Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.48K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәскәүдә ЛГБТ кешеләр өчен эшләүче клуб һәм мунчаларда рейдлар узган.

Андый клубларның берсендә оештырылган кичәгә 300ләп кеше килгән булган. Полиция — наркотиклар эзлибез дигән сылтау белән — шушы кичәгә бәреп кергән, кунакларның документларын тикшергән, паспортларын фотога төшергән.

Шундый ук тентүләр кимендә тагын ике төнге клубта, бер барда һәм берничә саунада булган. Полиция хезмәткәрләре шулай ук "наркотиклар эзләгән". "Бернәрсә дә тапмадылар, кәефне генә боздылар. Саунада үзләрен итәгатьле тотмадылар, битлекләр киеп бәреп керделәр, бөтенебезне йөзтүбән салдылар" дип сөйләгән бер ир-ат.

30 ноябрьдә Русиянең Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәте"н экстремист дип таныды һәм аның эшчәнлеген РФ территориясендә тыйды. Эш шунда ки, "халыкара ЛГБТ хәрәкәте" дигән хәрәкәт гомумән юк. "ЛГБТ хәрәкәте"н тыю кемгә кагылачак — әлегә бу билгеле түгел, әмма юристлар фикеренчә гей-клубларга йөрүчеләргә, шулай ук, гейларның хокукларын яклаучы махсус оешмаларга сак булырга кирәк.

@azatliqradiosi
🤣4🤬3
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырды.

Бу хакта ул Мәскәүдә узган Русия Федерация шурасы каршындагы милләтара һәм динара шура утырышында белдерде. Дамир Мөхетдинов үзенең "дәүләт коручы милләт — Русиядә икенче халык саналган татар" булуын да искә төшерде.

Аныңча, мондый рейдлар Русиянең ислам дөньясы белән якынаюына комачаулый. Тикшерү вакытында төшерелгән видеолар социаль челтәрләр аша тарала һәм Якын Көнчыгыш медиаларында да күрсәтелә. Кайбер очракларда бу Русиянең дәүләт сәясәте буларак бәяләнә, диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
13👍6😁1
"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта.

1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана аламы? Азатлык белгечләрне сөйләтте.

Казандагы кебек бандалар башка шәһәрләрдә дә була, эшчеләр районнарында сугышу, талау таралган. Әмма ТАССРның гына "даны" тарала. Махсусмы? Әлеге сүзләр белән әйтсәк, кара PR оештырыламы?

Роберт Гәрәев та, Светлана Стивенсон да моның махсус "заказ" булуына ышанмый. Шулай килеп чыккан, ди алар.

— Криминал төркемнәр төрле җирләрдә булды, Мәскәү астында да булды, мәсәлән, Люберцыда. Бурятиядә дә бар иде, — ди Светлана. — "Тяпляп" криминал группировкасының җинаятьләре 80нче еллар башында ук медиага чыкты. Шуннан китте дә ул. Бөтен җирдә яшерелә иде ул хәлләр, ә Казанда артык куркыныч җинаятьләр булып аны артык яшерә алмадылар. Бу хакта хәта "Америка авазы" да сөйләде.

Мәкаләне 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥6🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта. 1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана…
Сүз уңаеннан, "Слово пацана" сериалын Рөстәм Миңнеханов та тәнкыйтьләп чыкты.

Татарстан президенты фикеренчә, әлеге сериал "без үткәрергә тырышкан сәясәткә туры килми". Шушы фикерне Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Русия җитәкчелегенә дә ирештерергә боерган.

"Яшүсмерләрнең җинаять төркемнәре оешкан чорны романтизацияләп күрсәткән мондый сюжет, мондый фильмнарга без тыныч кына карый алмыйбыз. Бу хәлләр безнең баштан узган, аларның кабатлана алуына юл куярга ярамый", дип белдерде ТР президенты кичә республика хөкүмәте утырышында.

Сез Рөстәм Миңнеханов белән килешәсезме?

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁6🤡4👍2💩1
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда чит ил инвестицияләре кимеде, халыкара брендлар Русиядән китте.

Шуның бер нәтиҗәсе — Татарстанга чит илдән киләчәк инвестицияләр 5 тапкырга кимер дип көтелә.

Шуңа да Татарстан Русия төбәкләреннән инвестицияләр җәлеп итә башлады. "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумыннан күренгәнчә, республика рәсмиләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләренә дә өмет итә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4😢3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең “Гараж-500” машина базарында янгын чыкты.

Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны 3 декабрь иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар, дип хәбәр итте Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Янгын 2 декабрьдә 18 сәгать 37 минутта бер бинаның түбәсе янудан башланган диелә. Аны сакчы күреп алып, коткаручыларга хәбәр итә. Ут тиз арада 6,8 мең дүрткел метр мәйданны чолгап ала. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителмәде.

Базарда 40 техника һәм 130 коткаручы җәлеп ителде. Янгынның тулысынча сүндерелүен 3 декабрьдә 6 сәгать 39 минутта гына хәбәр иттеләр.

Янгын урынына барган Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу кече эшмәкәрлек өчен зур югалту дип белдерде.

Машина базары “Заритал” агросәнәгать паркы биләмәләрендә эшләгән. Ул эшмәкәр Нәҗип Зариповка карый. Медиа элегрәк базарда тикшерү үткәрелгәне һәм иминлек таләпләре бозылу очраклары ачыклануы турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта базардагы янгын чыгуны прокуратура тикшерә башлаган.

@azatliqradiosi
🔥3😢2👍1😱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 3 декабрь, якшәмбе. Хәзер бу сәгатькә булган башка хәбәрләр белән таныштырабыз.

🔺Парижда Эйфел манарасы янында ир кеше узып баручыларга пычак белән ташланган. Бер ир кеше һәлак булган, икесе яраланган. Һөҗүм итүче тоткарланган.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Израил 7 октябрьдәге һөҗүмне планлаштырган ХӘМӘС командирының үтерелүен белдерде. Бу хакта "Би-би-си" хәбәр итә.

🔺Уфада Менделеев урамында янгын чыккан күпфатирлы йортта бер ир кеше һәлак булган. 15 кеше эвакуацияләнгән.

🔺Төркия Эчке эшләр министры Али Ерликая Истанбулда Русиядәге оешкан җинаятьчел төркем лидерларының берсе Шамил Әмировның тоткарлануы турында хәбәр итте. Министр сүзләренчә, бу кеше алдауда гаепләнеп Интерпол эзләү исемлегенә кертелгән булган.

🔺Кичә Сарытауда "Саратов Птица" ширкәте машиналары янында арзан бәядән йомырка сатып алу өчен зур чиратлар тезелгән. Видеоны "Стрела" телеграм-каналы чыгарды. Соңгы вакытта Русиядә йомыркага бәя артты.

Әлегә шулар. Бүген дә безнең белән калыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз, хәбәрләрегез булса, безнең белән дә уртаклашыгыз.

@azatliqradiosi
1👍1
2024 елда Русия һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмнәре 399 урында узачак.

Бу, 2023 ел белән чагыштырганда, 35 җыенга күбрәк.

Киләсе елда Алтай республикасында беренче Төрки Сабантуй узачак. Моңа кадәр Казакъстанда бәйрәм ителгән Иртыш Сабан туе бу юлы Омскида оештырылыр дип көтелә. Федераль Сабантуй Мари Илендә, Русия авыл Сабан туе — Пермь краенда үткәреләчәк.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍51🤔1🦄1
Җомга көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.

Алсу инде 47 көн СИЗОда утыра.

Соңгы атна Алсуга бәйле чыккан хәбәрләрне рәсемнәргә тупладык.

@azatliqradiosi
💔3🥰2😢2🔥1