Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.44K subscribers
10.8K photos
1.02K videos
8 files
16.6K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Җомга көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.

Алсу инде 47 көн СИЗОда утыра.

Соңгы атна Алсуга бәйле чыккан хәбәрләрне рәсемнәргә тупладык.

@azatliqradiosi
💔3🥰2😢2🔥1
Кичә АКШ (Нью-Йорк, Лос-Анджелес), Төркия, Германия һәм Литвада Русия оппозиционерларының туганнарын тоткарлауга каршы протест чаралары узды.

Узган атнада Башкортстанда башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның абыйсы Рөстәм Фәрәретдинов тоткарланды.

Тоткарлау вакытында аңа "абыең өчен син утырачаксың" дигәннәр, гәрчә Фәрәретдинов үзе беркайчан да оппозиция чараларында катнашканы булмаган.

Фәрәретдиновны WhatsAppтагы язышулары өчен гаеплиләр.

Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

Руслан Габбасов ул чакта үзенең дә, үзе мөһаҗирлектә төзегән "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә бу хәрби бүлекчәгә бернинди катнашы булмавын белдергән иде.

@azatliqradiosi
2👍2
Газзә сызыгында һәлак булганнар саны 15207 кешегә җиткән.

Бу хакта ХӘМӘС контролендәге Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. 40652 кеше яраланган.

▪️Һәлак булучылар арасында 198 медицина хезмәткәре, 112 БМО хезмәткәре, 73 журналист бар.

▪️Израил "һуманитар тәнәфес"тән соң Газзә сызыгына яңадан һөҗүм итә башлагач, инде кимендә 193 кеше үтерелгән.

▪️2 декабрьдә ХӘМӘСнең Израилнең үзәк өлешенә һөҗүм итүе нәтиҗәсендә биш кеше җиңелчә яраланган. Haaretz хәбәр итүенчә, алар инде хастаханәдән чыккан.

▪️БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итү һәм эшне оештыру Якын Көнчыгыш агентлыгы хәбәр итүенчә, Газзә сызыгында 50000 якын йөкле хаты-кыз бар, көн саен 180 хатын-кыз бала таба.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 15 меңгә җиткән, аларның 6 меңе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.


@azatliqradiosi
😢3👍1
Олы террор һәм язмышлар. Гадел Кутуй

Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары һәм бер урам шушы исемне йөртә. Шул ук вакытта Гадел Кутуйның язмышы һәм аңа нинди тәмугъ аша узарга туры килүе турында бик азлар гына уйланадыр. Бу тәмугъны Кутуйга совет хакимияте оештыра. 1931 елның февралендә язучы, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуйны Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) "Җидегән" эше нигезендә кулга ала. Ул төрмәдә февральдән сентябрьгә кадәр, сигез ай утыра. Соңрак "җинаять кылуын раслаучы материаллар" табылмаганга Кутуйны җибәрәләр. Аны атып үтермиләр, ул лагерьдә үлмәгән, хәтта анда эләкмәгән дә. Әмма бу тоткарлануы тормышына җуелмас эз сала.

Гадел Кутуй ОГПУ төрмәсендә утырган вакытта, берничә айда нәрсәләр кичергәндер — монысын фаразлап кына була. Тик төрмәдән чыкканнан соң кырыс тәнкыйтьче, халыкның сөеклесе, татар әдәбиятының кабынып килүче йолдызы юкка чыга.

Кутуй төзелеш институтына татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Тик аның язганнарын чыгармый башлыйлар, Һади Такташ кына түгел, күпчелек дуслары һәм хезмәттәшләре аның белән аралашудан кача.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
6💔6😭1
Русия башлаган Украина сугышында Чаллыдан 22 яшьлек Линар Мәкъсутов һәлак булган.

Ул узган елның июнь аенда “КАМАЗ” ширкәтенә эшкә генә урнашкан. Машина кабиналарын буяу бүлегендә эшләгән. Сугышка узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән.

Безнең хисапларга күрә, сугышта Чаллыдан кимендә 87 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

@azatliqradiosi
😢14
Дагыстанның Махачкала шәһәрендә 16-17 яшьлек ике мөслимә үзләре кебек икенче бер мөслимәне кыйнаган.

Әлеге видео телеграм каналларда таралды.

Кызларны тоткарлаганнар. Аларның берсе сөйләвенчә, кыйналган кыз үзе гаепле. Ул аны паркта этеп җибәргән, аннары туганнарын мыскыл иткән...

Кыйнаудан туктый алмауларын алар "ачудан үзләрен тыя алмау" белән аңлаткан.

Кызлар һәм аларның әти-әниләренә карата тикшерү башланган.

Бу хакта ни уйлыйсыз?


Видео "Baza" телеграм каналыннан алынды.

@azatliqradiosi
🤬10
Моннан ун ел элек, 3 декабрь көнне Рязань өлкәсенең Касыйм (Ханкирмән) шәһәрендә XV гасырда төзелгән борынгы Хан мәчете мөселманнарга кайтарылды.

Узган ел Касыймның тарихи урынында, Ока елгасы буендагы Хан төрбәсе белән Хан мәчете янында Сөембикәгә һәйкәл урнаштырылды.

Тарихчы Марат Сәфәров Касыйм ханлыгының тарихы, аның юкка чыгуның сәбәпләре турында Азатлыкка сөйләгән иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыгыз.

@azatliqradiosi
11🔥5👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹2022 елда дөньяда 100 иң эре ширкәт саткан корал һәм хәрби хезмәттән кергән керем $597 млрд тәшкил иткән. Ул хакта Стокһолм Халыкара Тынычлык мәсьәләләрен өйрәнү институты хәбәр итә. Русия-Украина сугышына карамастан, 2021 ел белән чагыштырганда, коралдан кергән керем 3,5%ка кимегән.

🔹2030 елга Русиядә эшчеләргә кытлык 2-4 млн кеше тәшкил итәчәк. Моны "Яков һәм партнерлар" ширкәте үткәргән тикшерү ачыклаган. Тикшерү авторлары хезмәт хакларын арттыру һәм илгә яңа мигрантлар җәлеп итү мәсьәләне чишә алмаячак дип уйлый.

🔹Төнлә Русия Украинага "Shahed-136/131" дигән пилотсыз очкычлар белән һөҗүм иткән. Барлыгы 23 шундый аппарат җибәрелгән, Украина хәрби көчләре шуларның 18ен бәреп төшерә алган, дип белдерә Украина ягы. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 649нчы көне.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥21
❗️Истанбулда җир тетрәү булган, ул шәһәрнең Европа ягындагы өлешендә сизелгән.

Урта диңгез сейсмология үзәге хәбәр итүенчә, Төркия галимнәре 5,2 магнитудалы җир тетрәү теркәгән. Аның үзәге Бурса шәһәреннән 37 км төньяк-көнбатышта урнашкан, диелә.

Төркиядә яшәүче укучыларыбыз, нихәл сез?

@azatliqradiosi
😱8😢7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы pinned «Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!»
Башкортстанда хәрби комиссариатларны саклау өчен видеокамералар сатып алырга ниятлиләр.

Төнлә дә төшерә ала торган 70тән артык камера өчен республика бюджетыннан 5,1 миллионлап сум акча бүлеп бирелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡8👍1