Чит илләрдә яшәүче русияләрнең яңа яшәү рөхсәте яки яңа ватандашлыклары турында хәбәр итү тәртибен үзгәртергә телиләр
Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдә яшәүче, әмма яшәү рөхсәте (ВНЖ) яки яңа ватандашлык алу турында Русия хакимиятләренә хәбәр итмәүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тоткан канун өлгесе әзерләгән. Ул Русия Думасына кертелгән.
Документта әйтелгәнчә, русияләр чит илдә яшәү рөхсәте яки башка ил ватандашлыгы алулары турында Русия илчелекләренә һәм консуллыкларына 60 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш.
Хәзерге вакытта мондый мәгълүматны Русия эчке эшләр министрлыгы җыя, ә даими рәвештә чит илдә яшәүче Русия ватандашлары, әгәр дә алар илгә кайтмый икән, үз статусы турында Русия хакимият оешмалары хәбәр итмәскә мөмкин.
Федераль канун кабул ителгән очракта, ул 2028 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Шуннан соң, җинаять җаваплылыгына эләкмәс өчен, чит илдә яшәүче Русия ватандашы үзендәге яшәү рөхсәте яки яңа паспорты турында бер ел эчендә Русия илчелегенә әйтергә тиеш.
Яңа канунны бозган өчен Русия ватандашларына еллык керем күләмендә яки 200 мең сумга кадәр штраф, шулай ук 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный.

❤1🔥1🖕1😡1
Тикшерүчеләр Украинада Русиянең аз санлы халыклары арасында югалтулар башка этник төркемнәр белән чагыштырганда зуррак икәнен ачыклаган
Би-би-си урыс хезмәте "Медиазона" һәм волонтерлар такымы белән бергә ачык чыганаклар нигезендә Украинага каршы алып барылган сугыш барышында Русиядән барлышы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре.
Халык санына нисбәттән караганда, әлеге халыклар арасындагы югалтулар башка барлык этник төркемнәр белән чагыштырганда шактый югары, дип белдерә журналистлар.
Һәлак булучыларның яртысына якыны — ненецлар: барлыгы 201 кеше.
Сугышта барлыгы 28 теленгит (Алтайның җирле халкы) һәлак булган, бу — әлеге милләтнең һәр йөзенче вәкиле дигән сүз. Ирләр саны нисбәтеннән исәпләгәндә, бу өлеш тагын да югарырак булыр иде, әмма теленгит ирләре саны турында төгәл мәгълүмат юк.
Һәлак булучылар исемлегендә шулай ук эскимослар, ителмәннәр, хантлар, коряклар, нганасаннар, саамнар һәм үдэгәйлар да бар.
Русия ягыннан үлгән гаскәриләр арасында милли азчылыклар, асаба халыклар саны чамасыз күп булуына әлеге теманы күзәткән активист, "Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе Мария Вьюшкова да сөйләп тора.
Ул бигрәк тә Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азсанлы асаба халыклар очрагында моның бер фаҗига булуын әйтә.
— Үдегайләр, нганасаннар кебек халыклар сугышта үлүчеләрнең уртача Русия дәрәҗәсе белән чагыштырганда 15-18 тапкыр күбрәк! — ди активист.
Шул ук вакытта ул моны Кремльнең турыдан-туры әмере түгел, ә илдә азчылыкларга карата мөнәсәбәтнең чыгылышы дип саный.
2024 елда Курски өлкәсе янындагы хәрби хәрәкәтләрдә Русиянең бетеп баручы асаба халкы – керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булды.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Тикшерүчеләр Украинада Русиянең аз санлы халыклары арасында югалтулар башка этник төркемнәр белән чагыштырганда зуррак икәнен ачыклаган
Тикшерүчеләр 26 гыйнварга Русиядән барлышы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре.
🤬5👎2😡2❤1😢1
Казандагы Галимнәр йорты дип аталган тарихи бина Украина сугышында катнашучыларга биреләчәк
Казанның Бутлеров урамы, 30 йортында "Ватанны саклаучылар" дип аталган махсус хәрби операциядә (Русия хакимияте үзенең Украинага каршы баскын сугышын әнә шулай дип атый) катнашучыларга ярдәм итү фонды урнашачак. Биредә утырган археологлар бу бинадан китте, алар Татарстанның Милли китапханәсенә күчә диелде.
Бу бина берничә ел "Галимнәр йорты" дип аталды, биредә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан аерылып чыккан А. Халиков исемендәге Археология институты үзенең эшчәнлеген алып барды. Җәй көне алар бу бинадан күчүе билгеле булды. Шул вакытта бина кемгә биреләчәк, монда нәрсә урнашачак дигән сорау туды.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Казан үзәгендәге ике катлы тарихи бина Казан шәһәре карамагына тапшырырга планлаштырылган иде. Ул вакытта Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар җәмәгатьчелеген җыеп, биредә татар телле балалар өчен үзәк булдырырга мөмкин дигән фикер белән бүлеште. Стратегик сессиядә аның проекты тәкъдим ителде, биредә балалар ниләр белән шөгыльләнә алачаклары, нинди остаханәләр эшли алачак дип аңлатылды. Әмма ахыр чиктә татар балалары өчен бу проект хупланмады.
Бутлеров урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан бина Александров балалар йорты буларак билгеле. Казандагы бу балалар йорты 1845 елда ачылган. Ә бу бинага ятим балалар 1890нчы елларда күчерелгән. Йортның проект авторы — Лев Хрщонович, аны атаклы хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс акчасына төзегәннәр. Бина балалар йорты буларак 1935 елга кадәр хезмәт иткән.
Соңрак биредә Галимнәр йорты урнаша.
Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.

Биредә Татарстанның Археология институты булды, алар киткәч, бу бинаны Казан муниципалитетына бирү фикере булды. Казан анда татар балалар өчен үзәк оештырырга теләде. Бу хакта аерым җыелышлар булды, проект презентацияләре дә булды. Әмма хакимият бу идеядән…
🤮10❤3🖕2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Журналистлар 23 гыйнварга Русиядән сугышта барлыгы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре.
Русиядә иң күп кеше үлгән төбәкләр — Башкортстан һәм Татарстан.
"Урыс дөньясы" өчен барган Русиянең Украинага каршы бу сугышында башка милләтләр нигә күпләп үлә? Фикерләрегезне языгыз.

Русия спортчыларын 2026 Кышкы Олимпиада ачылышы тантанасына кертмиячәкләр
Русия спортчылары 2026 елда Италиядә узачак кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында милли такымнар парадында катнашмаячак. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты (МОК) хәбәр итте.
Шул ук вакытта нейтраль статус алган Русия спортчылары Миланда да, таулы районнарда да трибуналарга керә алачак.
Элегрәк Русия спорт министры Михаил Дегтярев белдергәнчә, Олимпиадада Русиядән күп дигәндә 13 спортчы катнашачак дигән иде. Алар нейтраль статус белән шәхси дисциплиналарга гына кертелә.
2026 елгы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары 6–22 февраль көннәрендә Милан һәм Кортина-д’Ампеццода узачак, ярышларның бер өлеше Вальтеллина һәм Валь-ди-Фьемме төбәкләрендә үтәчәк. 2022 елдан башлап беренче тапкыр Олимпиада Русиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә трансляцияләнәчәк.
2022 елның февраленнән Русия спортчылары халыкара турнирлардан, шул исәптән дөнья һәм Европа чемпионатларыннан читләштерелде. Узган ел Русия вәкилләре 2021 елның октябреннән соң беренче тапкыр спорт гимнастикасы буенча дөнья чемпионатында катнашты. Ноябрь ахырында дзюдо буенча халыкара федерация башкарма комитеты Русия спортчыларына халыкара ярышларда байрак белән чыгыш ясарга рөхсәт итте. Соңрак паралимпия чаңгычылары, шахматчылар һәм фехтованиедә юниор спортчылар һәм керлинг юниор такымы ярышларга кертелде.

🤡2👍1👏1
❗️Татарстанда "дроннар һөҗүме тәртибе" кертелде.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылган - Росавиация.
Бу атнада "дроннар һөҗүме тәртибе" дүртенче тапкыр кертелде. Соңгы тапкыр һава аланнары 21 гыйнварда ябылган иде.
@azatliqradiosi

👍1🔥1
Түбән Камада "Адымнар" мәктәбе укучылары бер дәрес дәвамында Украинага каршы сугышта катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен коры душ комплектлары ясаган.
Түбән Камада «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеме «Адымнар» мәктәбенең өченче сыйныф укучыларына коры душ ясау мастер-классы үткәргән дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Укучылар бер дәрес дәвамында Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен 300гә якын комплект коры душ ясаган.
«Без әле солдатларга хатлар да язабыз. Шулай ук әти-әниләр белән бергә шәхси һигиена чаралары җыябыз», дигән Сәидә Шәфыйкова исемле укучы.
▪️Элегрәк Азатлык Радиосы Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар, аерым алганда миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар ясатулары турында язган иде.
▪️Шулай ук Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен дип студентлардан "исән калу беләзекләре" үрдерделәр. Бу беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин.
▪️Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә дә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы әйтелде.

🤬9😱3🤮3
24 гыйнварда Страсбургта Кавказ һәм төрки җәмгыятьләрнең Европа киңлеге белән хезмәттәшлеге, сәяси тормышта актив катнашуның әһәмияте, милли үзенчәлекне саклау һәм тарихи ватанның иреге өчен көрәш мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы узды.
Татар шурасы Телеграм каналы язуынча, чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия, Британиядән 50гә якын кеше катнашкан.
Чараны Татар шурасы ярдәмендә Кавказ халыклары ассамблеясы оештырган. Татарлардан анда сәясәт белгече Руслан Айсин, галим Дамир Абдулов, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов катнашкан.
"Түгәрәк өстәл"дә күтәрелгән мәсьәләләр, төрле кабул ителгән мөрәҗәгатьләр турында Азатлык Радиосы якын көннәрдә тәфсилләп язачак.
▪️Чараны оешытыручыларның берсе - Татар шурасы төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Оештыручысы - сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсин. Азатлык Радиосына ул үзен Татар шурасының рәисе дә, әйдәманы да түгел дигән иде.
"Татар шурасында рәис юк, барысы да бертигез хокукта, һәр кеше үз эш юнәлешен билгеләде, шул юл белән эшләячәк. Татар шурасында инде дистәдән артык кеше бар. Без зур хәрәкәткә әверелү максатын куйдык", диде ул.
Бу әңгәмәне тагын бер искә төшереп узабыз - монда кереп укыгыз.

Telegram
Tatar şurası | Совет татар мира | Tatar Council
24 января в городе Страсбург, формальной столице Евросоюза, состоялся круглый стол по вопросам взаимодействия кавказских и тюркских общин с европейским пространством, необходимости активного включения в политическую жизнь, сохранения идентичности, борьбы…
❤5❤🔥4👍1🤔1
Мәскәү өлкәсендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан кыйналган бурят милләтеннән Мария Цыденова видеокамера язмаларын ала алмый
Бурят хатыны Мария Цыденованы полиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсе Подольски шәһәрендә 8 гыйнварга каршы төндә өеннән ике минутлык юлда тоткарлый. Паспортын өеннән алып чыгу мөмкинлеге бирмичә, аны документлары юк дигән сәбәп белән полиция бүлегенә алып китәләр. Паспорт полиция кулына эләккәннән соң да, Цыденованы сак астында тотуны дәвам итәләр, аны наркология клиникасына алып баралар, аннары кире кайтаралар, 17 сәгать дәвамында ашатмыйлар, су да бирмиләр, ә тоткарлау вакытында бурят дип мыскыллап, милли нигездә кимсеткәннәр һәм сукканнар. Хатын сүзләренчә, аны «бурят калдыгы» һәм «себерке» дип атаганнар, шулай ук бурятларны Украинага каршы сугышта «алгы сызыкка җибәрергә кирәк» дип белдергәннәр. Бу хакта «7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы яза.
Цыденова әйтүенчә, хәзер аңа полиция бүлегендәге видеоларның барысын да бирмиләр, бары бинага кертү мизгеленең аерым өзекләрен генә биргәннәр. Бу хакта Sota яза.
"Шулай ук полиция хезмәткәрләре безне туктаткан вакытта видеорегистраторлары шунда ук кабызылмавы ачыкланды. Изоляторда камера бөтен бүлмәне дә колачламый торган итеп урнаштырылган, ә аудионы яздыру җиһазы мәгълүматка караганда, бөтенләй юк", ди Цыденова.
▪️Элегрәк Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә асаба халык вәкилләрен мигрантлар дип уйлап тоткарлау очраклары булды. 2025 елның җәендә Мәскәү өлкәсендәге метро станцияләренең берсендә камуфляж кигән ир-ат узып баручы хатын-кызны туктаткан һәм документларын күрсәтүен таләп иткән. Ул үзен «Халык дружинасы» әгъзасы дип таныштырган һәм «мигрантларны тикшерәм» дип белдергән. Хатын-кыз паспорты үзе белән булмавын әйтеп, әмма Русия ватандашы булуын белдергәч, ир кеше аны билгесез тарафка алып киткән.
▪️Әлеге очракка бәйле рәвештә полиция тикшерү уздырган, әмма һөҗүм итүче җаваплылыкка тартылмаган. Соңрак Бурятия башлыгы якташларына һәрвакыт паспортны үзләре белән йөртергә киңәш иткән, моны «тышкы кыяфәтебез белән без аерылып торабыз» дип аңлаткан.

❤2🤬2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне карыйк:
🔸Филлиппинда паром батуы нәтиҗәсендә, ким дигәндә 15 кеше һәлак булган, тагын 28 кешенең язмышы билгесез. «Синьхуа» агентлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы паромда 374 кеше булган.
🔸Мәхкәмә приставлары Башкортстанның "Салават Юлаев" хоккей клубыннан "Урал" хәйрия фонды һәм аның «Иремель-Инвест» кече ширкәте файдасына 270 миллион сум бурычын түләттергән. Бу эш 2025 елның маеннан бирле сузылган. Ул чакта ике оешма да мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Mkset телеграм каналы язуынча, «Урал» хәйрия фонды хоккей клубыннан процентлары белән бергә 106,5 миллион сум, "Иремель-Инвест" — 163,7 миллион сум бурычын түләүне таләп иткән.
🔸Русиядә 2025 елда алдагы ел белән чагыштырганда теркәлгән яңа ширкәтләр саны 20%ка кимрәк булган. "Известия" язуынча, соңгы 14 елда бу иң түбән сан. Моны Федераль салым хезмәтенә таянып FinExpertiza санап чыгарган. Шул ук вакытта ширкәтләрне ябу очраклары 15%ка артып, 233 меңгә җиткән. Бизнесның кими баруының төп сәбәпләре итеп кредитларның югары булуы, ихтыяҗ кимү һәм салым контроленең катгыйлануы атала.
🔸Венесуэлада тагын 104 сәяси тоткын азат ителгән дип хәбәр итә Foro Penal хокук яклау үзәге. 8 гыйнвардан барлыгы 260 кеше азат ителде дип белдерә хокук яклаучылар. Шул ук вакытта Венесуэланың вакытлыча президенты вазифасын башкаручы Делси Родригес җомга көнне әйтүенчә, төрмәләрдән 626 кеше чыгарылган.
🔸Халыкның илдән китүе буенча Русия дөньяда алдынгы илләр рәтенә керде. БМО мәгълүматларына таянып Visual Capitalist аналитиклары исәпләп чыгаруынча, дөньяда Русия мигрантлары саны - 9,1 миллион, бу ил халкының 6,3% процентына туры килә. Русия дөньяда 5нче урында тора. Беренче урында — Һиндстан, аннан соң Кытай, Мексика һәм Украина килә.

❤4
Моннан өч ел элек, 2023 елның 26 гыйнварында Татарстан депутатлары республика төп канунына зур үзгәрешләр кертте.
Мәскәү басымы астында Татарстан парламенты үз Конституциясен тураклап, аның төп нигезләрен юкка чыгарды. Татарстанның дәүләтчелек һәм мөстәкыйльлек билгеләре бетерелде. 1992 елда Татарстан халкы референдумда нәкъ менә шушы принциплар өчен тавыш биргән иде, әмма халык фикере, теләге җиргә тапталды.
Татарстанның төп документында суверенитет, ватандашлык, президент институты дигән сүзләр юк, Татарстан президенты татар телен белергә тиеш дигән таләпләр алып ташланды
Кайбер иң мөһим үзгәрешләр рәсемдә👆

🤬7❤1😡1
Көн язмасы: Кызлар килә. Латин Америкасыннан Алабугага дрон җыярга
2026 ел башында АКШтагы "Демократияләрне яклау фонды" (Foundation for Defense of Democracies, FDD) Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасына Латин Америкасыннан кызларны җәлеп итүгә юнәлтелгән агрессив кампанияне фаш иткән хисап бастырды. Биредә Украинага каршы сугышта кулланылган дроннар җыялар. Аналитиклар мәгълүматына караганда, башта Африкага басым ясаганнан соң, Русия Көньяк һәм Үзәк Америка илләренә йөз тота, ә "Алабуга Старт" програмын саклану-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен мәҗбүри эшче көч китерүнең глобаль каналына әйләндерә. "Idel.Реалии" әлеге хисапны анализлаган, шулай ук Русиядән чыккан испан телле блогерның чит ил аудиториясе өчен хакимият нарративларын ничек алга сөрүен дә ачыклаган.
"Демократияләрне яклау фонды" мәгълүматларына күрә, "Алабуга Старт" өчен кеше җыюда беренче һәм иң киң колачланган төбәге — Африка була. Уганда, Эфиопия, Нигерия, Кения, Руанда, Көньяк Африка Республикасында һәм Ботсванада актив рәвештә эшче җыялар. TikTok һәм Instagram аша алып барылган реклам кампанияләрендә 18–22 яшьлек кызларга бушлай очыш, торак, урыс телен өйрәнү һәм кунакчыллык тармагында (кунакханәләр, рестораннар) яки җәмәгать туклану өлкәсендә эш вәгъдә ителә.
Ләкин күпсанлы тикшерүләр (AP, The Wall Street Journal, CNN) күрсәткәнчә, официант булып эшләү урынына, аларны Иранның "Герань-2" (Shahed-136) дрон-камикадзеларын җыюга җәлеп итәләр. Кызлар 12 сәгатьлек сменалар, бик түбән хезмәт хаклары (торак һәм уку өчен тотып калулардан соң), даими күзәтү һәм тиешле саклану чараларыннан башка куркыныч химик матдәләр белән эшләү турында сөйләгән.
Тулырак👉 монда укыгыз.

Кызлар килә. Латин Америкасыннан Алабугага дрон җыярга
2026 ел башында АКШтагы "Демократияләрне яклау фонды" (Foundation for Defense of Democracies, FDD) Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасына Латин Америкасыннан кызларны җәлеп итүгә юнәлтелгән агрессив кампанияне фаш иткән хисап бастырды. Биредә Украинага…
😱3🤬3
ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады
Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк
Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) бросы "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа cоставын килештерде. Тавыш бирү 26 гыйнвар көнне Страсбургта, ПАСЕ кышкы сессиясен рәсми ачу алдыннан узды, дип хәбәр итә ассамблеяның рәсми сәхифәсе. Бюро тәкъдим иткән исемлек җыелыш тарафыннан хупланса, платформа үзенең беренче утырышын 29 гыйнвар, пәнҗешәмбе көнне, көндезге 1дә үткәрәчәк диелә.
Русия асаба халыклары һәм милли азчылыклар исеменнән платформага чечен җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев, водьлар фин-угыр халкы вәкиле Екатерина Кузнецова, Коми активисты Лана Пылаева, "Азиаты России" медиасын нигезләүче Василий Матенов һәм Русия аз санлы асаба халыклары үсеш фонды җитәкчесе Павел Суляндзига керде.
Исемлектә чит илдәге татар-башкорт оешмалары вәкилләре юк. Идел буе халыкларыннан да вәкилләр сайланмады.
Моңарчы Татар шурасы, Азат халыклар лигасы кебек оешмалар ПАСЕга мөрәҗәгать итеп, платформага Русия халыклары вәкилләрен кертү кирәге турында белдергән иде.
Русия демократик көчләре вәкилләре булып исә исемлеккә сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Владимир Кара-Мурза, Гарри Каспаров, Михаил Ходорковский, Любовь Соболь, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Марк Фейгин, Free Russia Foundation президенты Наталия Арно, хокук яклаучы Олег Орлов, җәмәгать эшлеклесе Андрей Волна һәм Pussy Riot төркеме катнашучысы Надежда Толоконникова керде.
Бу карарны үз Телеграм-каналында "Татар шурасы" тәнкыйтьләп чыкты. "ПАСЕ каршындагы "Русия демократик көчләре" – халыклар иреге өчен түгел", дип язды оешма.
Берничә ай элек "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты. "Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә анда.
Тулырак👉монда укыгыз.

ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады. Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк
Исемлектә асаба халыклардан 5 вәкил исеме бар. Алар арасында татар-башкорт, Идел-Урал халыклары вәкилләре юк.
🤔2🤬2
Европа берлеге 2027 ел башыннан Русиядән сыекландырылган табигый газ (СПГ) импортын тулысынча тыячак.
Ә Русиядән торбаүткәргеч аша газ китерү 2027 елның 30 сентябреннән тыелачак.
Бу вакытка кадәр гамәлдәге контрактларның күчеш чоры тәмамланачак.
«Бу карар Европа Берлегенең Русия энергия чыганакларына бәйлелеген туктатуны максат иткән REPowerEU програмы максатларына ирешүдә төп юнәлеш булып тора», диелә матбугат хәбәрендә.
Европа Берлеге илләре газ җибәрүгә рөхсәт биргәнче аның кайдан килүен тикшерергә тиеш булачак. Тыюны бозган очракта штрафлар каралган: физик затлар өчен — кимендә 2,5 миллион евро, ә ширкәтләр өчен — кимендә 40 миллион евро, яисә еллык әйләнешнең кимендә 3,5 проценты.
Европа Берлегенең бер яки берничә илендә гадәттән тыш хәл игълан ителеп, газ белән тәэмин итүгә җитди куркыныч туган очракта, Еврокомиссия Русия газын импортлауга кертелгән тыюны дүрт атнага кадәр туктатып тора алачак.
1 мартка кадәр Европа дәүләтләре газ импортына диверсификация ясау планнарын әзерләргә һәм Русиядән китерелгән газны алыштырганда барлыкка килергә мөмкин көтелмәгән хәлләрне бәяләргә тиеш. Моның өчен ширкәтләр Русиядән газ китерүгә кагылышлы барлык килешүләр турында дәүләт хөкүмәтләрен һәм Еврокомиссияне хәбәрдар итәргә мәҗбүр булачак.
Шундый ук планнарны Русия нефтен импортлауны дәвам итүче Европа Берлеге илләре дә тәкъдим итәргә тиеш булачак. Европа Берлеге Шурасы хәбәр итүенчә, Еврокомиссия Русия нефте импортын 2027 ел ахырына кадәр этаплап туктату турында карар өлгесен тәкъдим итәргә ниятли.
▪️Соңгы елларда Русиядән Европа Берлегенә нефть һәм газ импорты сизелерлек кимеде. Санкцияләр аркасында 2025 елга нефть китерү күләме 3 процентка кадәр төшсә, Русия газы һаман да Европа Берлеге импортының якынча 13 процентын тәшкил итә. Бу елына 15 миллиард евродан артык. Европа Берлеге бәяләвенчә, бу хәл сәүдә һәм энергетика иминлеге өчен җитди хәвефләр саклануына китерә, диелә Европа Берлеге Шурасы хәбәрендә.

🥴1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында республика халкы күрсәткән каһарманлыкларны мәңгеләштерү өчен чаралар планын әзерләргә кушкан.
“Махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый – ред.) инде 4 ел бара, һәм республикабыз халкы, махсус чарада катнашучы сугышчылар чын мәгънәсендә хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы күрсәтә. Әгәр бу турындагы мәгълүматны сакламасак, теркәп бармасак, күп нәрсә онытылырга мөмкин”, дигән республика башлыгы хөкүмәт утырышында. Аның сүзләрен “Башинформ” китерә.
Шуңа ул чаралар планын әзерләргә кушкан. Күрсәтмәне гамәлгә ашыру белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Анда медиа, МХО ветераннары берләшмәсе, республика архивы вәкилләре керәчәк.
▪️Шул ук вакытта Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка ирләрне юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган.
▪️Башкорстан Русиянең Украинадагы баскын сугышындагы хәрбиләргә барлыгы 170 һуманитар конвойда 19 мең тонна һуманитар ярдәм җибәргән. Һуманитар ярдәмне күбрәк халык үз акчасына җыя.
▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген сугышның 1433нче көне.

🤮5🖕3🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 гыйнвар, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Сүриянең күчеш чоры президенты Әхмәт әш-Шараа 28 гыйнварда Владимир Путин белән очрашу өчен Мәскәүгә киләчәк, дип хәбәр итә Syria TV.
🔸Reuters мәгълүматына караганда, Русия Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы үз хәрби базасыннан гаскәрләрен чыгара.
🔸Германия Украинаны Patriot һава һөҗүменнән саклану системнары белән тәэмин итә алмаячак, дип белдерде Германиянең саклану министры Борис Писториус.
🔸Доналд Трамп Көньяк Кореядән кертелә торган импортка 25 процентлык җыемнар кертелүен игълан итте.
🔸Франция парламенты балалар өчен социаль челтәрләрне тыюны хуплады.
🔸АКШта кышкы давыл аркасында 26 кеше һәлак булган.

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
ПАСЕ бюросы Русия демократик көчләр платформасы вәкилләрен атады Исемлектә татар-башкорт вәкилләре юк Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) бросы "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа cоставын килештерде. Тавыш бирү 26…
ПАСЕ Русия демократик көчләр платформасы вәкилләре шәхси сыйфатта гына эшли дип белдерде
Русия демократик көчләре платформасында төп халыклар һәм милли азчылыклар өчен каралган квота кысаларында ни өчен Идел буе халыклары вәкилләре урын алмавы турында аңлатма сорап юлланган мөрәҗәгатькә шундый җавап килде.
— Резолюциядә билгеләнгәнчә, Ассамблея рәисе ПАСЕ Бюросына раслату өчен Русия демократик көчләре арасыннан 15 катнашучыны — шул исәптән "төп халыклар һәм милли азчылыклар" вәкилләрен — тәкъдим итте. Әмма шуны ачыклау мөһим: алар Платформа эшендә шәхси сыйфатта катнаша, чөнки Платформа вәкиллекле оешма түгел, ә резолюциядә ачык күрсәтелгәнчә, Ассамблея белән Русия демократик көчләре арасында икеяклы фикер алышу өчен форум булып тора, — дип белдерделәр ПАСЕда.
Русия асаба халыклары һәм милли азчылыклар исеменнән платформага чечен җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев, водьлар фин-угыр халкы вәкиле Екатерина Кузнецова, Коми активисты Лана Пылаева, "Азиаты России" медиасын нигезләүче Василий Матенов һәм Русия аз санлы асаба халыклары үсеш фонды җитәкчесе Павел Суляндзига керде.
Исемлектә чит илдәге татар-башкорт оешмалары вәкилләре юк. Идел буе халыкларыннан да вәкилләр сайланмады.
Бу карарны үз "Татар шурасы" тәнкыйтьләп чыкты. "ПАСЕ каршындагы "Русия демократик көчләре" – халыклар иреге өчен түгел", дип язды оешма.
Хәбәрне тулырак 👉 монда укыгыз.

❤1
Татарстан Күчмә халыклар уеннарын уздыруга гариза әзерли.
Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов оешманың еллык утырышында белдерде.
Уеннар ике елга бер уза. Былтыр бәйге Казакъстанда оештырылды. Уеннарның тантаналы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күренде. Ярышларда республикадан 26 спортчы катнашты, алар 17 медаль яулады.
Татарстан бөтен Русия спортчыларын Казакъстанга алып бару җаваплылыгының бер өлешен үз өстенә алган дип тә яздылар. Делегация кечкенә түгел - 189 спортчы һәм аларның такымы.
Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Әлеге ярышлар матди булмаган мәдәни мирасны саклауда иң яхшы тәҗрибәләр исемлегендә тора.
Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда 2014 елда уздырылды. Әлеге чара Төркия президенты улы, Этноспорт конфедерациясе җитәкчесе Билал Эрдоган яклавында уза.
2026 елда турнирны Бишкәк кабул итәчәк. 2028 елга башкала әлегә билгеләнмәгән.
Фотода: "Күк бүре" яки "улак тартыш" уены, 2024 ел

👍3👎3
Башкортстанның 1976 елда төзелгән Илеш районы Югары Яркәй мәктәбе бер тапкыр да ремонт күрмәгән
Элегрәк Югары Яркәйнең 2нче санлы мәктәбе укучысы “Интернет иминлеге лигасы” җитәкчесе Екатерина Мизулинага мәктәп җылытылмый диярлек, укучылар салкын бүлмәләрдә укырга мәҗбүр дип зарланып язган иде. Шикаятьне Мизулина үзе чыгарды.
“Безнең мәктәптә −28, хәтта −30 дәрәҗә суыкта да мәктәпкә барырга мәҗбүр итәләр, ә мәктәп бик начар җылытыла. Кичә без беренче каттагы бер кабинетта укыдык, чөнки 11нче сыйныфларда район күләмендә сынау БДИ иде. Анда утырганда барыбыз да туңдык, батареяләр салкын иде, ә урамда −25 дәрәҗә булды. Ни өчен без мондый салкында мәктәпкә йөрергә тиеш?”, дип язды Мизулина канәгатьсез укучы сүзләренә сылтанып.
24 гыйнварда прокуратура тикшерү башлады.
Илеш районы хакимияте мәктәптә ни өчен салкын булуын аңлатты. Баксаң, 1976 елда төзелгән, ягъни 50 ел эчендә бер тапкыр да ремонт ясалмаган, шуңа бина җылыны тотмый.
Шул ук вакытта Башкортстан Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашу өчен Саклану министрлыгы белән килешү төзегән сугышчыларга бер миллион сум түли.
▪️Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 8876 кеше һәлак булган.

🎼Башкортстан Җәмәгать пулаты деструктив эчтәлектәге идеяларны ачыклау өчен җыр текстларын анализлый торган чек-лист булдырган
“Интерфакс” язуынча, беренче чиратта наркотиклар пропагандасы, социаль төркемнәрдә абруйны кимсетү, традицион кыйммәтләрне һәм патриотик идеяләреы инкарь итү, шулай ук Русиядә экстремистик саналган идеяләрне таратуны тикшерү күздә тотыла.
Җәмәгать пулатында әлеге чек-листны ата-аналарга, укытучыларга һәм чараларны оештыручыларга теге яки бу җырда деструктив идеяләр бармы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итүче гамәли корал булыр дип саныйлар.
▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Башлыча бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелсә дә, төрле чикләүләр милли театрларга да йогынты ясый.
▪️2023 ел башында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. Моңа кадәр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Яхина әсәре буенча куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.
▪️Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми.