Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.48K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Баскынлыктагы Луһански өлкәсенең Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә даими атышлар аркасында җимереклекләр күп.

Бу хакта "Новости" агентлыгына Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин сөйләгән. Бу ике шәһәрне дә Татарстан үз карамагына алган иде, Варакин аларда барган төзекләндерү эшләрен җитәкли.

Түрә әйтүенчә, хәзерге вакытта фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән ул. Аның әйтүенчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 644нче көне.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3🔥2👍1
🇨🇿Чехиядә "Ульрика" кунакханәсе мөлкәтен "туңдырырга" мөмкиннәр — аны Татарстан хөкүмәте белән бәйлиләр.

"Ульрика" кунакханәсенә Татарстан хөкүмәте контролендәге "Связьинвестнефтехим" ширкәте ия.

Карловы Варыдагы "Ульрика" кунакханәсе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең иң яраткан ял йортларыннан берсе булып санала.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👏6😁4🤔2
Чит илдән инвестицияләр кими. Татарстан төбәкләрдән татар инвесторларын чакыра

Кичә Казанда "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы тәмамланды. Анда Русиянең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшмәкәре катнашты.

Очрашуда төп ике тема күтәрелде.

Беренчедән, барлык җыеннарда гадәткә кергәнчә, Русиянең җинаятьчел сугышын хуплау, анда сугышучыларга ярдәм итү турында сүз барды.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "барлык милләтләр дә лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә нык берләште" дип сөйләде.

"Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк", диде ул.


Икенчедән, җыенда сугыш аркасында чит ил инвесторларын югалткан Татарстан түрәләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен республикага килеп эшләргә чакырды.

Чарадан репортажны Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5🤡4🤮3
Башкортстан Дәүләт җыены депутаты безгә икътисадчылар кирәк түгел дип белдерде

Корылтай депутаты Салават Харасов фикеренчә, югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк.

"Элек без беркемгә кирәкми торган белгечләрне чиктән тыш күп әзерләдек: икътисадчыларны, башка белгечләрне, зыялыларны. Югары уку йортлары һәр ел йөзләгәнне әзерләп чыгара — алар икътисадта кирәк түгел, аларга ихтыяҗ юк. Шуннан соң алар үзләрен кайдадыр эзли башлый. Ә оешмаларга эшкә бармыйлар — белгечлекләре андый түгел", диде ул комитет утырышында.


Бу фикер белән килешәсезме?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤣7🤷‍♂1💊1
Медиа: Русиядә һөҗүм отрядларына хатын-кызларны җыя башлаганнар

Аларны Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенә кергән "Эспаньола" хәрби бүлекчәсенә алалар диелә.

Хатын-кызларны снайпер, медик һәм элемтәче буларак кына түгел, ә штурм отрядларына да яллыйлар. Шулай ук аларга дрон һәм радиоэлектрон көрәш белән бәйле бүлекчәләрдә контрактлар тәкъдим ителә, дип яза "Важные истории".

Басма журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.

"Башта түләү 110-120 мең сум. Алга таба хәрби хәрәкәт барган урында бу акча икегә тапкырлана. Икенче контракт өч айдан башлана, ансы аерым сөйләшеп хәл ителә", дигәннәр.


Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁51
Казандагы мәхкәмә үз букчасына Украина байрагы таккан иргә 35 мең сум штраф салган

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Тамерлан Хәйретдиновны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип тапкан һәм 35 мең сум штраф салган.

Эш материалыннан күренгәнчә, ул "Русия белән Украина арасындагы вазгыятькә үзенең мөнәсәбәтен тирә яктагы гражданнарга күрсәткән һәм Украина байрагын тагып йөрткән".

Хәйретдинов гаебен танымаган, аркага аса торган букчасының каешына чынлап та Украина байрагы тагуын, "махсус хәрби операциягә" каршы булуын аңлаткан.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5👍1👏1
Мордовия төрмәсендә американ Пол Уиланны кыйнаганнар

Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән АКШ ватандашы Пол Уиланны колониядә кыйнаганнар. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) җиткерә.

Тоткынның абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан. Һөҗүмнең сәбәбе — Уиланның Америка ватандашы булуы дип искәртелә.

Элегрәк Уиланны колониядә кыйнаулары турында аның туганнары да хәбәр иткән иде.

@azatliqradiosi
🤬10
Исегезгә төшерәбез, бүген — Татарстан байрагы көне

Татарстан Дәүләт шурасы аны 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә раслады.

Конституцияең беренче өлгесендә байрак — республиканың суверенитет билгесе дип билгеләнде. Соңгы 3 дистә елда төп документ туналып бетте диярлек, суверенитет төшенчәсе һәм мөстәкыйльлек атрибутлары аннан юк ителде.

Бу хакта Азатлык язма әзерләгән иде. Аны монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤‍🔥86👍1🔥1🥱1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылды

Путин режимы башлаган сугышта Аскыннан Илвир Тимергалиев (сул фото) һәлак булган. Ул сугышка шушы елның 5 октябрендә Шәйморатов батальоны белән киткән. 31 октябрьдә һәлак булган. Кичә аны туган ягында җирләделәр. Егеткә нибары 24 яшь булган.

Шулай ук кичә Чишмә районында Рәфис Кәримов (уң фото) җирләнде. Ул сугышка шушы елның сентябрендә саклану министрлыгы белән контракт төзеп киткән булган. Егеткә нибары 24 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1168 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 29 ноябрь — сугышның 644нче көне.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢4😭3👍1
❗️"Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм тагын 13 оешма Алсу Кормашны "канунсыз тоткарланган" дип танырга өнди

"Чикләрне танымаучы репортёрлар" оешмасының АКШ бүлеге мөдире Клейтон Веймерс сүзләренчә, "Алсу Кормаш Мәскәүнең журналистика белән сугышның корбаны һәм АКШ белән геополитик бәхәсләр корбаны" булып тора.

— Кремль аны кичекмәстән азат итәргә һәм урынсыз гаепләрне кире кагарга тиеш. Бу көн җиткәнче, Дәүләт департаменты аны "канунсыз тоткарланган" дип танырга тиеш, — ди Веймерс.

АКШта "канунсыз тоткарланучы" статусы бу эш өчен җаваплылыкны Тоткыннар эшләре буенча махсус илчегә бирә. Бу проблемның сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама монда.
💔11👍61🔥1🙏1
❗️"Азатлык" татар яшьләре берлегенә Татарстан байрагы көнендә Казанда Татарстан байраклары таратырга ирек бирмәгәннәр

Бу хакта Азатлык Радиосына берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

"Басым көчле булды. Полиция һәм Росгвардия вәкилләре тыныч кына таратырга ирек бирмәде, кат-кат килеп туктатты" дип сөйләде ул Азатлыкка.


Шуңа да карамастан, алар 5 мең тасма һәм 3 мен байракчык тарата алган. 

Шул ук вакытта хакимият тарафлы "Молодая гвардия" хәрәкәтенең җирле бүлеге бүген Казанда Татарстан байракларын ирекле тараткан. "Яңа Гасыр" каналы хәбәрләр чыгарылышында бу хакта махсус репортаж күрсәтте.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6🔥31
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык бу сәгатькә булган хәбәрләрне җиткерә.

🔸ХӘМӘС белән Израил һуманитар тәнәфәснең озайтыла дип игълан итте. Хәзерге вакытта тоткыннарның тагын бер төркемен азат ителүе турында сөйләшүләр бара.

🔸Украинага төнлә дроннар һөҗүме булган. Русиянең Саклану министрлыгы Белгород өлкәсендә дрон бәреп төшерелүе турында хисап бирде.

🔸Русия праваслау чиркәве фронтка китүче руханиларның хокукларын рәсмиләштерүне эшен башкарырга ниятли. Руханиларны хәрбиләр дәрәҗәсенә күтәрергә телиләр.

🔸Русиянең нефть-газ компанияләренә чит илгә ягулык сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта мөрәҗәгать Дәүләт Думасында әзерләнә, дип яза медиа.

🔸Русиядә декабрьдә тимер юл хезмәте бәяләр артуы көтелә. Бу йөк ташуга да, юлчыларның билетларына да бәйле. Тарифлар 10,75 %ка артачак, дип фаразлый Русиянең икътисад үсеше министрлыгы.

🔸АКШның элеккеге дәүләт сәркәтибе Һенри Киссинджер вафат. Аңа 100 яшь булган.

🔸Уфаның 450 еллыгы киләсе елның август азагында билгеләнәчәк, дип әйтте Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров. Төгәл дата юк.

🔸Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел. Апаста яңа урамга аның исеме бирелгән, истәлек тактасы куелган.

Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән булыгыз. Көнегез матур, күңелле булсын!
👍31
💵 Башкортстан шәһәрләренең мэрлары күпме хезмәт хакын алып эшләвен беләсезме?

Әле күпмедер - билгесез, әмма былтыр Башкортстанда шәһәр мэрлары 260 мең сумга якын хезмәт хакы алган.Бу шәһәр хакимиятләрендәге гади хезмәткәрләргә бирелә торган хезмәт хакыннан 3,2 тапкырга күбрәк: түбәнрәк вазифада эшләүче түрәләр аена уртача 81,9 мең сум акча ала.

Ә авыл җирлекләре башлыклары ничә сум ала дип уйлыйсыз? Аларның хезмәт хакларын да әйткеннәр. 👉 Моннан укый аласыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Мэрлар алган акча күпме, азмы? Сез эшләп алган акча белән чагыштырганда ничегрәк?
🌚61👍1🥰1
Кичә 29 ноябрь - Татарстан байрагы көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанның үзәк урамнарында байраклар тараткан.

"Азатлык" Татарстан байрагы төсендә тасмаслар ясаткан. 5 меңләп тасма таратылган. Кәгазьдән 3 меңләп байракчыклар ясатылып, урамдагы кешеләргә бүләк ителгән.

Фотолар "Азатлык" татар яшьләре берлегенең телеграм каналыннан алынды.
15
👆👆👆 Әмма "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, Татарстан байракларын таратканда полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре активистлардан тасмаларны таратуны тыярга тырышкан.

"Бу акцияне канунсыз дип әйттеләр, гел каршылыклар тудырырга тырыштылар. Әмма байракчыклар, тасмалар таратыр өчен аерым рөхсәт алырга кирәкми. Росгвардия, полиция кешеләре активистларны туктатып телефоннарын ачып карады, нидер эзләде. Өч тапкыр акция туктатылды, әмма яшьләр байракларны таратуны дәвам итте. Бу - басым ясау. Бу беренче очрак түгел. 10 ел дәвамында мондый акция бара, әмма быелгы кебек акцияне туктатырга тырышулары күзәтелмәгән иде", ди Наил Нәбиллин.

Сез ниләр уйлыйсыз, дуслар!? Татарстан байракларын таратудан нинди зыян була ала?
🤬10😁1
Бурычыңны капларга акчаң юк икән, контракт төзе дә сугышка барып акча эшлә. Русиядә шундый үгетләүләр ешайган.

Мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве очракларының саны арта. Моны "Новая газета-Европа басмасы ачыклаган.

Бу хәлне ничек аңларга һәм бу ничек эшләнә бу? Мәсәлән, Красноярскида берүзе ике балигъ булмаган баласын тәрбияләүче хатын-кызның банкка 800 мең сум бурычы бар. Приставлар аңа хәрби комиссариатка чакыру җибәргән. Моны сугышта бурычыңны капларлык акча эшли алырсың дип аңлатканнар. Шул ук вакытта бу хатын-кызның хәрби дә медицина белеме дә юк диелә.

Башка очраклар турында 👉 монда яздык. Ачылмаса, менә 👉 башка сылтама.

Кеше очын очка бәйләр өчен кредитка чума (бу да - дәүләтнең җаваплылыгы, димәк кеше кредиттан башка чара күрми), әмма бурыч сазлыгыннан чыга алмый. Дәүләт сугышка андый кешеләрне дә барырга мәҗбүр итә булып чыга. Бу хакта фикерегез белән уртаклашыгыз әле. Әҗетен кайтар алмыйча интеккән кешеләр тирә-ягыбызда юк түгел.
🤡51👍1
📍"Азатлык журналисты Алсу Кормаш эше кичекмәстән туктатылырга, ул азат ителергә тиеш"

Бүген, 30 ноябрь көнне "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып журналистны сәяси тоткын дип таныды.

Проект җитәкчесе Сергей Давидис фикеренчә, Алсу Кормаш эшендә "сәяси сәбәпләр" ярылып ята. Аны ирегеннән мәхрүм итү өчен төрле ысуллар эзләгәннәре күренә.

— Без Русия Җинаять Кодексының 330.1 маддәсенең 3 өлеше нигезендә эзәрлекләүне канунсыз дип саныйбыз. Бу маддәне дә, гомумән, "ят агентлык" төшенчәсен дә, шул исәптән "хәрби-техник мәгълүматны туплау" белән аның бәйләнешен дә кануни түгел дип саныйбыз. Башта тоткарлау һәм икенче ватандашлыкны хәбәр итмәүгә бәйле хөкем карары, һәм шуннан соң гына — озак уйлаулар һәм сәбәпләр эзләүдән соң — бу яңа маддә нигезендә эзәрлекләү. Бу — мондый төрдәге беренче җинаять эше һәм кулга алу очрагы. Ясалмалык күренә. Хәтта бу кануни булмаган маддәне озак уйлаганнан соң гына кулланганнар булып чыга. Алсу Кормашеваны ирегеннән мәхрүм итү өчен нәрсәне кулланып булуын уйлаганнар.

Аның җинаять эше кичекмәстән туктатылырга, Алсу үзе азат ителергә тиеш", -
диде Давидис.

Тулы хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🔥5😢5🙏2👍1
Татарстан оешмаларына 54 меңләп хезмәткәр җитми икән...

Ә узган ел исә 42,3 мең эшче кирәк булган. Бу хакта Росстат белешмәләренә таянып, РБК җиткерә. Октябрь ахырына республикада 6,3 мең кеше эшсез булган. Ә эшсезлек дәрәҗәсе 0,3 процентны тәшкил иткән.

Эшчеләрнең җитмәве турында Татарстан һәм Башкортстанда соңгы вакытта аеруча күп сөйли башладылар. Әйтик октябрь ахырында Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк булуы әйтелде, ул чакта 2,7 мең кеше генә җыелган диделәр.

Татарстанда тагын кайсы тармак эшчеләр булмаудан интегә? Менә монда җентекле язылган. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤷‍♂41