#коронавирус_һәм_бизнес
Татарстан эшмәкәре Чыңгыз Мусинның электр өчен 5 мең сум бурычы җыелган, түләмәсәң электрны өзәбез дип кисәткәннәр. Мусинның хәзер хәле мөшкел, ярдәм сорап президентка мөрәҗәгать иткән, әмма бер җавап та алмаган. Азатлык эшкуар белән сөйләште. https://bit.ly/3b0ziA1

Азатлык Радиосы
Татарстан эшмәкәре: "Хакимият авыр чорда ярдәм итәсе урынга аяк чала"
Татарстан эшмәкәре Чыңгыз Мусинның электр өчен 5 мең сум бурычы сәбәпле электрын өзү белән кисәткәннәр. Коронавирус чорында эшмәкәрләргә бернинди ярдәм күрсәтелми, киресенчә аяк чалына ди ул. Мусин ярдәм сорап социаль челтәрдә республика президентына мөрәҗәгать…
Татарстанның эчке туризмына изоляция ни дәрәҗәдә зыян салачак? Туристик ширкәтләр, экскурсия оештыручылар нәрсә уйлый? Азатлык бу өлкәдә эшләүчеләр белән аралашты. https://bit.ly/2YqQTOG
Азатлык Радиосы
"Май бәйрәмнәре эчке туризм өчен керемле чор иде"
Изоляция тәртибе туризм тармагын тар-мар итте. Май бәйрәмнәрендә акча эшләргә күнеккән туристик ширкәтләр чаң суга, ә гидлар һөнәрләрен алыштырырга җыена.
The account of the user that owns this channel has been inactive for the last 5 months. If it remains inactive in the next 27 days, that account will self-destruct and this channel will no longer have an owner.
#коронавирус
4 май хәбәрләре:
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 86 кешегә куелган, авырулар саны 1117гә җитте. Шулай ук өченче үлем очрагы турында хәбәр ителде 1944 елгы Казан кешесе кичә РКБда үлгән. Ул хастаханәгә 26 апрель китерелгән, үпкәләре сәламәт булмаган, йөрәк-кан тамыр системы авырулары булган, астма белән авырган.
😷 Бүген Казанда Германиядән кайтачак Русия туристларын көтәләр. Алар барысы да 2 атналык карантин үтәчәк. 3 май исә "Ливадия" шифаханәсендә Пхукеттан килгән 16 кеше урнаштырылды. 5 май көнне Татарстанга Төркия һәм Гоадан кайткан туристларның ике атналык карантины тәмамланачак, коронавируска тест барысында да тискәре булып чыкты.
😷 Башкортстанда коронавирус тагын 80 кешедә теркәлгән, авыручылар саны 1102 булган.
😷 Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3,5 миллионнан арткан. Авырудан барлыгы 247 мең кеше үлгән, 1 миллион 127 мең кеше савыккан.
😷 4 майдан кайбер илләр чикләүләрне йомшарта башларга җыена. Сербиядә кафе-рестораннар, җәмәгать транспорты эшли башлый. Испаниядә китап кибетләре, чәчтарашханәләр, ризыкны кешеләргә китергән кафе-рестораннар ачыла. Италиядә сәнәгать һәм төзелеш эшләре торгызыла, җирле хакимиятләр паркларны ача ала.
😷 Русиядә коронавирус сәбәпле кертелгән "үзизоляция"дә хәмер эчү 2–3%-ка арткан. Моның хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән.
😷 АКШ президенты Дональд Трамп COVID-19дан вакцина бу ел азагына кадәр барлыкка киләчәк дип саный. Шул ук вакытта вакцинаны нинди ил ясаячагы аңа мөһим түгел, диде президент.
😷 Associated Press: Кытай хакимияте коронавирус белән авыручылар санын һәм аның никадәр йогышлы булуын кирәкле дарулар запасын ясау өчен яшергән. Моның хакта илнең эчке иминлек министрлыгының хисабында әйтелә, Associated Press әлеге хисап белән танышкан.
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19

Азатлык Радиосы :: Коронавирус
Дөньяда таралучы COVID-19 вирусы турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр
Дүшәмбе дөнья базарында нефть бәясенең янә төшүе күзәтелә. Бюджетының зур өлеше нефть кеременә нигезләнгән Русиягә, аның икътисадына, халык тормышына бу нинди йогынты ясаячак?
Шул хакта Мәскәү Югары икътисад мәктәбенең фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты Марсель Салихов белән сөйләштек. https://bit.ly/3di0KL5

Марсель Салихов: "Русиядә быел икътисади төшенкелек көтелә"
Коронавирус пандемиясе аркасында дөньяда нефтькә ихтыяҗ кими. ОПЕК илләре кара алтын чыгаруны киметергә килеште. Килешү май башыннан гамәлгә керде. Бу килешүгә катнашырга теләмәгән Русия ахыр чиктә кушылырга мәҗбүр булды.
#коронавирус
5 май хәбәрләре:
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 тагын 91 кешедә ачыкланган, авырулар саны 1208гә җитте. Яңа авыруларның 52се Казанда, тугыз очрак Чаллыда, Биектау, Тукай һәм Арча районнарында дүртәр авыру.
😷 Башкортстанда 34 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1136 кешедә расланган, шулардан 255 кеше савыккан. Барлыгы 14 кеше үлгән.
😷 Русиядә узган тәүлектә тагын 10 102 кешедә коронавирус расланган, 95 кеше үлгән. 5 майга Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны - 155 370 кеше, вирус 1451 кешенең гомерен өзгән. 19 865 кеше савыккан.
😷 Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3 миллион 582 меңнән арткан. 251 мең кеше үлгән, 1 миллион 165 мең кеше сәламәтләнгән.
😷 Иң күп авыручы илләр: АКШ (1,18 миллион кеше), Испания (218 мең), Италия (211 мең), Британия (191 мең), Франция (169 мең), Германия (166 мең), Русия (145 мең), Төркия (127 мең), Бразилия (108 мең).
😷 Бүген АКШтан Русиягә 300 туристлы рейс кайта. Лос-Анджелес — Петербур — Мәскәү очышында татарстанлылар да бар.
😷 Калининград өлкәсендә коронавирус тарала башлагач, 350ләп медицина хезмәткәре эшләүдән баш тарткан. "Алар, рәхмәт, әлегә эшләмибез, диделәр. Үз сәбәпләре бар, безнең аларны хөкем итәргә хакыбыз юк", диде төбәкнең Сәламәтлек саклау министры.
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
5 май хәбәрләре:
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 тагын 91 кешедә ачыкланган, авырулар саны 1208гә җитте. Яңа авыруларның 52се Казанда, тугыз очрак Чаллыда, Биектау, Тукай һәм Арча районнарында дүртәр авыру.
😷 Башкортстанда 34 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1136 кешедә расланган, шулардан 255 кеше савыккан. Барлыгы 14 кеше үлгән.
😷 Русиядә узган тәүлектә тагын 10 102 кешедә коронавирус расланган, 95 кеше үлгән. 5 майга Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны - 155 370 кеше, вирус 1451 кешенең гомерен өзгән. 19 865 кеше савыккан.
😷 Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3 миллион 582 меңнән арткан. 251 мең кеше үлгән, 1 миллион 165 мең кеше сәламәтләнгән.
😷 Иң күп авыручы илләр: АКШ (1,18 миллион кеше), Испания (218 мең), Италия (211 мең), Британия (191 мең), Франция (169 мең), Германия (166 мең), Русия (145 мең), Төркия (127 мең), Бразилия (108 мең).
😷 Бүген АКШтан Русиягә 300 туристлы рейс кайта. Лос-Анджелес — Петербур — Мәскәү очышында татарстанлылар да бар.
😷 Калининград өлкәсендә коронавирус тарала башлагач, 350ләп медицина хезмәткәре эшләүдән баш тарткан. "Алар, рәхмәт, әлегә эшләмибез, диделәр. Үз сәбәпләре бар, безнең аларны хөкем итәргә хакыбыз юк", диде төбәкнең Сәламәтлек саклау министры.
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы :: Коронавирус
Дөньяда таралучы COVID-19 вирусы турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр
"Актанышта TEDx конференциясен татарча оештыру өчен лицензия алдык"Пандемия аркасында онлайн уыткуга күчкән Актаныш гимназиясе бу көннәрдә эшчәнлеген тагы да арттырган. Проектлар форматына күчкәннәр. Дөньякүләм танылган TED хәрәкәтенә кушылганнар. Азатлык гимназиянең хәлләрен белеште. https://bit.ly/2W4BP7H
Азатлык Радиосы
Актаныш гимназиясе: онлайн укыту, TED Circles, проектлар форматы
Пандемия аркасында онлайн укытуга күчкән Актаныш гимназиясе бу көннәрдә эшчәнлеген тагы да арттырган. Проектлар форматына күчкәннәр. Дөньякүләм танылган TED хәрәкәтенә кушылганнар. Азатлык гимназиянең хәлләрен белеште.
#коронавирус
Татарстан изоляциядән чыгу планын әзерләгән. Ул Мәскәүгә юлланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде.
"Чикләүләрне киметү 10-11 майда булачак эпидемиологик вазгыятьтән тора. Соңгы биш көндә яңа йоктыручылар саны үсеше 7-8 процент тәшкил итә. Бу үсеш чикләүләрне киметергә мөмкинлек бирми" дигән ул. https://bit.ly/2Wt3zC9

Татарстан изоляциядән чыгу планына Мәскәүдән җавап көтә
Изоляциядән чыгу 10-11 майда булачак эпидемиологик вәзгыятьтән тора. Ләкин коронавирусны йоктыручылар саны үсеше 5-7 процент булганда чикләүләрне киметмәячәкләр
#коронавирус
6 май хәбәрләре:
😷 Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгәне хәбәр ителде. Ул 1969 елгы Чаллы кешесе. 21 апрельдә ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә “коронавируслы үпкә шешүе” диагнозы белән китерелгән. 25 апрельдән үпкәне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. 5 майда авыруның гомере өзелгән.
😷 Республикада узган тәүлектә коронавирус 102 кешедә ачыкланган, COVID-19 барлыгы 1310 кешедә расланган, 184е савыккан. Яңа вирустан барлыгы дүрт кеше үлүе турында рәсми әйтелде.
😷 Башкортстанда тәүлек эчендә коронавируслы авырулар саны 24гә арткан. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Узган айда республикада 14 кеше үлгән иде. COVID-19 барлыгы 1160 кешедә расланган, 259ы савыккан.
😷 Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 10 559 кешедә расланган, 86 кеше үлгән. COVID-19 барлыгы 165 929 кешедә ачыкланган, 1537 кеше үлгән, 21 327 кеше савыккан.
😷 Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 664 меңнән арткан. 257 мең кеше үлгән, 1 миллион 199 мең кеше сәламәтләнгән.
😷 Иң күп яңа авыручылар булган илләр (4 майда хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (23,3 мең), Русия (10,5 мең), Бразилия (4 мең), Британия (3,9 мең), Һиндстан (3,9 мең).
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
6 май хәбәрләре:
😷 Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгәне хәбәр ителде. Ул 1969 елгы Чаллы кешесе. 21 апрельдә ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә “коронавируслы үпкә шешүе” диагнозы белән китерелгән. 25 апрельдән үпкәне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. 5 майда авыруның гомере өзелгән.
😷 Республикада узган тәүлектә коронавирус 102 кешедә ачыкланган, COVID-19 барлыгы 1310 кешедә расланган, 184е савыккан. Яңа вирустан барлыгы дүрт кеше үлүе турында рәсми әйтелде.
😷 Башкортстанда тәүлек эчендә коронавируслы авырулар саны 24гә арткан. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Узган айда республикада 14 кеше үлгән иде. COVID-19 барлыгы 1160 кешедә расланган, 259ы савыккан.
😷 Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 10 559 кешедә расланган, 86 кеше үлгән. COVID-19 барлыгы 165 929 кешедә ачыкланган, 1537 кеше үлгән, 21 327 кеше савыккан.
😷 Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 664 меңнән арткан. 257 мең кеше үлгән, 1 миллион 199 мең кеше сәламәтләнгән.
😷 Иң күп яңа авыручылар булган илләр (4 майда хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (23,3 мең), Русия (10,5 мең), Бразилия (4 мең), Британия (3,9 мең), Һиндстан (3,9 мең).
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы :: Коронавирус
Дөньяда таралучы COVID-19 вирусы турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр
#коронавирус
6 майга Русиядә коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 165 меңнән артты (бу сан белән Русия дөньяда 7нче урынга чыкты). Шуларның 100 меңнән артыгы Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә. Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 1500дән артты, шуларның 1000нән артыгы — Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә.
Хакимиятләр бу афәткә каршы көрәшкә төрле көчләр җәлеп итәргә тырыша. Русиянең сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыклары медицина студентларын коронавирус белән эш итүче хастаханәләргә практикага җибәрү турында уртак фәрман чыгарды. Азатлык шул хакта Мәскәүдәге Сеченов университеты студенты белән сөйләште. https://bit.ly/2YDFVW9

Русия коронавируска каршы көрәшкә медицина студентларын җибәрә
Русиянең сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыклары медицина студентларын коронавирус белән эш итүче хастаханәләргә практикага җибәрү турында уртак фәрман чыгарды. Азатлык шул хакта Мәскәүдәге Сеченов университеты студенты белән сөйләште.
"Коронавируслылар да, башкалар да бүлмәдә уникешәр кеше яшибез"Якутиядәге Чаянда ятмасында газ үткәргече төзегәндә коронавирус йоктырып өенә кайта алмый ятучы Башкортстан кешесе белән сөйләштек. https://https://bit.ly/2SDxzKv
Азатлык Радиосы
Чаянда вахтачысы: "Коронавируслылар да, башкалар да бүлмәдә уникешәр кеше яшибез"
Чаянда ятмасыннан Кытайга газ кудыру өчен "Себер көче" үткәргечен төзегәндә коронавирус йоктырып гаиләсе янына кайта алмый ятучы Башкортстан кешесе белән сөйләштек.
#коронавирус
7 май хәбәрләре:
‼️ Русиядә узган тәүлектә коронавирус 11 231 кешедә расланган. Расланган очраклар саны 177 меңнән артты. Русия бу сан белән Германия һәм Францияне узып дөньяда 5нче урынга чыкты. Эпидемия башыннан 1625 (+88) кеше үлгән, 23 803 (+2476) кеше савыккан.
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 тагын 105 кешедә ачыкланган. Республикада коронавирус барлыгы 1415 кешедә расланган, шулардан 252 кеше савыккан (узган тәүлектә 68 кеше). Эпидемия башыннан барлыгы дүрт кеше үлде. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми.
😷 Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус 83 кешедә табылган, авыручылар саны 1243кә җитте, барлыгы 14 кеше үлде. 289 кеше савыккан.
😷 Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 755 меңнән арткан. 263 мең кеше үлгән, 1 миллион 245 мең кеше савыккан.
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
7 май хәбәрләре:
‼️ Русиядә узган тәүлектә коронавирус 11 231 кешедә расланган. Расланган очраклар саны 177 меңнән артты. Русия бу сан белән Германия һәм Францияне узып дөньяда 5нче урынга чыкты. Эпидемия башыннан 1625 (+88) кеше үлгән, 23 803 (+2476) кеше савыккан.
😷 Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 тагын 105 кешедә ачыкланган. Республикада коронавирус барлыгы 1415 кешедә расланган, шулардан 252 кеше савыккан (узган тәүлектә 68 кеше). Эпидемия башыннан барлыгы дүрт кеше үлде. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми.
😷 Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус 83 кешедә табылган, авыручылар саны 1243кә җитте, барлыгы 14 кеше үлде. 289 кеше савыккан.
😷 Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 755 меңнән арткан. 263 мең кеше үлгән, 1 миллион 245 мең кеше савыккан.
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы :: Коронавирус
Дөньяда таралучы COVID-19 вирусы турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр
#коронавирус
8 май хәбәрләре:
😷 Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 83 очрагы теркәлгән. Республикада хәзер 1498 кешедә COVID-19 расланган, 288 кеше савыккан (узган тәүлектә 44 кеше). Бу Русия штабы саннары.
😷 Татарстан штабы республикада коронавирустан тагын бер, бишенче кешенең үлеме турында хәбәр итте. 1938 елгы ир Түбән Кама районыннан. 1 май хастаханәгә китерелә, 4 май үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырыла. Ирнең моңа кадәр берничә авыруы, шул исәптән шикәр чире булган диелә.
😷 Башкортстанда коронавирусның яңа 89 очрагы расланган. Ресупбликада COVID-19 йоктырган авырулар саны 1332гә җитте. 397 кеше хастаханәләрдә ята, аларның 26сы авыр хәлдә.
😷 Русиядә тагын 10 699 кешедә коронавирус ачыкланган, 98 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле илдә барлыгы 188 мең кеше яңа төр вирус йоктырган, 1723 авыру үлгән.
😷 Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 846 меңнән арткан. 269 мең кеше үлгән, 1 миллион 285 мең кеше сәламәтләнгән.
😷 Иң күп яңа авыручылар булган илләр (6 май өчен хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (22,2 мең), Бразилия (11,4 мең), Русия (10,5 мең), Британия (6,1 мең), Франция (3,6 мең).

#сугыш_балалары
"Әтигә китәр вакыт җиткәч, мине кочаклады да: "Улым, бабаң яшәр, мин генә кайта алмам" диде дә елап җибәрде"Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа 5 яшь була. Әтисе сугышка киткәч, авылдан авылга ялангач хәер эстәп йөрергә туры килә. Зәйнәхетдин абый бу елларны күз яшьләре белән искә ала. https://bit.ly/2WGLpgc
Азатлык Радиосы
Зәйнәхетдин Хәйретдинов: "Сугыш елларында хәер сорап йөрдем"
Икенче дөнья сугышы афәтен башыннан кичергән кешеләр саны кими. Сугышка аталарын, абыйларын озаткан балалар да картаеп арабыздан китеп бара. "Сугыш балалары" проектында Азатлык 1941-45 елларда Идел-Урал төбәгендә тылдагы тормыш, сугыш башлану һәм тәмамлану…
Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясендә фән һәм проектлар фестивале узды. Пандемия аркасында ул онлайнга күчте. Азатлык татар теле өчен җан аткан мәктәп укучылары белән аларның проектлары турында сөйләште. https://bit.ly/35GESq0
Азатлык Радиосы
Актаныш укучылары татарча проектларын тәкъдим итте
Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясендә фән һәм проектлар фестивале узды. Пандемия аркасында ул онлайнга күчте. Азатлык татар теле өчен җан аткан мәктәп укучылары белән аларның проектлары турында сөйләште.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге Икенче дөнья сугышында җиңү көне алдыннан "георги" тасмасы урынына татар тасмасын тагарга чакырып, аны теләгән кешегә почта аша бушлай җибәрү акциясен оештырды. https://bit.ly/2WFeJDV
Азатлык Радиосы
"Азатлык" берлеге Җиңү көнен татар тасмасын тагып бәйрәм итәргә чакыра
"Азатлык" татар яшьләре берлеге Икенче дөнья сугышының Европада тәмамлану көнендә "георгий тасмасы" урынына татар тасмасын тагарга чакырды. Берлек шулай ук Татарстан суверенитетының 30 еллыгы алдыннан аны теләгән кешегә почта аша бушлай җибәрү акциясен башлады.
❗️Русиядә коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 200 меңнән арткан. Бүген +11 мең. https://bit.ly/35M8jH5
Азатлык Радиосы
Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 200 меңнән арткан
Бу хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә. Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 11 012 очрагы теркәлгән диелә.
#халык_сүзе
Урыс халкының йөрәге яңа яуларга алгысына. Безнең татар да шуңа ияргән, бичара. Мин тып-тын гына бабамны искә төшереп утырам. 9 май минем өчен тагын бер кат Хәтерне барлау көне, ди шагыйрь, публицист Ркаил Зәйдулла. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез. https://bit.ly/3clcbl4

Ркаил Зәйдулла: Төтен сукты битемә
Урыс халкының йөрәге яңа яуларга алгысына. Безнең татар да шуңа ияргән, бичара. Мин тып-тын гына бабамны искә төшереп утырам. 9 май минем өчен тагын бер кат Хәтерне барлау көне, ди шагыйрь, публицист Ркаил Зәйдулла. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез.
#коронавирус
11 май хәбәрләре:
😷 Дөньяда авыручылар саны 4 миллион 102 меңнән арткан. 282 мең кеше үлгән, 1 миллион 411 мең кеше савыккан.
Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 329 мең), Испания (224 мең), Британия (220 мең), Италия (219 мең), Русия (209 мең).
😷 12 майдан Татарстанда урамга чыгу өчен СМС аша рөхсәт алу кирәк булмаячак. Шул ук вакытта урамда өстәмә чикләүләр гамәлгә керәчәк. Җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында битлексез, бармакчаларсыз йөрү тыелачак.
😷 Бүген Русия президенты "ял көннәре"н озайту турында киңәшмә үткәрәчәк дип көтелә. Анда алдагы көннәрдә илдә нинди тәртип булачагы хәл ителәчәк. 12 майдан төбәкләрдә изоляциядән әкренләп чыгу башланачак, дип көтелә.
😷 2020 елда Канн кинофестивале үтмәячәк. Франциядә гадәттән тыш хәл режимын 10 июльгә кадәр озайттылар. Фестивальне көзен дә үткәрү авыр булачак, ди оештыручылар. Чараны виртуаль үткәрү фикереннән дә оештыручылар баш тарткан.
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
11 май хәбәрләре:
😷 Дөньяда авыручылар саны 4 миллион 102 меңнән арткан. 282 мең кеше үлгән, 1 миллион 411 мең кеше савыккан.
Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 329 мең), Испания (224 мең), Британия (220 мең), Италия (219 мең), Русия (209 мең).
😷 12 майдан Татарстанда урамга чыгу өчен СМС аша рөхсәт алу кирәк булмаячак. Шул ук вакытта урамда өстәмә чикләүләр гамәлгә керәчәк. Җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында битлексез, бармакчаларсыз йөрү тыелачак.
😷 Бүген Русия президенты "ял көннәре"н озайту турында киңәшмә үткәрәчәк дип көтелә. Анда алдагы көннәрдә илдә нинди тәртип булачагы хәл ителәчәк. 12 майдан төбәкләрдә изоляциядән әкренләп чыгу башланачак, дип көтелә.
😷 2020 елда Канн кинофестивале үтмәячәк. Франциядә гадәттән тыш хәл режимын 10 июльгә кадәр озайттылар. Фестивальне көзен дә үткәрү авыр булачак, ди оештыручылар. Чараны виртуаль үткәрү фикереннән дә оештыручылар баш тарткан.
Актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр: Azatliq.org/Covid-19
Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы :: Коронавирус
Дөньяда таралучы COVID-19 вирусы турында актуаль хәбәрләр, файдалы киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр
#коронавирус
Татарстанда коронавирустан алтынчы кешенең үлеме турында хәбәр ителә. 1950 елгы Алабуга районы кешесе, 13 апрельдән Тукай районы үзәк хастаханәсендә яткан, 30 апрельдә Чаллының 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә күчерелгән, үпкә җилләтү җайланмасына тоташтырылган. 9 майда пациент COVID-19 китереп чыгарган ике яклы үпкә шешүеннән үлгән диелә.
Узган тәүлектә республикада тагын 90 кешедә COVID-19 расланган. https://www.azatliq.org/a/30605314.html

Татарстанда коронавирустан алтынчы кешенең үлүе хәбәр ителә
Узган тәүлектә республикада тагын 90 кешедә COVID-19 расланган.
❗️Табиб Наил Саматов коронавирусны эшендә бер авырудан йоктырган диелә. Ул Covid-19 диагнозы расланган һәм соңрак шуннан үлгән авыру янында булып кайта. Саклану чараларыннан анда бары тик битлек һәм бармакчалар гына була.
Апрель урталарында Саматов авырып өендә кала. Бер атна дәвамында температурасы 41 градус тирәсе саклана. Антибиотиклар ярдәм итми. Ике атна Егорьевски хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш ята, хәле яхшырмагач, аны Мәскәүгә илтәләр, ләкин анда да алып кала алмыйлар.
Наилне җирләүгә акчаны хезмәттәшләре җыя. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. https://www.azatliq.org/a/30604344.html

Мәскәүдә коронавирустан Уфа табибы Наил Саматов вафат булган
28 яшьлек Наил Саматов үлеме турында мәгълүмат 6 май көнне Мәскәү өлкәсендәге Егорьевски үзәк хастаханәсе социаль челтәре битендә барлыкка килә.