Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.48K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Коронавируслылар да, башкалар да бүлмәдә уникешәр кеше яшибез"

Якутиядәге Чаянда ятмасында газ үткәргече төзегәндә коронавирус йоктырып өенә кайта алмый ятучы Башкортстан кешесе белән сөйләштек. https://https://bit.ly/2SDxzKv
#коронавирус
7 май хәбәрләре:

‼️ Русиядә узган тәүлектә коронавирус 11 231 кешедә расланган. Расланган очраклар саны 177 меңнән артты. Русия бу сан белән Германия һәм Францияне узып дөньяда 5нче урынга чыкты. Эпидемия башыннан 1625 (+88) кеше үлгән, 23 803 (+2476) кеше савыккан.

😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 тагын 105 кешедә ачыкланган. Республикада коронавирус барлыгы 1415 кешедә расланган, шулардан 252 кеше савыккан (узган тәүлектә 68 кеше). Эпидемия башыннан барлыгы дүрт кеше үлде. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми.

😷 Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус 83 кешедә табылган, авыручылар саны 1243кә җитте, барлыгы 14 кеше үлде. 289 кеше савыккан.

😷 Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 755 меңнән арткан. 263 мең кеше үлгән, 1 миллион 245 мең кеше савыккан.

Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
#коронавирус
8 май хәбәрләре:

😷 Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 83 очрагы теркәлгән. Республикада хәзер 1498 кешедә COVID-19 расланган, 288 кеше савыккан (узган тәүлектә 44 кеше). Бу Русия штабы саннары.

😷 Татарстан штабы республикада коронавирустан тагын бер, бишенче кешенең үлеме турында хәбәр итте. 1938 елгы ир Түбән Кама районыннан. 1 май хастаханәгә китерелә, 4 май үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырыла. Ирнең моңа кадәр берничә авыруы, шул исәптән шикәр чире булган диелә.

😷 Башкортстанда коронавирусның яңа 89 очрагы расланган. Ресупбликада COVID-19 йоктырган авырулар саны 1332гә җитте. 397 кеше хастаханәләрдә ята, аларның 26сы авыр хәлдә.

😷 Русиядә тагын 10 699 кешедә коронавирус ачыкланган, 98 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле илдә барлыгы 188 мең кеше яңа төр вирус йоктырган, 1723 авыру үлгән.

😷 Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 846 меңнән арткан. 269 мең кеше үлгән, 1 миллион 285 мең кеше сәламәтләнгән.

😷 Иң күп яңа авыручылар булган илләр (6 май өчен хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (22,2 мең), Бразилия (11,4 мең), Русия (10,5 мең), Британия (6,1 мең), Франция (3,6 мең).

Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
#сугыш_балалары
"Әтигә китәр вакыт җиткәч, мине кочаклады да: "Улым, бабаң яшәр, мин генә кайта алмам" диде дә елап җибәрде"

Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа 5 яшь була. Әтисе сугышка киткәч, авылдан авылга ялангач хәер эстәп йөрергә туры килә. Зәйнәхетдин абый бу елларны күз яшьләре белән искә ала. https://bit.ly/2WGLpgc
Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясендә фән һәм проектлар фестивале узды. Пандемия аркасында ул онлайнга күчте. Азатлык татар теле өчен җан аткан мәктәп укучылары белән аларның проектлары турында сөйләште. https://bit.ly/35GESq0
#халык_сүзе
Урыс халкының йөрәге яңа яуларга алгысына. Безнең татар да шуңа ияргән, бичара. Мин тып-тын гына бабамны искә төшереп утырам. 9 май минем өчен тагын бер кат Хәтерне барлау көне, ди шагыйрь, публицист Ркаил Зәйдулла. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез. https://bit.ly/3clcbl4
#коронавирус
11 май хәбәрләре:

😷 Дөньяда авыручылар саны 4 миллион 102 меңнән арткан. 282 мең кеше үлгән, 1 миллион 411 мең кеше савыккан.
Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 329 мең), Испания (224 мең), Британия (220 мең), Италия (219 мең), Русия (209 мең).

😷 12 майдан Татарстанда урамга чыгу өчен СМС аша рөхсәт алу кирәк булмаячак. Шул ук вакытта урамда өстәмә чикләүләр гамәлгә керәчәк. Җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында битлексез, бармакчаларсыз йөрү тыелачак.

😷 Бүген Русия президенты "ял көннәре"н озайту турында киңәшмә үткәрәчәк дип көтелә. Анда алдагы көннәрдә илдә нинди тәртип булачагы хәл ителәчәк. 12 майдан төбәкләрдә изоляциядән әкренләп чыгу башланачак, дип көтелә.

😷 2020 елда Канн кинофестивале үтмәячәк. Франциядә гадәттән тыш хәл режимын 10 июльгә кадәр озайттылар. Фестивальне көзен дә үткәрү авыр булачак, ди оештыручылар. Чараны виртуаль үткәрү фикереннән дә оештыручылар баш тарткан.

Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
#коронавирус
Татарстанда коронавирустан алтынчы кешенең үлеме турында хәбәр ителә. 1950 елгы Алабуга районы кешесе, 13 апрельдән Тукай районы үзәк хастаханәсендә яткан, 30 апрельдә Чаллының 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә күчерелгән, үпкә җилләтү җайланмасына тоташтырылган. 9 майда пациент COVID-19 китереп чыгарган ике яклы үпкә шешүеннән үлгән диелә.

Узган тәүлектә республикада тагын 90 кешедә COVID-19 расланган. https://www.azatliq.org/a/30605314.html
❗️Табиб Наил Саматов коронавирусны эшендә бер авырудан йоктырган диелә. Ул Covid-19 диагнозы расланган һәм соңрак шуннан үлгән авыру янында булып кайта. Саклану чараларыннан анда бары тик битлек һәм бармакчалар гына була.

Апрель урталарында Саматов авырып өендә кала. Бер атна дәвамында температурасы 41 градус тирәсе саклана. Антибиотиклар ярдәм итми. Ике атна Егорьевски хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш ята, хәле яхшырмагач, аны Мәскәүгә илтәләр, ләкин анда да алып кала алмыйлар.

Наилне җирләүгә акчаны хезмәттәшләре җыя. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. https://www.azatliq.org/a/30604344.html
❗️12 майдан Татарстанда урамга чыгу өчен рөхсәт алу системы, эш урыныннан белешмәләр гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта хөкүмәт "үзизоляция" тәртибен катгый рәвештә сакларга киңәш итә.

"Битлекләр, бармакчалар, социаль дистанция – алдагы вакытка безнең аерылгысыз атрибутлар", диде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. https://www.azatliq.org/a/30605308.html
Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның урыныннан китүен таләп иткән җыен турында игълан ялган булып чыкты. Әмма белгечләр бу ялгыш килеп чыккан әйбер түгел, ә алдан уйланган гамәл дип саный. Азатлык шушы мәсьәләне тикшерде. https://www.azatliq.org/a/30605169.html
⚡️Путин коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән "ял көннәре"нең 12 майга тәмамлануын белдерде.

Шул ук вакытта ул чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын диде. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган, диде ул. https://www.azatliq.org/a/30605895.html
#коронавирус
12 май хәбәрләре:

😷 Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 177 меңнән арткан. Авырудан 286 мең кеше үлгән, 1 миллион 456 мең кеше савыккан.

😷 Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 347 мең), Испания (227 мең), Британия (224 мең), Русия (221 мең), Италия (219 мең).

😷 Татарстанда бүгеннән урамга чыгу өчен рөхсәт алырга кирәкми. Хөкүмәт Татарстан "үзизоляция" тәртибеннән чыга башлый дип белдерде, ләкин кайбер чикләүләр саклана. Бүгеннән урамга чыгучыларга битлек кию – мәҗбүри.

😷 Русиядә 12 майдан "ял көннәре" режимы тәмамлана. Чикләүләр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә саклана. Шул ук вакытта ил башлыгы чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын әйтте. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган.

😷 12 май иртәсендә Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыккан, 5 кеше һәлак булган. Янгын коронавирустан дәваланучылар булган катта чыккан, аның ихтимал сәбәбе дип үпкә җилләтү җиһазын атыйлар.

Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
😷 Коронавирустан Башкортстанда тагын бер үлем.
😷 Татарстанда вирус тагын 71 кешедә табылган.
😷 Башкортстанга Якутиядән кайтарылган вахтачыларның унысында COVID-19 расланган.
🎭 Татар дөьясында бүген нинди онлайн тамашалар көтелә?

Болар барысы да Азатлыкның Җанлы блогында. Күзәтеп барыгыз!
https://www.azatliq.org/a/coronavirus/30488043.html
Башкортстанда тагын җиде хастаханә карантинга ябылды:

Караидел, Тәтешле, Красноусольскида үзәк район хастаханәләре, Кушнарен районы хастаханәсенең хирургия бүлеге, Ишембай үзәк хастаханәсендә хирургия һәм терапия бүлекләре, республика туберкулезга каршы хастаханәнең Ишембайдагы филиалы һәм Стәрлетамак шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган.

Шул үк вакытта 12 майдан Уфадагы РКБ элеккеге эш тәртибенә кайта. https://www.azatliq.org/a/30607732.html
Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның Татарстанда 87, Башкортстанда 49 яңа очрагы теркәлгән. Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 240 меңгә җитте. https://www.azatliq.org/a/30609403.html
Башка илләрдән аермалы буларак, Беларуста карантин кертелмәде. Хакимият коронавирус эпидемиясен танымый. Илдә бернинди чикләүләр юк. Хәтта Җиңү көнендә парад оештырылды. Азатлык Минскида яшәүче Гөлсинә Шәрипова белән илдәге вазгыять турында сөйләште. https://bit.ly/2Ap6XGS
#махсус_репортаж
Татарстанның Теләче һәм Саба районнары, авыл тормышы белән яшәүче башка районнар белән чагыштырганда, коронавирус йоктыручылар саны күп булуы белән аерылып тора. Рәсми саннарга караганда, 13 майга Теләче районында коронавирус йоктыруның 29, Саба районында 26 очрагы теркәлгән. Йогышлы чир белән авыручылар кечкенә авылларда да бар.

Азатлык Теләче һәм Саба авылларында изоляция тормышын күзәтте. https://bit.ly/2T36kJr