💵 Башкортстан шәһәрләренең мэрлары күпме хезмәт хакын алып эшләвен беләсезме?
Әле күпмедер - билгесез, әмма былтыр Башкортстанда шәһәр мэрлары 260 мең сумга якын хезмәт хакы алган.Бу шәһәр хакимиятләрендәге гади хезмәткәрләргә бирелә торган хезмәт хакыннан 3,2 тапкырга күбрәк: түбәнрәк вазифада эшләүче түрәләр аена уртача 81,9 мең сум акча ала.
Ә авыл җирлекләре башлыклары ничә сум ала дип уйлыйсыз? Аларның хезмәт хакларын да әйткеннәр. 👉 Моннан укый аласыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Мэрлар алган акча күпме, азмы? Сез эшләп алган акча белән чагыштырганда ничегрәк?

🌚6❤1👍1🥰1
Кичә 29 ноябрь - Татарстан байрагы көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанның үзәк урамнарында байраклар тараткан.
"Азатлык" Татарстан байрагы төсендә тасмаслар ясаткан. 5 меңләп тасма таратылган. Кәгазьдән 3 меңләп байракчыклар ясатылып, урамдагы кешеләргә бүләк ителгән.
Фотолар "Азатлык" татар яшьләре берлегенең телеграм каналыннан алынды.

❤15
👆👆👆 Әмма "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, Татарстан байракларын таратканда полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре активистлардан тасмаларны таратуны тыярга тырышкан.
"Бу акцияне канунсыз дип әйттеләр, гел каршылыклар тудырырга тырыштылар. Әмма байракчыклар, тасмалар таратыр өчен аерым рөхсәт алырга кирәкми. Росгвардия, полиция кешеләре активистларны туктатып телефоннарын ачып карады, нидер эзләде. Өч тапкыр акция туктатылды, әмма яшьләр байракларны таратуны дәвам итте. Бу - басым ясау. Бу беренче очрак түгел. 10 ел дәвамында мондый акция бара, әмма быелгы кебек акцияне туктатырга тырышулары күзәтелмәгән иде", ди Наил Нәбиллин.
Сез ниләр уйлыйсыз, дуслар!? Татарстан байракларын таратудан нинди зыян була ала?

🤬10😁1
Бурычыңны капларга акчаң юк икән, контракт төзе дә сугышка барып акча эшлә. Русиядә шундый үгетләүләр ешайган.
Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве очракларының саны арта. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган.
Бу хәлне ничек аңларга һәм бу ничек эшләнә бу? Мәсәлән, Красноярскида берүзе ике балигъ булмаган баласын тәрбияләүче хатын-кызның банкка 800 мең сум бурычы бар. Приставлар аңа хәрби комиссариатка чакыру җибәргән. Моны сугышта бурычыңны капларлык акча эшли алырсың дип аңлатканнар. Шул ук вакытта бу хатын-кызның хәрби дә медицина белеме дә юк диелә.
Башка очраклар турында 👉 монда яздык. Ачылмаса, менә 👉 башка сылтама.
Кеше очын очка бәйләр өчен кредитка чума (бу да - дәүләтнең җаваплылыгы, димәк кеше кредиттан башка чара күрми), әмма бурыч сазлыгыннан чыга алмый. Дәүләт сугышка андый кешеләрне дә барырга мәҗбүр итә булып чыга. Бу хакта фикерегез белән уртаклашыгыз әле. Әҗетен кайтар алмыйча интеккән кешеләр тирә-ягыбызда юк түгел.

Азатлык Радиосы
Медиа: мәхкәмә приставлары бурычлыларны саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинадагы сугышка барырга үгетли
Красноярскида берүзе ике балигъ булмаучы баласын тәрбияләүче хатын-кызның банкка 800 мең сум бурычы булган. Приставлар аңа хәрби комиссариатка чакыру җибәргән. Моны сугышта бурычыңны капларлык акча эшли алырсың дип аңлатканнар. Шул ук вакытта бу хатын-кызның…
🤡5❤1👍1
📍"Азатлык журналисты Алсу Кормаш эше кичекмәстән туктатылырга, ул азат ителергә тиеш"
Бүген, 30 ноябрь көнне "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып журналистны сәяси тоткын дип таныды.
Проект җитәкчесе Сергей Давидис фикеренчә, Алсу Кормаш эшендә "сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Аны ирегеннән мәхрүм итү өчен төрле ысуллар эзләгәннәре күренә.
— Без Русия Җинаять Кодексының 330.1 маддәсенең 3 өлеше нигезендә эзәрлекләүне канунсыз дип саныйбыз. Бу маддәне дә, гомумән, "ят агентлык" төшенчәсен дә, шул исәптән "хәрби-техник мәгълүматны туплау" белән аның бәйләнешен дә кануни түгел дип саныйбыз. Башта тоткарлау һәм икенче ватандашлыкны хәбәр итмәүгә бәйле хөкем карары, һәм шуннан соң гына — озак уйлаулар һәм сәбәпләр эзләүдән соң — бу яңа маддә нигезендә эзәрлекләү. Бу — мондый төрдәге беренче җинаять эше һәм кулга алу очрагы. Ясалмалык күренә. Хәтта бу кануни булмаган маддәне озак уйлаганнан соң гына кулланганнар булып чыга. Алсу Кормашеваны ирегеннән мәхрүм итү өчен нәрсәне кулланып булуын уйлаганнар.
Аның җинаять эше кичекмәстән туктатылырга, Алсу үзе азат ителергә тиеш", - диде Давидис.
Тулы хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

"Мемориал" Азатлык журналисты Алсу Кормашны сәяси тоткын дип таныды
Алсу Кормашева эшендә "сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Аны ирегеннән мәхрүм итү өчен төрле ысуллар эзләгәннәре күренә, дип саный хокук яклаучылар.
🔥5😢5🙏2👍1
Татарстан оешмаларына 54 меңләп хезмәткәр җитми икән...
Ә узган ел исә 42,3 мең эшче кирәк булган. Бу хакта Росстат белешмәләренә таянып, РБК җиткерә. Октябрь ахырына республикада 6,3 мең кеше эшсез булган. Ә эшсезлек дәрәҗәсе 0,3 процентны тәшкил иткән.
Эшчеләрнең җитмәве турында Татарстан һәм Башкортстанда соңгы вакытта аеруча күп сөйли башладылар. Әйтик октябрь ахырында Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк булуы әйтелде, ул чакта 2,7 мең кеше генә җыелган диделәр.
Татарстанда тагын кайсы тармак эшчеләр булмаудан интегә? Менә монда җентекле язылган. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤷♂4❤1
Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсендә аеруча мөһим эшләрне тикшерү өчен яңа бүлекчә төзелгән, нигездә ул миграция кануннары өлкәсендәге җинаятьләр белән шөгыльләнәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстандагы тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерүче биш бүлекчәсе бар. Алтынчы бүлекчә үз эшен декабрьдә үк башлар дип ниятләнә.
Русия тикшерү комитеты оешмаларында махсус бүлекчәләр булдыру тәкъдимен оешманың җитәкчесе Александр Бастрыкин ясаган диелә. Октябрь ахырында тикшерү идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмә узган. Анда ул һәр төбәктәге тикшерү оешмасында миграция өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү мәсьәләләре махсус бүлекчәсе оештырырга кушкан.
Миграция өлкәсенә бәйле аерым бүлекчә булдыру ихтыяҗы бар дип саныйсызмы?
@azatliqradiosi

👎1🔥1🤔1
⚡️Русия Югары мәхкәмәсе “ЛГБТ хәрәкәтен” экстремистик оешма дип таныды һәм Русиядә тыю турында карар чыгырды.
Утырышка берсе дә кертелмәде, залга бары тик Русиянең Юстиция министрлыгы вәкилләренә генә керү рөхсәте булды. Журналистлар утырышны трансляция залында гына карый алды, аларны карар игълан ителгәндә генә керттеләр. Утырыш дүрт сәгать дәвам итте.

👍7👎7🤬3🤡3😢1
Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" мөселман дини оешмасы рәисе, кырымтатар Абдула Гафаровта тентү узган.
Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе җиткерә.
Оешмага юридик зат буларак экстремист материалларны күпләп тарату, җитештерү һәм саклау турында беркетмә төзегәннәр. Гафаровның дини әдәбиятын тартып алганнар диелә.
Куәт оешмалары вәкилләре Гафаровның Алуштадагы өенә иртәнге якта, сәгать җиденчеләр киткән вакытта килгән диелә. Тентү үткән вакытта Гафаровның 15 яшькә кадәрле биш балигъ булмаган баласы да өйдә булган.
▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" мөселман дини оешмасы рәисендә тентү узган
Куәт оешмалары вәкилләре Абдула Гафаровның Алуштадагы өенә иртән килгән. Аны башта полиция бүлекчәсенә сорау алуга алып киткәннәр, аннан җибәргәннәр. "Алушта" дини оешмасына юридик зат буларак экстремист материалларны күпләп тарату, җитештерү һәм саклау турында…
🤬10👍1
"Кешеләр үз илендә тыела булып чыга". Русиядә ЛГБТ хәрәкәтен тыйдылар
Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик оешма дип таныды һәм аны тыю турында карар чыгырды. Квир активистлар бу карар илдәге ЛГБТ кешеләрнең тормышын тагы да катлауландырачак, аларны экстремистларга тиңләргә мөмкинлек бирәчәк дип борчыла.
"ЛГБТ хәрәкәте" дигәндә, министрлык нәрсәне күздә тотуы аңлашылмый. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дигән оешма юк, бу - иҗтимагый күренеш.

— Бу чыннан да оешма түгел, бу хәрәкәт Русиядә теркәлмәгән, һәм бөтенләй кайдадыр теркәлмәгән. Аның уставы һәм документлары, структурасы юк, гомумән, аны бердәм юнәлеш итеп билгеләргә мөмкинлек биргән башка билгеләр дә бөтенләй юк, — дип аңлатты "Медуза"га юрист Валерия Ветошкина."ЛГБТ халыкара оешмасы"н Русиядә тыю нәрсәне аңлата? Илдә яшәүче һомосексуаллар өчен моның нинди нәтиҗәсе булачак? Бу хакта квир активистлардан сорадык.
— Бу тыю – урыс телендә чит тел сүзләрен тыю кануны төркеменнән дияр идем. Шундый ук мәзәк һәм абсурдлы. Русия хакимияте моны нигә эшли? Аңлашыла, җәмгыятьнең игътибарын чын проблемнардан, сугыш темасыннан башка нәрсәгә юнәлтү өчен эшләнә торган эш.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
Үзен ачыктан гей дип әйткән теләсә нинди кеше "экстремист" булып санала ала. Үзен бу "оешмага" караганын әйткән кеше дә (аның нинди оешма икәне аңлашылмый гына) экстремист оешмасы вәкиле булып чыга бит, — ди тел һәм квир активист Марсэль Ганеев.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Кешеләр үз илендә тыела булып чыга". Русиядә ЛГБТ хәрәкәтен тыйдылар
Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик оешма дип таныды һәм аны тыю турында карар чыгырды. Квир активистлар бу карар илдәге ЛГБТ кешеләрнең тормышын тагы да катлауландырачак, аларны экстремистларга тиңләргә мөмкинлек бирәчәк дип борчыла.
😢5
Быел Татарстанда җыеп алынган ашлык 31 процентка, Башкортстанда — 37 процентка азрак булган.
Бу хакта Росстат хәбәр итә.
Чөгендер, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү дә кимегән.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта Росстат хәбәр итә.
Чөгендер, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү дә кимегән.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Быел Татарстанда җыеп алынган ашлык 31 процентка, Башкортстанда — 37 процентка азрак булган
Чөгендер, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү дә кимегән.
😢3
"Сталиннан соңгы чорның золым системына кайту". "Мемориал" вәкиле "фейклар" өчен хөкемнәр һәм журналистларны кулга алу турында
"Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы Александр Черкасов бүген куәт оешмалары "дөреслеккә каршы көрәшә" дип саный, АКШ белән бәйле басмаларга эшләүче журналистларга Русиягә кермәскә киңәш итә, нинди генә авыр еллар булса да, Русиядә хокук яклаучылар эшләргә тырыша ди.
Җинаять эшләре уйдырмага корылган. Нигәме? Чөнки әгәр син узган елга караганда кимрәк хисап бирәсең икән, киләсе елда финанслау да азрак булачак.

— Гаскәрне "кимсетүгә", гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуга каршы көрәш - 2022 елның мартыннан, Җинаять кодексында бу яңа маддәләр барлыкка килгәннән бирле безнең куәт оешмалары вәкилләре өчен иң мөһим бурыч булып тора. Әйткәндәй, чикләүләр ягыннан алар совет чоры Җинаять кодексының күчермәсе дияргә дә була, ул чакта 70нче һәм 190нчы маддәләр булган. Бу Сталин заманындагы түгел, аннан соңгы чорда булган репрессив системга кире кайту. Һәм мөгаен "разнарядка" бардыр. Бу бит Совет берлегендәге кебек: менә хәзер без хулиганнар белән көрәшәбез, аннан соң...Черкасов Русиядә Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваның тоткарлануына карата да фикерен белдерде.
— Беренчедән, бу маддә үзе үк бу җинаять эшен сәяси итә. Икенчедән, Алсу — ул Эван Гершкович кебек үк тотык. Әйе, Америка басмалары, Америка оешмалары белән бәйле кешеләргә Русиягә кермәсәләр яхшырактыр, чөнки тотыклар кирәк. Аларга тагын нинди дә булса үз шымчыларын йолып алырга кирәк булачак. Виктор Бутны — корал магнатын йолып алдылар бит.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Сталиннан соңгы чорның золым системына кайту"
"Мемориал" вәкиле Александр Черкасов "фейклар" өчен хөкемнәр һәм журналистларны кулга алу турында
😢3🔥2
Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар.
Әйтик миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар.
▪️Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.
Бу хакта ни уйлыйсыз?

Татарстанда мәктәп укучыларыннан Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар
Укучыларның сугышта катнашучы "якташларына ярдәм күрсәтүе" турындагы репортаж җирле "Мамадыш 24" телеканалында чыкты.
🤬9👍1🔥1
👆Мамадышта укучыларны Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясату турындагы видеоны безнең YouTube каналда карый аласыз.
Шунда ук фикерләрегезне дә языгыз.
@azatliqradiosi
Шунда ук фикерләрегезне дә языгыз.
@azatliqradiosi
YouTube
Татарстан балаларына Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар
Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар. Әйтик, миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар. Моңа ничек карыйсыз?
Безнең каналга…
Безнең каналга…
🤬12🤯2✍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 1 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Израил армиясе Газзә сызыгында һөҗүмнәрне янә башлавын белдерде. 4 көнлек тынычлык тәртибе тәмамланды.
🔸Иртән Русия Украинага төньяктан "Шахед" дроннары җибәргән. Киевта һәм Киев өлкәсендә һава тревогасы дип хәбәр ителә.
🔸Русия думасына мәктәпләрдә смартфоннарны тулысынча тыю турында канун өлгесе кертелгән.
🔸Большой театр баш мөдире Владимир Урин вазифасыннан китүе турында белдергән, кичә ул театр коллективы белән хушлашкан. Большойга мөдир булып Петербурның Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе, дирижер Валерий Георгиев килергә мөмкин. Урин Русия Украинага сугыш башлагач, сәнгать әһелләренең сугышны туктату турындагы хатын имзалаган иде.
🔸Казан циркының элекке җитәкчесе Рамил Шәрифуллин вафат. Аңа 44 яшь иде. Ул циркны 2019-2021 елларда җитәкләде. Пычак күтәреп йөргән видео таралганнан соң мөдирлектән алынды.

✍1❤1👍1
Баш прокурор урынбасары Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорый
Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сораган.
Ткачев фикеренчә, Чанышеваны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм итү - йомшак җәза, хөкем карарын йомшартучы хәлләр дип китерелгән дәлилләр "шулкадәр йомшак җәза бирү өчен җитәрлек дип табыла алмый".
Лилия Чанышева экстремизм маддәләре нигезендә гаепләнә.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬6👍1🕊1
⚡️Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтылды.
Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны үз-үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаеплиләр. Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты.
Тулырак хәбәрне Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬7💔5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтылды. Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны үз-үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаеплиләр. Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы…
Алсуны сак астында тоту вакытын озайту уңаеннан Азатлык Европа/Азатлык Радиосы оешмасының вакытлы мөдире Джеффри Гедмин белдерүе белән чыкты.
"Алсу Русиядә 45 көн рәшәткә артында утыра һәм аны гаделсез, сәяси сәбәпләр белән сак астында тоту вакыты озайтылды, - диде ул. Без Русия хакимиятләрен Алсуга кичекмәстән АКШ консулы белән очрашу мөмкинлеге бирергә чакырабыз, АКШ ватандашы буларак, бу - аның хокукы. Алсуны азат итәргә кирәк һәм ул гаиләсенә кайтырга тиеш".
Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтылды.

👍7❤3👀1
Израил белән ХӘМӘС арасында янә бәрелешләр башланды. 4 көн тыныч торганда ниләр булды:
🔺Һуманитар тәнәфес вакытында ХӘМӘС Израилнең 80 хатын-кызын һәм баласын, шулай ук 20 чит ил ватандашын азат итте: аларның күбесе Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килгән вакытлы эшчеләр.
🔺Чит ил ватандашларын азат итү аерым килешүләр кысаларында узды.
🔺Моңа җавап итеп Израил үзендәге төрмәләрдән 200дән артык фәләстинне - хатын-кызларны һәм үсмерләрне чыгарды. Алар нигездә террорчылыкта яки аңа булышуда гаепләнеп хөкем ителгәннәр.
🔺Килешү шартлары нигезендә Газзә сызыгына фәләстиннәр өчен һуманитар ярдәм китерелде - азык-төлек, дарулар һәм ягулык.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😢7