Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа мәхкәмә эше башлана Аңа карата чыгарылган хөкем карары моңа кадәр гамәлдән чыгарылган иде. Бүген, 22 декабрьдә Башкортстанның Кырмаскалы районара мәхкәмәсендә "Кырмаскалы эше" фигуранты…
«Кырмыскалы эше»нең соңгы гаепләнүче иреккә чыккан
30 гыйнварда, Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе «Кырмыскалы эше» фигуранты Марат Шәрәфетдиновка яңа хөкем карарын игълан итте.
Idel.Реалии белдерүенчә, мәхкәмә аны «кешенең милләте нигезендә хулиганлык кылуга әзерләнү»дә гаепле дип танып, өч ел өч айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Шәрәфетдинов бу мөддәтне инде СИЗОда тотылу чорында фактик рәвештә тутырганлыктан, аны мәхкәмә залыннан ук сак астыннан азат иткәннәр.
2024 елның 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активистны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.
Ләкин 2025 елның 24 апрелендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу хөкем карарын гамәлдән чыгарды. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында "гаепләү хөкеме прокурорга кире кайтару белән гамәлдән чыгарылды" дип күрсәтелде. Моның нигезе итеп "җинаять-процессуаль канунны җитди бозу" аталды.
Яңа эә мәхкәмәгә быел декабрьдә кертелгән. Анда активистны милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләү гаепләве генә белдерелә. "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру" гаепләве төшеп калган.
Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.
Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар.
Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.
Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде.

❤1
Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия һәм Британиядән иллегә якын кеше катнашты.
Очрашуда чит илләрдә яшәүче мөһаҗирләр – Кавказ халыклары вәкилләре һәм татар-башкортлар – Европада милли үзаңны саклау, мөһаҗирләрнең хокукларын яклау, шулай ук читтә яшәгән хәлдә тарихи ватанның иреге өчен көрәшү мәсьәләләрен күтәрде.
Татарлардан сәясәт белгече Руслан Айсин, галим Дамир Абдулов, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов катнашты.
Бу чара турында тулырак 👉 безнең сәхифәдә укый аласыз.

🔥4❤1
Русиядә хакимият тарафлы "Беренчеләр хәрәкәте"нең («Движение первых») Татарстан бүлеге күчмә лагерен Дубайда уздырачак
Моның өчен Татарстан яшьләр министрлыгы аша бюджеттан тыш чыганаклардан 12 миллион сум тотылачак.
"Бизнес Онлайн" язуынча, Гарәп Әмирлекләренә лагерьга көз көнне 80 үсмер барачак. Әлеге яшьләрне министрлык ачык бәйге нәтиҗәсендә сайлап алачак диелә.
"Беренчеләр хәрәкәте"ндә басмага аңлатуларынча, Дубайда узучы сменаның төп бурычы — социаль яктан актив һәм патриотик тормыш позициясенә ия булган яшьләргә ярдәм итү, шулай ук ике ил яшьләре арасында элемтәләрне арттыру, Татарстан һәм Русия мәдәнияте белән кызыксындыру.
"Беренчеләр хәрәкәте" узган елны 100 укучыны Малайзиягә лагерьга җыйган иде. Әлеге сәфәр 20 миллион сумга төшкән дип яза Бизнес Онлайн. Акчалар республиканың Яшь дипломатия академиясе аша бүленгән.
▪️2022 елның 6 июлендә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Декабрь аенда "Беренчеләр хәрәкәте" оешты. Татарстанда аның бүлеген элекке яшьләр министры Тимур Сөләйманов җитәкли.
@azatliqradiosi

1 февраль Халыкара хиҗап көне билгеләнә.
Аның төп максаты — мөслимәләр өчен хиҗапның, яулыкның әһәмиятен аңлату, җәмгыятьтәге стереотипларны җимерү. Бу көн мөслимәләрнең яулык бәйләп йөрү хокукын яклау нияте белән гамәлгә куелган.
Азатлык Радиосы Татарстаннан чит илгә күченгән берничә яулыклы мөслимә белән сөйләшеп, башка илләрдә хиҗапка карата мөнәсәбәт, җәмгыятьнең кабул итүе һәм мөслимәләрнең үзләрен ничек хис итүе турында фикерләрен белеште.
Гөлнара (исеме үзгәртелде) тумышы белән Татарстаннан, инде биш ел тирәсе Чехиядә яши.
"Урамда кешеләрнең миңа сәерсенеп карауларын сизә идем. Хәзер дә андый карашлар очрый, әмма мин инде моңа игътибар итмим. Бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр хиҗапка ныграк карый. Бу, гадәттә, элекке Чехословакия чорында яшәгән буын вәкилләре.
Шуңа күрә эш эзләгәндә резюмема фотосурәтләр куймый идем. Ахыр чиктә мине лабораториягә эшкә алдылар. Җәй көне Татарстанга кайткач, анда да бер лабораториягә эш сорап бардым — мине алырга әзер иделәр, хиҗап турында бер сүз дә әйтмәделәр. Ләкин мин кире Чехиягә китәргә булдым", ди ул.
Әлфия (исеме үзгәртелде) хәзер гаиләсе белән АКШта яши. Ул Татарстандагы зур шәһәрләрнең берсеннән. Хиҗапны ул мәктәптә укыган елларында япкан.
"Мин хиҗапны 13–14 яшьләр тирәсендә яптым, бу 1998 елларга туры килә. Ул вакытта яулык бәйләүчеләр әле бик күп түгел иде. Мәктәптә мин бердәнбер яулыклы укучы булдым. Университетта да мин үзем генә хиҗаптан йөрдем. Әмма яулык аркасында беркайчан да җитди проблемнар булмады. Мәктәптә җыештыручыларның бүлмәләре бар иде, мин шунда кереп намаз укый идем. Университетта исә гардеробта эшләүче хатын-кызлар мине намаз укырга кертәләр иде. Кыскасы, бу яктан авырлыклар кичермәдем", ди ул.
Аның әйтүенчә, 1990 еллар ахырында җәмгыять хиҗаплы мөслимәләрне күрергә әле ияләшеп бетмәгән була, шуңа күрә кимсетеп сүз әйтүчеләр дә очраган.
— Авылга кайткач: "Безнең әби-бабайлар яулыкны болай бәйләмәгән, ник аны өчпочмаклап, косынка итеп кенә бәйләмисең?" — дип әйтәләр иде. Мин беркайчан да кеше сүзенә карап яшәмәдем. "Монашка" дип кычкырып калучылар да булды. Әтием дә минем яулыктан йөрүемә каршы иде, хәтта минем белән бергә чыгып йөрисе дә килми иде. Шуңа күрә хиҗап ябу миңа шактый авыр бирелде кебек, — дип искә ала ул.
АКШка күчкәч, Әлфия үзен күпкә иркенрәк хис итә башлаган.
— Миңа бик рәхәт булды. Беркем дә сәерсенеп карамый, бассейнга буркинида да кереп була, спорт белән дә иркен шөгыльләнергә мөмкин. Без башта кечкенә генә штатка килеп урнаштык, кешеләргә бераз сәер тоелса да, танышырга, сөйләшергә тырышалар иде. Университетта укыдым, соңрак анда математика фәненнән ассистент булып эшләдем, гамәли дәресләр алып бардым. Яулык аркасында бернинди проблем да булмады. Калифорниягә күчкәч исә, гомумән, хиҗапка игътибар итүче дә калмады.
Әмма Германиядә тәҗрибәсе башкача булган.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Хиҗап көне: Сайлау һәм сынау
1 февраль Халыкара хиҗап көне билгеләнә. Аның төп максаты – мөслимәләр өчен хиҗапның, яулыкның әһәмиятен аңлату, җәмгыятьтәге стереотипларны җимерү. Бу көн мөслимәләрнең яулык бәйләп йөрү хокукын яклау нияте белән гамәлгә куелган.
Азатлык радиосы Татарстаннан…
Азатлык радиосы Татарстаннан…
❤8
Бүген математик Азат Мифтаховның тоткарлануына җиде ел
Яшь кенә булуына карамастан, ул инде икенче тапкыр төрмәдә утыра. Мифтаховның тоткарлану тарихы болайрак:
2019 елның 1 февралендә Мәскәүдә, "Народная самооборона" анархист оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 12 кеше тоткарлана. Алар арасында Азат Мифтахов та була. Анархистларның "Народная самооборона" берлеге үзенең "Вконтакте" битендә тоткарланган анархистларны газаплаулары турында яза. Сүз уңаеннан, Мифтахов үзенең "Народная самооборона" оешмасында торуын инкарь итә, ә оешма үзе әгъзалары турында мәгълүмат бирми.
Тоткарланучыларның берсе – Даниил Галкин әйтүенчә, аны, кыйнап, "активист Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләр бирергә", федераль телеканалга "анархистларны тәнкыйтьләүче комментар бирергә" күндерәләр. Һәм камерага куәт оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәген әйттерәләр. Галкин сүзләренчә, Балашиха полиция бүлегендә ул ФСБ хезмәткәрләренең "инде кеше кыяфәте калмаган" Мифтаховка янауларын һәм кулларын каеруларын күргән һәм башка активистның акыруларын ишеткән. "Народная самооборона" язуынча, тоткарланучыларның берсе "газаплаулардан качу өчен кан тамырларын кискән һәм ниндидер дарулар эчкән". Соңрак Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина тоткарлау вакытында Мифтаховны газаплаулары һәм аңа көчләү белән янаулары, вә аның, кыйнаулардан куркып, кулындагы кан тамырларын кисүе турында хәбәр итте.
Мифтаховтан башка барысы да шул ук көнне азат ителә, ә сак астында калдырылган Азатка Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә шартлаткыч әзерләп, газүткәргеч шартлатырга җыенуда гаеп белдерелә. Ул гаебен танудан баш тарта һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә. Ә теркәлү беркетмәләре 2 февральдә генә төзелә. Бу вакытта, аның кайда икәнлеген белә алмыйча, Түбән Камадан килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова, абыйсы Гадел Фәхриев, адвокаты Светлана Сидоркина, активистлар һәм хокук яклаучылар берничә көн төрле бүлекчәләрдән Азатны эзләп йөри.
Шартлаткыч әзерләве дәлилләнмәгәч, Мифтахов сак астыннан чыгарыла, әмма изолятордан чыгуга аны, кабат тоткарлап, Тикшерү комитетына алып китәләр – "террорчылык" маддәсе буенча гаебе расланмаган Мифтаховка "хулиганлык" маддәсе (Русия Җинаять кодексының 213нче маддәсенең икенче бүлеге) нигезендә яңа эш ачалар, хәзер инде ул Хорвинодагы "Бердәм Русия" офисын яндырырга җыенуда гаепләнә. Азат үзе дә, әлеге эштә гаепләрен таныган башка фигурантлар да Мифтаховның бу эш вакытында анда булуын инкарь итә. Әмма, гаепләрен таныган, шул ук вакытта сак астына алынмаган башка фигурантлардан аермалы буларак, бер Мифтахов кына ирегеннән мәхрүм ителә, башкаларга шартлы хөкем бирелә яки алар илдән качып өлгерә.
"Бердәм Русия" офисына ут төртүдә гаепләнгән Азат Мифтахов 2021 елның 18 гыйнварында алты елга хөкем ителә.
Җәза вакыты узгач, колониядән чыкканда аны кабат тоткарлыйлар. Болар хакында Азатлык Радиосы язды.
Азатка тагын колониядә бер ел да җиде ай утырасы калды.

Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра
Азатлык Радиосы Русиядәге сәяси тоткыннар турында даими язып бара. Бүген чыгышы белән Татарстаннан булган инде икенче тапкыр Русия төрмәсендә утыручы 31 яшьлек математик Азат Мифтаховка тукталабыз.
Соңгы атнада Азатның төрмәдәге тормышына бәйле берничә яңалык…

❤12
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2
Якшәмбе көнне Тәһран белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләр чираттагы тапкыр кискенләшкән шартларда, Иранның югары рухание, аятулла Али Хаменеи АКШ Иранга һөҗүм иткән очракта, бөтен төбәкне колачлаячак сугыш башланачак, дип белдерде.
Хаменеи шулай ук Иранның "сугыш башлау" иницаторы булмавын, башка дәүләтләргә беренче булып һөҗүм итмәвен әйтте, әмма һөҗүмгә һөҗүм белән җавап бирергә әзер булуын ассызыклады. Аның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аятулла якшәмбе көнне Ислам инкыйлабының 47 еллыгына багышланган чара уңаеннан җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашкан.
АКШ президенты Доналд Трамп моңа кадәр Якын Көнчыгышта хәрби-диңгез көчләрен арттырырга кушты һәм атом коралы мәсьәләсендә сөйләшүләрдә алга китеш булмаган очракта, яки Иран хакимияте протестларны кырыс рәвештә бастыруны дәвам итсә, Тәһранга һөҗүм ясау мөмкинлеген дә кире какмады.
Тулырак👉 монда укыгыз.

Хаменеи АКШ Иранга һөҗүм иткән очракта "төбәктә сугыш" белән янады
Хаменеи шулай ук Иранның "сугыш башлау" яклы булмавын әйтте.
❤3🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәренә украин дроны һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итә. Моннан тыш, өч күпкатлы йортта унлап фатирның тәрәзәләре ватылган.
🔸Якшәмбе кичендә Киевта 244 йорт җылысыз калган. Бу хакта шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр итте. Шимбә көнне Украина энергетика системасында килеп чыккан авариядән соң Киевның 3419 күпкатлы йортында җылылык өзелгән иде. Энергетиклар белдерүенчә, 2 февральдән башлап Киевта электр энергиясе график буенча биреләчәк.
🔸Казакъстан OpenAI белән эшләгән, Русия һәм Украина ватандашлыгы булган программистны депортацияләде. Русиягә кайтуга аны дәүләткә хыянәт эше нигезендә тоткарлаганнар. 25 яшьлек Александр Качкуркинны Казакъстаннан җибәрү өчен ике ялган административ беркетмә кулланылган, дип хәбәр итә «Беренче бүлек» хокук яклау проекты. Качкуркин Кырымда туган. 2014 елда ярымутрау аннексияләнгәч, ул Русия паспорты алырга мәҗбүр булган. Сәяси сәбәпләр аркасында Казакъстанга китеп, DevOps-инженер һәм IT өлкәсендә программист булып эшләгән, шул исәптән ChatGPT-ны булдырган OpenAI ширкәте белән дә хезмәттәшлек иткән. Программистка Украинага акча күчерүдә гаепләп, дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә эш ачканнар.
🔸Башкортстанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров истәлегенә актерлык җыры бәйгесе оештырылачак. Бу хакта Русия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителгән, дип яза 'Башинформ'. Бәйге быел ноябрь аена планлаштырылган.
🔸Ильяс Гафаров рәсми рәвештә «Татаркино» җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта ширкәтнең сәхифәсе хәбәр итә. Элекке җитәкче Миләүшә Айтуганова вазифасыннан узган елның октябрендә китте. «Татаркино» — Татарстанда кинематография үсеше өчен җаваплы төп дәүләт оешмасы. Ул кино җитештерү, фильмнар күрсәтү, фестивальләр, форумнар, иҗади очрашулар оештыру һәм Русия төбәкләре белән, шулай ук чит илләр белән мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү белән шөгыльләнә.

Мәхкәмә Пермь активисты Ирина Фәйзуллинаны ФБКка 2 100 сум күчергәне өчен 300 мең сум штрафка тартты
Гаепләү ягы активистка 550 мең сум штраф салуны сораган иде.
Бүген Березникида узган мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләүчесе Пермьдәге элекке Навальный штабы волонтеры, активист Ирина Фәйзуллинаны 300 мең сум штрафка тартты дип хәбәр итә Идел.Реалии. Хөкемдар Юлия Чупина активистны "экстремистик эшчәнлекне финанслауда", ягъни Коррупциягә каршы көрәш фондына (ФБК) акча күчерүдә гаепле дип тапты.
Карар үз көченә кергәнче Фәйзуллинага чит илгә чыгу тыела.
▪️Җирле хокук яклаучы Артем Фәйзуллинның хатыны Иринаны һәм шулай ук Пермьдәге Навальный штабының тагын бер элекке волонтеры Елена Гусеваны узган елның 27 августында Березникида “экстремистик эшчәнлекне финанслау” маддәсе нигезендә тоткарлаганнар иде. Гусевага ФБКка җиде тапкыр 500 сумнан күчергән, ә Фәйзуллина — җиде тапкыр 300 сум күчергән ди тикшерүчеләр.
Артем Фәйзуллин Ирина автоматик түләү куйгандыр һәм ФБК экстремистик дип танылганнан соң да аны сүндерергә оныткандыр яисә бу картаны бөтенләй кулланмый башлагандыр дип уйлый.
Алар Росфинмониторингның “террорчылар һәм экстремистлар” исемлегенә кертелгән. Иринага ире белән аралашу тыелды.
Ирина Фәйзуллина дөньяда калий ашламалары җитештерүче иң зур ширкәтләрнең берсе булган «Уралкалий» ширкәтендә әйләнә-тирә мохитне саклау белгече булып эшләгән. Аның ире Артем Фәйзуллин Русиядә Алексей Навальныйны ачыктан-ачык яклаган беренче полиция хезмәткәре буларак билгеле.
Idel.Реалии мәгълүматынча, Елена Гусева һәм Ирина Фәйзуллина ФБКка акча күчерүдә гаепләрен таныган. Узган атнада Гусеваны 300 мең сум штрафка хөкем иткәннәр, дәүләт гаепләүчесе исә аны дүрт ярым елга колониягә җибәрүне сораган булган.
▪️ Русиядә ФБК “экстремистик оешма” дип танылганнан соң, фондка иганә итүгә бәйле кимендә йөз җинаять эше кузгатылды.

Журналист һәм Азатлык Радиосының урыс редакциясенең ("Радио Свобода") элекке мөдире Ринат Вәлиуллин вафат.
Аңа 65 яшь иде.
Вәлиуллинның үлеме турында «Эхо Москвы» радиосы баш мөхәррире Алексей Венедиктов хәбәр итте.
Журналист 1990 елдан бирле әлеге радиода эшләде. Шулай ук 2009 елда Вәлиуллин ярты ел тирәсе Праһада Азатлык Радиосының урыс редакциясе мөдире булып торды. Соңрак ул кабат "Эхо Москвы" радиосына кайтты.
Венедиктов сүзләренчә, Вәлиуллин кинәт вафат булган, әмма тулырак мәгълүмат билгеле түгел. 2017 елдан бирле Вәлиуллин хатыны, журналист белән Португалиядә яшәгән.
▪️Ринат Вәлиуллин 1960 елның 23 октябрендә Мәскәүдә туган. Белеме буенча — тәрҗемәче, португал теле белгече, китаплар авторы.