Газзә сызыгында һәлак булганнар саны 15207 кешегә җиткән.
Бу хакта ХӘМӘС контролендәге Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. 40652 кеше яраланган.
▪️Һәлак булучылар арасында 198 медицина хезмәткәре, 112 БМО хезмәткәре, 73 журналист бар.
▪️Израил "һуманитар тәнәфес"тән соң Газзә сызыгына яңадан һөҗүм итә башлагач, инде кимендә 193 кеше үтерелгән.
▪️2 декабрьдә ХӘМӘСнең Израилнең үзәк өлешенә һөҗүм итүе нәтиҗәсендә биш кеше җиңелчә яраланган. Haaretz хәбәр итүенчә, алар инде хастаханәдән чыккан.
▪️БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итү һәм эшне оештыру Якын Көнчыгыш агентлыгы хәбәр итүенчә, Газзә сызыгында 50000 якын йөкле хаты-кыз бар, көн саен 180 хатын-кыз бала таба.
@azatliqradiosi

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 15 меңгә җиткән, аларның 6 меңе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
😢3👍1
Олы террор һәм язмышлар. Гадел Кутуй
Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары һәм бер урам шушы исемне йөртә. Шул ук вакытта Гадел Кутуйның язмышы һәм аңа нинди тәмугъ аша узарга туры килүе турында бик азлар гына уйланадыр. Бу тәмугъны Кутуйга совет хакимияте оештыра. 1931 елның февралендә язучы, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуйны Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) "Җидегән" эше нигезендә кулга ала. Ул төрмәдә февральдән сентябрьгә кадәр, сигез ай утыра. Соңрак "җинаять кылуын раслаучы материаллар" табылмаганга Кутуйны җибәрәләр. Аны атып үтермиләр, ул лагерьдә үлмәгән, хәтта анда эләкмәгән дә. Әмма бу тоткарлануы тормышына җуелмас эз сала.
Гадел Кутуй ОГПУ төрмәсендә утырган вакытта, берничә айда нәрсәләр кичергәндер — монысын фаразлап кына була. Тик төрмәдән чыкканнан соң кырыс тәнкыйтьче, халыкның сөеклесе, татар әдәбиятының кабынып килүче йолдызы юкка чыга.
Кутуй төзелеш институтына татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Тик аның язганнарын чыгармый башлыйлар, Һади Такташ кына түгел, күпчелек дуслары һәм хезмәттәшләре аның белән аралашудан кача.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Олы террор һәм язмышлар. Гадел Кутуй
Гадел Кутуй. Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары һәм бер урам шушы исемне йөртә. Шул ук вакытта Гадел Кутуйның язмышы һәм аңа нинди тәмугъ аша узарга туры килүе турында бик азлар гына уйланадыр. Бу тәмугъны Кутуйга совет…
❤6💔6😭1
Русия башлаган Украина сугышында Чаллыдан 22 яшьлек Линар Мәкъсутов һәлак булган.
Ул узган елның июнь аенда “КАМАЗ” ширкәтенә эшкә генә урнашкан. Машина кабиналарын буяу бүлегендә эшләгән. Сугышка узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән.
Безнең хисапларга күрә, сугышта Чаллыдан кимендә 87 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

😢14
Дагыстанның Махачкала шәһәрендә 16-17 яшьлек ике мөслимә үзләре кебек икенче бер мөслимәне кыйнаган.
Әлеге видео телеграм каналларда таралды.
Кызларны тоткарлаганнар. Аларның берсе сөйләвенчә, кыйналган кыз үзе гаепле. Ул аны паркта этеп җибәргән, аннары туганнарын мыскыл иткән...
Кыйнаудан туктый алмауларын алар "ачудан үзләрен тыя алмау" белән аңлаткан.
Кызлар һәм аларның әти-әниләренә карата тикшерү башланган.
Бу хакта ни уйлыйсыз?
Видео "Baza" телеграм каналыннан алынды.

🤬10
Моннан ун ел элек, 3 декабрь көнне Рязань өлкәсенең Касыйм (Ханкирмән) шәһәрендә XV гасырда төзелгән борынгы Хан мәчете мөселманнарга кайтарылды.
Узган ел Касыймның тарихи урынында, Ока елгасы буендагы Хан төрбәсе белән Хан мәчете янында Сөембикәгә һәйкәл урнаштырылды.
Тарихчы Марат Сәфәров Касыйм ханлыгының тарихы, аның юкка чыгуның сәбәпләре турында Азатлыкка сөйләгән иде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыгыз.

❤11🔥5👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹2022 елда дөньяда 100 иң эре ширкәт саткан корал һәм хәрби хезмәттән кергән керем $597 млрд тәшкил иткән. Ул хакта Стокһолм Халыкара Тынычлык мәсьәләләрен өйрәнү институты хәбәр итә. Русия-Украина сугышына карамастан, 2021 ел белән чагыштырганда, коралдан кергән керем 3,5%ка кимегән.
🔹2030 елга Русиядә эшчеләргә кытлык 2-4 млн кеше тәшкил итәчәк. Моны "Яков һәм партнерлар" ширкәте үткәргән тикшерү ачыклаган. Тикшерү авторлары хезмәт хакларын арттыру һәм илгә яңа мигрантлар җәлеп итү мәсьәләне чишә алмаячак дип уйлый.
🔹Төнлә Русия Украинага "Shahed-136/131" дигән пилотсыз очкычлар белән һөҗүм иткән. Барлыгы 23 шундый аппарат җибәрелгән, Украина хәрби көчләре шуларның 18ен бәреп төшерә алган, дип белдерә Украина ягы. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 649нчы көне.
🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥2✍1
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Final Results
9%
Байбулат Батулла, режиссер
3%
Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия)
24%
Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы
3%
Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты
1%
Юлия Фәйзрахманова, активист һәм журналист
13%
Фаил Алсынов, активист
1%
Мумине Салиева һәм Майе Мустафаева, кырымтатар активистлары
34%
Лилия Чанышева, сәясәтче
6%
Юто Һишияма һәм Мидзуки Сакурама-Накамура, Япониядә татар телен популярлаштыручы тел белгечләре
6%
Ләйлә Латыйпова, сәясәт белгече, активист, журналист
👍47❤19🔥6🤡3👎2👏1
❗️Истанбулда җир тетрәү булган, ул шәһәрнең Европа ягындагы өлешендә сизелгән.
Урта диңгез сейсмология үзәге хәбәр итүенчә, Төркия галимнәре 5,2 магнитудалы җир тетрәү теркәгән. Аның үзәге Бурса шәһәреннән 37 км төньяк-көнбатышта урнашкан, диелә.
Төркиядә яшәүче укучыларыбыз, нихәл сез?

😱8😢7
2040 елда татар халкы нинди хәлдә булачак?
Сәясәт белгече Руслан Айсин әнә шул хакта уйлана башлаган.
Аның белән килешәсезме? Үзегез ничек уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
Сәясәт белгече Руслан Айсин әнә шул хакта уйлана башлаган.
Аның белән килешәсезме? Үзегез ничек уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
YouTube
2040 елда татарлар нинди булыр?
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең Телеграмга язылыгыз: https://xn--r1a.website/azatliqradiosi
#shorts #татарлар #татарча
Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без…

🔥8👍3😁2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы pinned «Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!»
Башкортстанда хәрби комиссариатларны саклау өчен видеокамералар сатып алырга ниятлиләр.
Төнлә дә төшерә ала торган 70тән артык камера өчен республика бюджетыннан 5,1 миллионлап сум акча бүлеп бирелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤡8👍1
2023 елда Русия баш прокуратурасының җинаять эзәрлекләве өчен, яки хөкем карарын башкарырга дип кайбер затларны үзенә тапшыруны сорап язган гаризаларын дөнья илләре 101 тапкыр канәгатьләндермәгән.
36 тапкырында сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүчеләрне тапшырудан баш тартканнар, барысы да Европа илләре булган. Экстрадицияләүдән алты тапкыр Австрия, бишәр тапкыр Германия һәм Чехия, дүрт тапкыр Польша баш тарткан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
36 тапкырында сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүчеләрне тапшырудан баш тартканнар, барысы да Европа илләре булган. Экстрадицияләүдән алты тапкыр Австрия, бишәр тапкыр Германия һәм Чехия, дүрт тапкыр Польша баш тарткан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👏5👍2
Русия махсус хезмәтләре Финляндия һәм Швециянең НАТОга керү барышына тыкшыну кампаниясе ниятләгән.
Аерым алганда бу әлеге илләр белән Төркия арасында каршылыклар уятуны күз уңында тоткан.
Бу хакта бүген, 4 декабрьдә, журналистлар алган документларга сылтама белән Финляндиянең Yle телерадиоширкәте җиткерде. Үз чыганакларыннан тыш Yle "Досье" үзәгенә дә сылтана.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Аерым алганда бу әлеге илләр белән Төркия арасында каршылыклар уятуны күз уңында тоткан.
Бу хакта бүген, 4 декабрьдә, журналистлар алган документларга сылтама белән Финляндиянең Yle телерадиоширкәте җиткерде. Үз чыганакларыннан тыш Yle "Досье" үзәгенә дә сылтана.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤬4👍1🤔1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылды
Путин режимы башлаган сугышта Бишбүләк районы Кунаккол авылыннан Вадим Илмурзин һәлак булган. Аңа 33 яшь булган. Шимбә көнне аны туган ягында җирләделәр.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1186 ир һәлак булган. Татарстаннан — кимендә 751. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 4 декабрь — сугышның 649нчы көне.

😢7👍1
Украинадагы сугыштан Татарстанга да мәетләр агыла
Путин режимы башлаган сугышта Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан Руслан Фәләхетдинов һәлак булган. Аңа нибары 24 яшь булган. Сугышка мобилизацияләнеп киткән булган. 11 ноябрьдә һәлак булган. Шимбә көнне туган ягында җирләнде.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 751 ир һәлак булган. Башкортстаннан — кимендә 1186. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 4 декабрь — сугышның 649нчы көне.
#Татарстан

😢10👍1🎄1
❗️Журналист Алсу Кормашевага икенче ватандашлыгын белгертмәү турындагы хөкем карары көченә керде
Бүген, 4 декабрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашевага каршы ачылган беренче җинаять эше — икенче ватандашлыгы булуын белдермәү турындагы эш карарын канунлы дип тапты.
Элегрәк Казан җәмәгать мәхкәмәсе аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салган иде.
Апелляция шикаятендә журналистның адвокаты ике ватандашлык булуын белгертү таләбе Алсу Кормашка кагылмый, чөнки ул 1998 елдан бирле Русиядән читтә — Чехиядә яши, ә Русиягә бары тик якын туганнары белән күрешергә генә кайта, дип искәртте.
Яклаучы Кормашевага аклау карары чыгаруны, яки аның гамәлләрендә җинаять булмау сәбәпле җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорады.
Прокуратура вәкиле хөкем карарын үзгәрешсез калдыруны, апелляция шикаятен канәгатьләндермәүне сорады.
▪️Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Чехия башкаласы Прагада яши иде.
▪️2023 елның 20 маенда Алсу гаилә сәбәпләре белән Русиягә кайтты.
▪️2 июньдә кире киткәндә ул Казан һава аланында тоткарланды, аның ике паспортын да — русиянекен дә, американыкын тартып алдылар.
▪️Казан җәмәгать мәхкәмәсе икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен журналистка штраф салды.
▪️18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
▪️20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты.
▪️23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
▪️31 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.
▪️30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

Журналист Алсу Кормашевага икенче ватандашлыгын белгертмәү турындагы эштә хөкем карары көченә керде
Элегрәк Казан җәмәгать мәхкәмәсе аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салган иде.
🤬13❤4🔥2👍1😢1
Монополиягә каршы федераль хезмәт: Instagram-дагы рекламны тамгаларга кирәк
Русиядә томаланган Instagram социаль челтәрендә рекламны Роскомнадзор таләпләренә ярашлы итеп тамгаларга кирәк икән. Бу хакта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең (ФАС) Дума депутаты Антон Горелкинга биргән җавабында әйтелгән.
ФАС интернеттагы рекламның "Реклам турында"гы канун теләпләренә туры килүен күзәтү белән шөгыльләнүен искәртә. Ә интернеттагы реклам турындагы белешмәләрне реестрга Роскомнадзор тапшыра. Роскомнадзор исә теләсә кайсы дигитал мәйданчыкларда, хәтта ул Русиядә томаланган булса да, рекламны тамгаларга мәҗбүр итә.
ФАС җавабыннан Горелкин Русия кулланучыларына Instagram-дагы рекламны да теркәргә, тамгаларга һәм аның турында хисап бирергә кирәк дигән нәтиҗә ясаган.
Элегрәк ФАС Русиядә Instagram томаланган икән, анда бер нәрсәне дә тамгаларга кирәкми дип белдергән иде, дип яза "Коммерсантъ" басмасы. Роскомнадзорда киресенчә дигәннәр.
❓Инстаграмда үз хисабыгыз бармы, анда реклам урнаштырасызмы, урнаштырсагыз — ничек тә булса тамгалыйсызмы?
Тулырак монда укый аласыз, ачылмаса монда басыгыз.

🤡2🔥1
Казанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр 23 процентка арткан
2023 елда Казанда 20,6 мең җинаять кылынган. Бу узган елдан 4 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнур Хәялиев мэрия киңәшмәсендә белдерде.
Аеруча, яшүсмерләр арасында җинаятьләр саны арткан. Быел барлыгы 212 җинаять кылынган. Бу узган елдан 23 процентка күбрәк. 2022 елда яшүсмерләр арасында кылынган җинаятьләр саны 172 булган.
Хәялиев җинаятьчелек романтизмы көчәйде, көчләү пропагандасы артты дип саный. Аныңча, полиция генә моңа каршы тора алмый.

"Моның сәбәбе полиция тарафыннан яшүсмерләр кылган җинаятьләрне күбрәк ачыклый башлау белән аңлатыла. Җинаять эшен тикшерү барышында өстәмә эпизодлар табылды. Аларның саны ике тапкырга диярлек артты", диде ул.
Хәялиев җинаятьчелек романтизмы көчәйде, көчләү пропагандасы артты дип саный. Аныңча, полиция генә моңа каршы тора алмый.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥3🤷♂2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең “Гараж-500” машина базарында янгын чыкты. Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны 3 декабрь иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар, дип хәбәр итте Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Янгын 2 декабрьдә…
Чаллыдагы "Гараж-500" базарындагы эшмәкәрләр янгын сүндерүчеләрне "басып карап торуда" гаепли
Бу хакта алар шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән очрашуда әйткән.
Ут чыккан көнне сәүдә нокталарының хуҗалары мөлкәтләрен коткарырга дип килгән һәм янгын сүндерүчеләрнең эшеннән канәгать калмаган. Алар ут чыккан урыннан янгынның бөтен павильоннарга күчүен, шулай ук су белән проблемнар булуын сөйләгән.
"Объектта өч гидрант бар, аларның берсендә генә су калган иде, икесе — буш. Тикшереп чыкканнан соң, автоцистерналарны бер чакрым ераклыктагы гидрантка тоташтырдылар. Алардан шлангалар сузылды, бу эш вакытны ала", дип аңлаткан Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынга каршы хезмәтенең 15нче янгын-коткару отряды җитәкчесе Алмаз Мифтахетдинов.
Зыян күрүчеләрне бу җавап тынычландырмаган, "янгынның ахырга кадәр күчүен көтеп басып тордылар дигәнрәк хис калды, сез эшегезне эшләмәдегез", дигән очрашуда катнашучыларның берсе.
▪️2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең "Гараж-500" машина базарында янгын чыкты. Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны икенче көн иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар.
Янгын нәтиҗәсендә килгән зыян күләме әлегә хәбәр ителми.

😢4🔥3👍1