Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.48K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Уфада ике кешене тоткарлаганда берсен куәт оешмасы хезмәткәре үтергән

Федераль иминлек хезмәте белдерүенчә, әлеге кешеләр полиция бүлегенә теракт әзерләгән

Сүз ике Үзәк Азия ватандашы турында бара.

"Башинформ" агентлыгы язуынча, тоткарлау вакытында төркем җитәкчесе ут ачкан һәм нәтиҗәдә куәт оешмасы хезмәткәре тарафыннан юк ителгән. Икенчесен тоткарлаганнар.

ФСБ мәгълүматынча, әлеге кешеләр Уфадагы полиция бүлекләренең берсе турында мәгълүмат җыйган, корал һәм шартлаткыч ясау өчен компонентлар сатып алган. Аларның яшәгән урыннарында да шартлаткыч ясау өчен кирәкле әйберләре табылган диелә. Бу шулай ук Федераль иминлек хезмәте белдерүе.

"Террор гамәле кылырга омтылу" һәм "террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

▪️Ноябрь аенда ФСБ Башкортстанның Салават һәм Ишембай районнарында сигез кешене тоткарлаган иде. Тоткарланучылар мобил элемтә корылмаларында диверсияләр оештырырга җыенган дип белдерде ФСБ.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤯21
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Уфада ике кешене тоткарлаганда берсен куәт оешмасы хезмәткәре үтергән Федераль иминлек хезмәте белдерүенчә, әлеге кешеләр полиция бүлегенә теракт әзерләгән Сүз ике Үзәк Азия ватандашы турында бара. "Башинформ" агентлыгы язуынча, тоткарлау вакытында төркем…
Татарстанда да ФСБ бер Казан кешесен тоткарлаган

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 38 яшьлек Казан кешесе кәрәзле элемтә операторлары җиһазларына ут төртүдә шикләнелә.

Министрлыгында белдерүләренчә, гаепләнүче узган елның декабрь башында мессенджерларның берсендә акча эшләү тәкъдиме алганын сөйләгән. Ир-атка, янәсе, аларның хуҗалары иминият түләүләре ала алсын өчен кәрәзле элемтә операторларының стационар җиһазларына ут төртергә тәкъдим ителгән.

"Казанлы әлеге гамәлләрнең канунсыз булуын аңлаганын, әмма тәкъдимне файдалы дип санап, аларны кылырга ризалашуын таныган. Барлык ут төртүләрне дә ир-ат видеога төшереп, аны “эш бирүче”гә җибәрергә тиеш булган. Шушы рәвешле расланган һәр факт өчен 40 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган», диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә

38 яшьлек шикләнелүче һәм әлегә билгесез башка затларга карата террорчылык гамәле турындагы маддә нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👎1😱1
Русия мәктәпләрендә укучыларны дроннар җыярга һәм алар белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр

Русия мәктәпләрендә "Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре" (элеккеге ОБЖ) дәресләрендә укучыларга пилотсыз җиһазларны җыю һәм аларны йөртү күнекмәләрен бирәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт тарафыннан расланган мәктәп җиһазлары исемлегенә сылтама белән "РИА Новости" дәүләт агентлыгы хәбәр итә.

"Мел" басмасы язуынча, расланган исемлектә 90нан артык төрле предмет бар. Төп исемлеккә Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты макетлары, граната муляжлары, беренче ярдәм чаралары, противогазлар, дозиметр кертелгән. Шулай ук анда гомуми хәрби саклану комплектлары, санитар ташыгычлар, солдат казанчыклары, чатырлар һәм төнлә күрү приборлары да урын алган.

Дәресләр өчен өстәмә уку әсбаплары исемлегендә исә пилотсыз җиһазлар турында уку-методик материаллар, дроннар эшләү өчен комплектлар, пилотлык итү өчен програм-җиһаз комплексы, дрон-конструктор һәм аэроярышлар өчен махсус програм тәэминаты каралган.

Пилотсыз җиһазлар Украинадагы сугыш барышында актив кулланыла. Сугыш башлангач, Русиядә "Шахед" тибындагы һөҗүм итүче дроннарны җитештерүне башлап җибәрделәр. Бу эшкә хәтта балигъ булмаган үсмерләрне дә җәлеп итәләр. Аерым алганда, журналистлык тикшеренүләре күрсәткәнчә, мондый хәл Татарстандагы "Алабуга Политех" көллиятендә дә күзәтелә.
3🤮3😨2👍1
Доналд Трамп: узган айда Украинадагы сугышта ике яктан да 31 мең хәрби һәлак булган.

Давостагы Дөнья икътисади форумында чыгыш ясаганда, Доналд Трамп Украинадагы сугыш темасына да тукталды. Ул, 2021 елгы сайлауларда Джо Байден җиңмәгән булса, Украинада сугыш башланмас иде, дип кабатлады.

АКШ президенты сүзләренчә, ул Русия президенты Владимир Путинга: «Украина — синең авырткан җирең, әмма син бернишләтә алмаячаксың», — дип әйткән булган.

Ләкин Байден хакимияткә килгәч, Путин барыбер бәреп керергә карар кылган.

Трамп Путин белән булган тагын бер сөйләшү турында искә алды. Аның сүзләренчә, Русия президенты Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы низагны озак еллар хәл итә алмавын, ә Трампның моңа ирешүен әйткән.

АКШ президенты Украинадагы хәлләрне җайга салу белән Европа шөгыльләнергә тиешлеген, ә Американың «моңа бернинди катнашы да булмавын», әмма һуманизм йөзеннән тынычлыкка ирешүдә катнашуын әйтте.

Трамп белдерүенчә, узган айда Украинада ике яктан да 31 мең хәрби һәлак булган.

«Мин моны туктатырга гына телим. Бу АКШка берничек тә ярдәм итми, әмма сүз яшь кешеләр, кеше җаннары турында бара», — диде Трамп үзенең чыгышында.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан тапкан мәгълүматларга караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан 8876, Татарстаннан - 7527 кеше һәлак булган. Чын саннар күбрәк, аларны хакимият яшерә.
🤡2
Истанбулда Идел-Урал татар-башкортлар үзәген коручыларның берсе, активист Айтән Ураллы белән хушлаштылар

Мәрхүмә Айтән Ураллы 20 гыйнварда вафат булды. Аны бүген, 21 гыйнварда соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасы, җеназа намазы Истанбулның Зынҗырлыкөй зиратындагы мәчеттә узды. Бу зиратта Төркиянең күренекле дипломаты, Төркия республикасын коручыларның берсе, галим Садри Максуди да, "Ислам энциклопедиясен" булдыручы һәм чыгаручы галим Рәшит Рәхмәти Арат та җирләнгән.

Мәрәсимне мәрхүмәнең кызы, Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы, улы Алпараслан Ураллы оештырды. Мәрхүмә белән хушлашырга аның туганнары, дуслары, җирле татарлар һәм башкортлар килгән иде. Чыгышлары белән Татарстан белән Башкорстаннан булучылар Айтән Ураллы да, аның кызы Гөлтан Ураллы да аларга, читтән килүче студентларга, күп ярдәм итте, безгә терәк булды дип искә алды.

Мәрәсимгә хушлашу чәчәк бәйләмнәрен Татарстанның Төркиядәге рәсми вәкиллеге, "Татарстан" сәүдә йорты, "Тумата" төрки музыкасын өйрәнүче һәм танытучы төркеме юллаган иде. Җеназада Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Мәчет каршындагы мәйданда җеназа намазы укылды һәм бер төркем татарлар зиратка юл тотты. Айтен Ураллы ире Мәхмүт Ураллы янына Истанбулның Килйос зиратында җирләнде.

🔹Айтән Ураллыны картайган көнендә кызы Гөлтан Ураллы карады, алар бергә яшәде. Ул өендә вафат булган. Айтән Ураллы Төркиянең Искешәһәрдә 1933 елның 5 маенда туган шәхес. Ире Мәхмүт (ул — Икенче Дөнья сугышында әсирлеккә эләккән яугир, чыгышы белән Башкортстаннан, туган ягына кайтмый, Төркиядә гомер итә башлый) белән алар Искешәһәрдә таныша. Истанбулда бергә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятен оештыра. Мәхмүт Ураллы вафат булгач, аның эшен кызы Гөлтан Ураллы дәвам итә. Айтән Ураллының тамырлары Татарстанның Биектау районы, Дөбъяз авылына барып тоташа.

Хәбәрне 👉монда укыгыз.
😢63🤔1😨1
Мөдир дә, урынбасар да юк. Шәҗәрәчеләр Татарстан дәүләт архивыннан янә документлар ала алмый

Татарстанның туган якны өйрәнүчеләре һәм шәҗәрәчеләре республика Дәүләт архивында сакланучы тарихи документларны алуда янә кыенлыкларга юлыккан. Бу юлы архивның түләүле хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге югалган — оешма инде бер айдан артык күрсәтелгән хезмәтләр өчен квитанция чыгара алмый.

Тишерә торгач, гомумән, архив мөдире Сергей Гороховның вазифасыннан китүе ачыкланган.

Бу проблеманы үзенең социаль челтәрләрендә Алабуга җирле тарихчысы һәм генеалог Ленар Мифтахов күтәреп чыкты.

"2025 елның 7 декабрендә мин Дәүләт архивында сакланучы бер документның күчремәсен ясауны сорап гариза калдырдым. Документның үзе инде сканерланган, аны әзерләп торасы да юк. Архивның бурычы — миннән акча алып, документны тапшыру гына. Моның өчен алар квитанция бирергә һәм минем түләгәнне көтәргә тиеш иде. Бер айдан артык вакыт узды, ә квитанция һаман юк", — дип көенә шәҗәрәче.

Архивның рәсми сайтларында түләүле хезмәтләр туктатылуы турында кисәтү юк. Бары тик эш күп сәбәпле ашыгыч мөрәҗәгатьләр кабул ителми дип язылган. Татарстан архив комитеты да журналистларга җавап бирми.

🔻Татарстан дәүләт архивында документлар беренче тапкыр гына ябылмый.2025 елның мартында Мифтаховның XX гасыр документларына керүне чикләү турындагы шикаяте республика рәисе Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиткән иде.

🔻2022 елның җәеннән Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган шәҗәрә ясаганда кулланыла торган ревизия кенәгәләрен (Ревизские сказки) бирми тордылар. Республика тарихчыларны ул вакытта шау-шу куптарды, мәсьәлә федераль дәрәҗәгә чыкты.

Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.
🤬41
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне карыйк:

🔸Бүген рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый пулатының яңа рәисен тәкъдим итәчәк. Зилә Вәлиева 6 ел эшләгәннән соң вазифасыннан китә. Оешмага Татарстан рәисе ярдәмчесе Александр Терентьев җитәкче булып сайланырга мөмкин.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский пәнҗешәмбе көнне Давоска АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашга килергә җыена. Бу хакта Axios украин рәсмие сүзләренә таянып хәбәр итә. Элегрәк Зеленский Давоска бармаячак дип язганнар иде.

🔸АКШ ел ахырына кадәр Кубада хакимиятне алмаштырырга ниятли дип яза The Wall Street Journal. Басма мәгълүматына караганда, Доналд Трамп администрациясе Куба хакимиятендә режимны бәреп төшерүдә ярдәм итә алырдай кешеләрне эзли.

🔸Гренландия турында килешү утрауга Даниянең суверенитетын саклап калачак дип яза Axios үз чыганакларына таянып.

🔸НАТО баш секретаре Марк Рютте белдерүенчә, декабрь аенда Русия Украинада көненә якынча 1000 кешесен югалткан — сүз бары тик үтерелгәннәр турында гына бара. Ул моны чәршәмбе көнне Давоста узган Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында панель дискуссиядә әйтте.
Ленария Мөслим Муса Җәлил музее мөдире булып билгеләнде

Татар яшьләр активисты, Татарстан Милли музее хезмәткәре Ленария Мөслим (Мөслимова) Муса Җәлил музее мөдире булып эшли. Бу хакта боерык яңа елга кадәр үк чыккан булса да, ачык рәвештә 21 гыйнвар хәбәр ителде.

Бу хакта Мөслим үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

— Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз, — дигән ул Татар-информга.

2023 елдан ул Татарстан Милли музеенда төрле вазифаларда эшләде.

2019-2023 елларда Ленария Мөслим Дөнья татар яшьләре форумы белән җитәкчелек итте. Ул форумның элекке рәисе Тәбрис Ярулинның кинәт киткәннән соң башта шура утырышында вакытлыча рәис вазифаларын башкаручы булып, соңрак форумда рәис буларак сайланды.

Муса Җәлил музей-фатиры – Татарстан Милли музее филиалы. Ул Казанның Максим Горький урамында урнашкан. Бу йортта 1940-1941 елларда гаиләсе белән Муса Җәлил яшәгән.
Моңарчы музейны Нәзирә Фәттахова җитәкләде.
🥴31😨1
❗️ Түбән Камада үсмер лицей җыештыручысын яралаган

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге 37нче лицейда пычаклы үсмер җыештыручы хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу хакта куәт оешмаларына якын Mash һәм Baza Telegram-каналлары яза.

Baza мәгълүматларына караганда, 14 яшьлек коралланган үсмер Түбән Камадагы 37 нче лицейга килеп, хатын-кызны яраланган, әмма исән, аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

Шулай ук Baza хәбәр иткәнчә, үсмер мәктәпнең төрле катларында петардалар ыргытып, аларны шартлаткан, хәзер ул тоткарланган. Mash төгәлләвенчә, бу вакытта укучылар кабинетларда бикләнеп утырган.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️ Түбән Камада үсмер лицей җыештыручысын яралаган Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге 37нче лицейда пычаклы үсмер җыештыручы хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу хакта куәт оешмаларына якын Mash һәм Baza Telegram-каналлары яза. Baza мәгълүматларына караганда, 14…
❗️Түбән Камада лицейга һөҗүм иткән үсмер — җиденче сыйныф укучысы, дип хәбәр итте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, укучылар зыян күрмәгән.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев язуынча, ул «пычак белән һөҗүм итеп, җыештыручы хатын-кызның кулын яралаган».

— Аның гомеренә куркыныч янамый, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Эчке эшләр оешмалары һәм Росгвардия хезмәткәрләре көче белән һөҗүм итүче тоткарланды, аның белән эш алып барыла, ата-аналары мәктәпкә чакырылды. Барлык укучылар да эвакуацияләнде, аларның берсе дә зыян күрмәде, — дип китерә Беляев сүзләрен җирле медиа.

Шулай ук мэр белдерүенчә, «беренчел мәгълүматларга караганда, үсмер өч петарда шартлаткан, аннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм яшеренгән, соңыннан ул тоткарланган».

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгында белдерүенчә, полициягә һөҗүм турында хәбәр иртәнге 9 тулганда килгән. Һөҗүм итүчене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарланган, балага 13 яшь.
3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Түбән Камада лицейга һөҗүм иткән үсмер — җиденче сыйныф укучысы, дип хәбәр итте шәһәр мэры. Аның сүзләренчә, укучылар зыян күрмәгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев язуынча, ул «пычак белән һөҗүм итеп, җыештыручы хатын-кызның кулын яралаган». — Аның гомеренә…
Түбән Камадагы лицейда укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм иткән. Ниләр билгеле

▪️Baza Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, тоткарлау вакытында үсмердән пычак, битлек һәм тактик перчаткалар алынган. Басма мәгълүматларына караганда, үсмер "тематик чатларда мәктәпкә һөҗүм планы турында фикер алышкан".

▪️Mash мәгълүматларына караганда, укучы "лицейга килгән, аны туктатырга тырышкан җыештыручыга юлыккан һәм сигнал пистолетыннан аткан, аннан соң 53 яшьлек Алсу А.ның кулын яралаган".

▪️Mash укучыны мәктәптә кимсеткән булырга мөмкин дип яза, ләкин чынакларны күрсәтми. Шул ук вакытта "Егет үзен яклый алган һәм үзе дә җавап итеп кушаматлар тагып, кимсеткән", — дип ачыклык кертелә.

▪️Куәт оешмаларына якын SHOT Telegram-каналы исә башка мәгълүмат китерә. Янәсе, үсмер "якын дустының үлемен авыр кичергән" булырга мөмкин. Канал мәгълүматынча, ике көн элек һөҗүм итүче белән бер параллельдә укыган кыз түбәдән егылып төшеп, һәлак булган. Кичә кызны җирләгәннәр. Аның исеме һәм үлеме көне үсмер бүген мәктәпкә тагып килгән формада да язылган. Телеграм каналлар шундый фотолар чыгарды.

▪️Хәзерге вакытта үсмер хастаханәгә китерелгән диелә. "Үтерергә омтылу" һәм "ваемсызлык" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

Бу хакта тулырак 👉монда укый аласыз.
1😨1
Татар грамматикасын үзләштерү өчен интерактив күнегүләр сайты барлыкка килде

Интернетта татар грамматикасын үзләштерү һәм камилләштерү өчен махсус сайт эшләп китте. "КАТ-КАТ" дип аталган бу проектта татар теленең башлангыч дәрәҗәсе өчен темалар һәм алар нигезендә интерктив күнегүләр тәкъдим ителгән.

Бу хакта Телеграм-каналда проект авторы Илдар Әюпов язып чыкты. Яңа ел бәйрәмнәрендә берничә буш көн табып, кечкенә тел проекты эшләп чыгарга насыйп булды, ди ул.

Сайтта телне яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен төп темалар тупланган. Ул A1 һәм өлешчә A2 тел дәрәҗәсенә нигезләнгән.

— Бу – дәреслек тә, үзлектән өйрәнү кулланмасы да түгел, нәкъ менә грамматик тренажёр. Ул дәресләргә өстәмә буларак эшләнгән, аларны алыштыру өчен түгел, — дип язды Әюпов.

Һәр темага сайтта кыскача теория бирелә. Аннары соң аның буенча интерактив күнегүләр тәкъдим ителә. Сайтта теркәлү кирәкми, барлык функционал бушлай.

Проектның фәнни мөхәррире – КФУның татар филологиясе доценты Эльвира Динмөхәммәтова диелә.

Илдар Әюпов – татар телен өйрәнү, популярлаштыруга караган күпсанлы проектлар авторы, "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе.

Бу проект турында тулырак 👉монда укыгыз
8👍1👏1
Александр Терентьев Җәмәгать пулатның яңа рәисе итеп сайланды

Терентьев 2025 елны Татарстан рәисе ярдәмчесе иде. Аңа кадәр Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор булды.

2013-2022 елларда Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде, 2006-2022 елларда президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җавап бирде.

Терентьев президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җаваплы булганда татар теленә һөҗүм башланды, ләкин телне яклап бернинди чаралар күрелмәде. Бары Терентьев киткәч кенә, "Татар теле укытучылары берләшмәсе" оешты. Гәрчә бу хакта сүз 10 ел дәвамында барды, ләкин Татарстан президенты хакимиятенең эчке эшләр идарәсе аңа ризалыгын бирмәде.

2022 елда Дөнья татар конгрессының Украина сугышын хуплап язган резолюциясе Терентьев җитәкчелегендә әзерләнгән, дип белдергән иде Азатлык Радиосының берничә чыганагы.

Республикада милли һәм дини мәсьәләләр, матбугат Терентьев җитәкчелегендә контрольдә тотылды дип саныйлар.
🤬9
Русия Украинага бәреп кергәннән соң ил күләмендә Башкортстанда иң зур протестлар булды.

Шушы хәлдән соң 80ләп кеше хакимият режимы корбанына әйләнде. Ике ел дәвамында мәхкәмәләр бара.

Хакимият җиңдеме? Төрмә хөкемнәре чыгарылган гаиләләр ничек яши? Ни өчен репрессияләр шулкадәр кырыс булды?

Тулырак безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
1
2025 елда Русиядә журналистларга каршы 81 җинаять эше кузгатылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк.

Узган ел дәвамында Русия журналистларына каршы 81 җинаять эше ачылган, моны «Массакүләм мәгълүмат чаралары хокукларын яклау үзәге» хәбәр итә.

Бу 2024 ел белән чагыштырганда (ул чакта 45 җинаять эше кузгатылган) якынча ике тапкырга күбрәк.

2025 елда ММЧ хезмәткәрләрен иң күбе «ят агент» бурычларын үтәмәү, Русия армиясе турында «ялган мәгълүмат» тарату, террорчылыкны аклау, «теләнмәгән» оешма эшчәнлегендә катнашу һәм янау юлы белән акча таләп итү (вымогательство) маддәләре нигезендә эзәрлекләгәннәр.

Аерым алганда, «экстремизм» һәм «террорчылык» белән бәйле маддәләр нигезендә 18 җинаять эше кузгатылган.

Русия журналистларыннан тыш, Британиядән ике журналист, шулай ук Украина, Испания һәм Литвадан берәр журналист җинаять җаваплылыгына тартылган.

@azatliqradiosi