Азатлык сүзлегеннән яңа сүзгә күз салыйк: такым 🤼
Мисал өчен, дөнья беренчелегендә 30 такым катнаша.
Бу сүзне ишеткәнегез, кулланганыгыз булдымы? Үз мисалларыгызны языгыз👇
#азатлык_сүзлеге @azatliqradiosi

❤12👍5
📍 Чуашстанда укытучылар Путинга тавыш бирергә ниятләмәүче ата-аналарның исемлеген төзи
Бу Чабаксар мәгариф идарәсе тәкъдиме диелә. Сораштыруларны үткәреп, аларның нәтиҗәләрен оешмага тапшыруны исә сыйныф җитәкчеләренә йөкләгәннәр.
Әти-әниләрдән Путин өчен тавыш бирәсезме әллә башка намзәт өченме дигән сорауларга җавап бирүне сорыйлар, халыкның президентны хуплавына карата фикерләрен белешәләр.
Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.

🤮16😁4
1978 елның 15 октябрендә чыккан бу уникаль язмада диктор Казан ханлыгының яулап алынуы һәм аның фаҗигале нәтиҗәләре турында сөйли. Шулай да, ул татар халкының хәзергәчә үзен милләт буларак саклап килүен, ата-бабаларның милләтне авыр чакта саклап калуын искәртә.
#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤14🔥6
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген тулыландырды:
🔸 "Ковчег" проекты
🔸 "Ковчег"ка нигез салган Анастасия Буракова
🔸 социолог Игорь Эйдман
🔸 "Дождь" телеканалы исеме белән эш итүче кешеләр берләшмәсе"
(телеканалның элекке юридик заты бетерелү сәбәпле исемлектән алып ташланды, аның урынына "берләшмә" кертелүе әйтелә)
(телеканалның элекке юридик заты бетерелү сәбәпле исемлектән алып ташланды, аның урынына "берләшмә" кертелүе әйтелә)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤡2❤1☃1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтылды. Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны үз-үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаеплиләр. Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы…
Кичә, 1 декабрьдә, Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 5 февральгә кадәр озайтылды.
Без кичәге мәхкәмә утырышының видеокадрларын да алдык. Шуны карарга тәкъдим итәбез.
#freeAlsu #Татарстан
@azatliqradiosi
Без кичәге мәхкәмә утырышының видеокадрларын да алдык. Шуны карарга тәкъдим итәбез.
#freeAlsu #Татарстан
@azatliqradiosi
YouTube
Алсу Кормашева сак астында 2024 елның 5 февраленә кадәр калачак
Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте. Утырыш бүген, 1 декабрьдә узды.
Азат Европа / Азатлык Радиосы мөдире…
Азат Европа / Азатлык Радиосы мөдире…
🤬6💔4🕊2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русия президенты Владимир Путин гаскәрдәге кеше санын 170 меңгә арттыручы указга кул куйды. Русиянең саклану министрлыгы бу санга контракт төзүчеләр белән ирешәчәкбез дип ышандыра. Соңгы тапкыр РФ гаскәрендәге кеше саны — 140 меңгә — 2022 елның августында арттырылган иде: шуннан соң, сентябрьдә, Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителде.
🔹АКШтагы мәхкәмә Дональд Трампның Капитолийга һөҗүм турындагы эшне туктату үтенечен кире какты. Мәхкәмә фикеренчә, президент иммунитеты гомерлеккә төрмәгә ябудан сакламый.
🔹Нефтьнең Brent маркасы Лондон биржасында 79 доллардан сатыла башлаган. Соңгы тапкыр бер баррель өчен мондый бәя 22 ноябрьдә теркәлгән иде.
🔹Казан хакимияте БРИКС саммитына юлларны төзекләндерер өчен өстәмә рәвештә 182 млн сум бүлеп бирергә җыена. БРИКС илләренең җыены Татарстан башкаласында киләсе октябрьдә узарга тиеш.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍2❤1✍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Русия президенты Владимир Путин гаскәрдәге кеше санын 170 меңгә арттыручы указга кул куйды. Русиянең саклану министрлыгы бу санга контракт төзүчеләр белән…
Русиядә мобилиязациянең яңа дулкыны булыр дип уйлыйсызмы?
Anonymous Poll
69%
Булыр кебек тоела
31%
Юк, булмастыр
🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил белән ХӘМӘС арасында янә бәрелешләр башланды. 4 көн тыныч торганда ниләр булды: 🔺Һуманитар тәнәфес вакытында ХӘМӘС Израилнең 80 хатын-кызын һәм баласын, шулай ук 20 чит ил ватандашын азат итте: аларның күбесе Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килгән вакытлы…
Газзә сызыгындагы хәлләрне күзәтүебезне дәвам итәбез.
Берничә көнлек "һуманитар тәнәфес" тәмамланганнан соң, Израил Газзәгә һөҗүмен дәвам итте. Катар вәкилләре сугышта яңа тәнәфес турында сөйләшүләр дәвам итә дип белдерә.
Кеше хокукларын яклаучы халыкара оешма вәкиле әле генә көньяк Газзәдәге әл-Наср хастаханәсе янында чыгыш ясады. Аның сүзләрен "әл-Җәзирә" телеканалы китерә:
— Израил оештырган һөҗүм шуны күрсәтте: алар бөтен Газзә халкын да җәзаларга тели.
— Халыкара Җинаять Мәхкәмәсе үзенең эшен башкарып, Израил түрәләрен җаваплылыкка тартырга тиеш.
— Израил көчләре Газзә сызыгындагы халыкны күчерергә тели.
— Дөнья җәмәгатьчелеге Фәләстин халкының хокукларын хөрмәт итергә тиеш, диде ул.
Израил "һуманитар тәнәфес"тән соң Газзә сызыгына яңадан һөҗүм итә башлагач, инде кимендә 180 кеше үтерелгән.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 15 меңгә җиткән, аларның 6 меңе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
Израил "һуманитар тәнәфес"тән соң Газзә сызыгына яңадан һөҗүм итә башлагач, инде кимендә 180 кеше үтерелгән.
@azatliqradiosi
😢9👍1
Мәскәүдә ЛГБТ кешеләр өчен эшләүче клуб һәм мунчаларда рейдлар узган.
Андый клубларның берсендә оештырылган кичәгә 300ләп кеше килгән булган. Полиция — наркотиклар эзлибез дигән сылтау белән — шушы кичәгә бәреп кергән, кунакларның документларын тикшергән, паспортларын фотога төшергән.
Шундый ук тентүләр кимендә тагын ике төнге клубта, бер барда һәм берничә саунада булган. Полиция хезмәткәрләре шулай ук "наркотиклар эзләгән". "Бернәрсә дә тапмадылар, кәефне генә боздылар. Саунада үзләрен итәгатьле тотмадылар, битлекләр киеп бәреп керделәр, бөтенебезне йөзтүбән салдылар" дип сөйләгән бер ир-ат.
30 ноябрьдә Русиянең Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәте"н экстремист дип таныды һәм аның эшчәнлеген РФ территориясендә тыйды. Эш шунда ки, "халыкара ЛГБТ хәрәкәте" дигән хәрәкәт гомумән юк. "ЛГБТ хәрәкәте"н тыю кемгә кагылачак — әлегә бу билгеле түгел, әмма юристлар фикеренчә гей-клубларга йөрүчеләргә, шулай ук, гейларның хокукларын яклаучы махсус оешмаларга сак булырга кирәк.

🤣4🤬3
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырды.
Бу хакта ул Мәскәүдә узган Русия Федерация шурасы каршындагы милләтара һәм динара шура утырышында белдерде. Дамир Мөхетдинов үзенең "дәүләт коручы милләт — Русиядә икенче халык саналган татар" булуын да искә төшерде.
Аныңча, мондый рейдлар Русиянең ислам дөньясы белән якынаюына комачаулый. Тикшерү вакытында төшерелгән видеолар социаль челтәрләр аша тарала һәм Якын Көнчыгыш медиаларында да күрсәтелә. Кайбер очракларда бу Русиянең дәүләт сәясәте буларак бәяләнә, диде ул.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

❤13👍6😁1
"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта.
1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана аламы? Азатлык белгечләрне сөйләтте.
Казандагы кебек бандалар башка шәһәрләрдә дә була, эшчеләр районнарында сугышу, талау таралган. Әмма ТАССРның гына "даны" тарала. Махсусмы? Әлеге сүзләр белән әйтсәк, кара PR оештырыламы?
Роберт Гәрәев та, Светлана Стивенсон да моның махсус "заказ" булуына ышанмый. Шулай килеп чыккан, ди алар.
— Криминал төркемнәр төрле җирләрдә булды, Мәскәү астында да булды, мәсәлән, Люберцыда. Бурятиядә дә бар иде, — ди Светлана. — "Тяпляп" криминал группировкасының җинаятьләре 80нче еллар башында ук медиага чыкты. Шуннан китте дә ул. Бөтен җирдә яшерелә иде ул хәлләр, ә Казанда артык куркыныч җинаятьләр булып аны артык яшерә алмадылар. Бу хакта хәта "Америка авазы" да сөйләде.
Мәкаләне 👉 монда укыгыз.

🔥6🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта. 1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана…
Сүз уңаеннан, "Слово пацана" сериалын Рөстәм Миңнеханов та тәнкыйтьләп чыкты.
Татарстан президенты фикеренчә, әлеге сериал "без үткәрергә тырышкан сәясәткә туры килми". Шушы фикерне Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Русия җитәкчелегенә дә ирештерергә боерган.
"Яшүсмерләрнең җинаять төркемнәре оешкан чорны романтизацияләп күрсәткән мондый сюжет, мондый фильмнарга без тыныч кына карый алмыйбыз. Бу хәлләр безнең баштан узган, аларның кабатлана алуына юл куярга ярамый", дип белдерде ТР президенты кичә республика хөкүмәте утырышында.
Сез Рөстәм Миңнеханов белән килешәсезме?
#Татарстан

😁6🤡4👍2💩1
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда чит ил инвестицияләре кимеде, халыкара брендлар Русиядән китте.
Шуның бер нәтиҗәсе — Татарстанга чит илдән киләчәк инвестицияләр 5 тапкырга кимер дип көтелә.
Шуңа да Татарстан Русия төбәкләреннән инвестицияләр җәлеп итә башлады. "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумыннан күренгәнчә, республика рәсмиләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләренә дә өмет итә.

👍4😢3