендәге мәдәният үзәге янында күреп була
Бүген шагыйрә, Казанның "Ярдәм" мәчетенең социаль проектлар бүлеге җитәкчесе Лилия Сәләхетдинова ир бала тапкан. Әни дә, бала да үзләрен яхшы, имин хис итә. Исемне әле сайламаганнар.

Кереп котлагыз!

https://www.azatliq.org/a/30610529.html
Апас район үзәгендә бер тәүлектә коронавирус белән авыручыларның 20 очрагы теркәлде. Хастаханәдә планлы кабул итү туктатылган. Медицина хезмәткәрләре арасында җиңелчә авыручылар бар. Район башлыгы мөрәҗәгать белән чыкты. https://bit.ly/2zGwXNl
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 61 кешегә куелган. Күпчелек өлеше Казанда (24) һәм Чаллыда (25). Яңа очракларның барысында да вирус республиканың үзендә йоккан. 20 кешене хастаханәгә салганнар, калганнары өйләрендә дәвалана.

😷 Узган тәүлектә үлем очраклары булуы хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада COVID-19 китереп чыгарган үпкә шешүеннән җиде кеше үлде.

😷 Башкортстанда 1784 кешедә коронавирус расланган, бу сан узган тәүлектә 88 кешегә арткан. 518 кеше савыгып чыккан диелә. Эпидемия башыннан республикада COVID-19 вирусы 16 кешенең гомерен өзде.

😷 Русиядә узган тәүлектә коронавирус тагын 9974 кешедә расланган, 93 кеше үлгән. Яңа вирус йоктыру очраклары барлыгы 252 245 кешедә теркәлгән, 2305 кеше үлгән. 53 530 кеше савыккан. https://bit.ly/2yK6uP7
"Апрель буе эшкә йөрдем. Авырган булсам, бөтен Дәүләт шурасы, хөкүмәт чирләргә тиеш иде."

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзенә коронавирус тагарга тырышулары хакында белдерде. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында онлайн матбугат очрашуында әйтте. Ул үзендә коронавирус табылуы турында беренче тапкыр тәфсилләп сөйләде. https://bit.ly/3dL5OI4
27 апрель Бәләбәй хастаханәсендә шәфкать туташы Елена Никонорова вафат булды. Үлемнең сәбәбе башта коронавирус диелде, әмма соңнан Башкорстан сәламәтлек саклау министрлыгы моны кире какты.

Мәрхүмәнең улы сүзләренчә, бу ике максаттан эшләнә: (1) түрәләр вафат булган медицина хезмәткәренә тиешле компенсацияне түләргә теләми, (2) коронавирустан үлү очракларын киметеп күрсәтергә тырыша.

Азатлык шушы хәлне тикшерде. https://bit.ly/3dKSnaZ
Узган тәүлек COVID-19 Татарстанда 84 кешедә расланган. Шуларның уны Апаста ачыкланган. 13 май Апас районында 20 кешедә COVID-19 раслануы билгеле булган иде. Татарстан оператив штабы болар “бер-берсенә бәйләнмәгән очраклар” дип белдерде. Апаста коронавируслы авырулар саны 40ка җитте. https://www.azatliq.org/a/30613582.html
Кайгылы хәбәр. Казанда күренекле галим, гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Зәйнуллин вафат булган. Бу хәбәрне Азатлыкка КФУның матбугат хезмәте раслады. Галимгә 73 яшь иде. https://bit.ly/3dOqOxo