Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.48K subscribers
10.7K photos
1.01K videos
8 files
16.5K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия эчке эшләр министрлыгы илгә килгән чит ил кешеләренә "лояль булу" турында килешү имзалатырга тели.

Андый килешү нигезендә Русиягә кунакка килгән чит ил ватандашына "РФнең тышкы һәм эчке сәясәтен, Русия түрәләрен тәнкыйтьләү" тыелачак.

Шулай ук, Русиягә килгән кунакларның мәгълүмат ирегенә булган хокуклары да киселәчәк: мәсәлән, алар "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр, совет халкының ватанын ничек саклаганы" турында "кирәксез" хәбәрләр тарата алмаячак.

Шушындый килешүгә кул куйган кунаклар Русиядә үзләрен "тиешенчә" тотачак дип саный бу канунны тәкъдим иткән авторлар. Чит ил ватандашы Русиядә булган чакта әлеге килешүне боза икән, аны депортацияләргә дә мөмкиннәр. Депортация чыгымнарын кунак үзе каплаячак.

Эчке эшләр министрлыгы эшләгән әлеге проект РФ хакимиятенә кайчан тәкъдим ителәчәк — монысы әлегә билгесез.

@azatliqradiosi
😁8🤡8🤩1
Кичә, 28 ноябрьдә, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланган.

Хәрәкәт вәкилләре моны "Кремльнең бот-фермасы көчле һөҗүм ясавы" белән бәйле дип саный һәм элегрәк башкорт милли хәрәкәтенең каналлары да томалануын хәтерләтә.

"Без яңа канал ачтык һәм кирәк булса Идел-Урал республикалары Русия золымыннан азатлык алганчыга кадәр аны яңадан ачып торачакбыз. Һәрберебезнең ирекле рәвештә сөйләшергә һәм яшәргә хакы бар. Без үзебез өчен дә, безнең халыкларның киләчәге өчен дә бу хокукны көрәшеп алырга тиеш", дип җиткерде алар.

9 ноябрь кичендә башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Telegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томаланулары билгеле булды. Томаланучы каналлар арасында "Комитет башкирского сопротивления" каналы һәм Татарстан хакимияте белән бәйле дип саналган "Башкирский снег" каналлары да бар диелде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🤔5👍3🔥1😁1🤬1
Өегездә Татарстан байрагы бармы?
Anonymous Poll
44%
Әйе, бар. Кадерләп саклыйм
56%
Юк
5👍3
☝🏻Илдән чыгу тыелуы турында хәбәр килеп ирешкәч тә русияләргә биш көн эчендә чит ил паспортларын тапшырырга кирәк булачак.

Бу тәртип 2023 елның 11 декабреннән гамәлгә керә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤔6🤬51👍1
Баскынлыктагы Луһански өлкәсенең Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә даими атышлар аркасында җимереклекләр күп.

Бу хакта "Новости" агентлыгына Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин сөйләгән. Бу ике шәһәрне дә Татарстан үз карамагына алган иде, Варакин аларда барган төзекләндерү эшләрен җитәкли.

Түрә әйтүенчә, хәзерге вакытта фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән ул. Аның әйтүенчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 644нче көне.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3🔥2👍1
🇨🇿Чехиядә "Ульрика" кунакханәсе мөлкәтен "туңдырырга" мөмкиннәр — аны Татарстан хөкүмәте белән бәйлиләр.

"Ульрика" кунакханәсенә Татарстан хөкүмәте контролендәге "Связьинвестнефтехим" ширкәте ия.

Карловы Варыдагы "Ульрика" кунакханәсе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең иң яраткан ял йортларыннан берсе булып санала.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👏6😁4🤔2
Чит илдән инвестицияләр кими. Татарстан төбәкләрдән татар инвесторларын чакыра

Кичә Казанда "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы тәмамланды. Анда Русиянең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшмәкәре катнашты.

Очрашуда төп ике тема күтәрелде.

Беренчедән, барлык җыеннарда гадәткә кергәнчә, Русиянең җинаятьчел сугышын хуплау, анда сугышучыларга ярдәм итү турында сүз барды.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "барлык милләтләр дә лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә нык берләште" дип сөйләде.

"Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк", диде ул.


Икенчедән, җыенда сугыш аркасында чит ил инвесторларын югалткан Татарстан түрәләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен республикага килеп эшләргә чакырды.

Чарадан репортажны Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5🤡4🤮3
Башкортстан Дәүләт җыены депутаты безгә икътисадчылар кирәк түгел дип белдерде

Корылтай депутаты Салават Харасов фикеренчә, югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк.

"Элек без беркемгә кирәкми торган белгечләрне чиктән тыш күп әзерләдек: икътисадчыларны, башка белгечләрне, зыялыларны. Югары уку йортлары һәр ел йөзләгәнне әзерләп чыгара — алар икътисадта кирәк түгел, аларга ихтыяҗ юк. Шуннан соң алар үзләрен кайдадыр эзли башлый. Ә оешмаларга эшкә бармыйлар — белгечлекләре андый түгел", диде ул комитет утырышында.


Бу фикер белән килешәсезме?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤣7🤷‍♂1💊1
Медиа: Русиядә һөҗүм отрядларына хатын-кызларны җыя башлаганнар

Аларны Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенә кергән "Эспаньола" хәрби бүлекчәсенә алалар диелә.

Хатын-кызларны снайпер, медик һәм элемтәче буларак кына түгел, ә штурм отрядларына да яллыйлар. Шулай ук аларга дрон һәм радиоэлектрон көрәш белән бәйле бүлекчәләрдә контрактлар тәкъдим ителә, дип яза "Важные истории".

Басма журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.

"Башта түләү 110-120 мең сум. Алга таба хәрби хәрәкәт барган урында бу акча икегә тапкырлана. Икенче контракт өч айдан башлана, ансы аерым сөйләшеп хәл ителә", дигәннәр.


Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁51
Казандагы мәхкәмә үз букчасына Украина байрагы таккан иргә 35 мең сум штраф салган

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Тамерлан Хәйретдиновны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип тапкан һәм 35 мең сум штраф салган.

Эш материалыннан күренгәнчә, ул "Русия белән Украина арасындагы вазгыятькә үзенең мөнәсәбәтен тирә яктагы гражданнарга күрсәткән һәм Украина байрагын тагып йөрткән".

Хәйретдинов гаебен танымаган, аркага аса торган букчасының каешына чынлап та Украина байрагы тагуын, "махсус хәрби операциягә" каршы булуын аңлаткан.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5👍1👏1
Мордовия төрмәсендә американ Пол Уиланны кыйнаганнар

Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән АКШ ватандашы Пол Уиланны колониядә кыйнаганнар. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) җиткерә.

Тоткынның абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан. Һөҗүмнең сәбәбе — Уиланның Америка ватандашы булуы дип искәртелә.

Элегрәк Уиланны колониядә кыйнаулары турында аның туганнары да хәбәр иткән иде.

@azatliqradiosi
🤬10
Исегезгә төшерәбез, бүген — Татарстан байрагы көне

Татарстан Дәүләт шурасы аны 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә раслады.

Конституцияең беренче өлгесендә байрак — республиканың суверенитет билгесе дип билгеләнде. Соңгы 3 дистә елда төп документ туналып бетте диярлек, суверенитет төшенчәсе һәм мөстәкыйльлек атрибутлары аннан юк ителде.

Бу хакта Азатлык язма әзерләгән иде. Аны монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤‍🔥86👍1🔥1🥱1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылды

Путин режимы башлаган сугышта Аскыннан Илвир Тимергалиев (сул фото) һәлак булган. Ул сугышка шушы елның 5 октябрендә Шәйморатов батальоны белән киткән. 31 октябрьдә һәлак булган. Кичә аны туган ягында җирләделәр. Егеткә нибары 24 яшь булган.

Шулай ук кичә Чишмә районында Рәфис Кәримов (уң фото) җирләнде. Ул сугышка шушы елның сентябрендә саклану министрлыгы белән контракт төзеп киткән булган. Егеткә нибары 24 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1168 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 29 ноябрь — сугышның 644нче көне.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢4😭3👍1
❗️"Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм тагын 13 оешма Алсу Кормашны "канунсыз тоткарланган" дип танырга өнди

"Чикләрне танымаучы репортёрлар" оешмасының АКШ бүлеге мөдире Клейтон Веймерс сүзләренчә, "Алсу Кормаш Мәскәүнең журналистика белән сугышның корбаны һәм АКШ белән геополитик бәхәсләр корбаны" булып тора.

— Кремль аны кичекмәстән азат итәргә һәм урынсыз гаепләрне кире кагарга тиеш. Бу көн җиткәнче, Дәүләт департаменты аны "канунсыз тоткарланган" дип танырга тиеш, — ди Веймерс.

АКШта "канунсыз тоткарланучы" статусы бу эш өчен җаваплылыкны Тоткыннар эшләре буенча махсус илчегә бирә. Бу проблемның сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама монда.
💔11👍61🔥1🙏1
❗️"Азатлык" татар яшьләре берлегенә Татарстан байрагы көнендә Казанда Татарстан байраклары таратырга ирек бирмәгәннәр

Бу хакта Азатлык Радиосына берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

"Басым көчле булды. Полиция һәм Росгвардия вәкилләре тыныч кына таратырга ирек бирмәде, кат-кат килеп туктатты" дип сөйләде ул Азатлыкка.


Шуңа да карамастан, алар 5 мең тасма һәм 3 мен байракчык тарата алган. 

Шул ук вакытта хакимият тарафлы "Молодая гвардия" хәрәкәтенең җирле бүлеге бүген Казанда Татарстан байракларын ирекле тараткан. "Яңа Гасыр" каналы хәбәрләр чыгарылышында бу хакта махсус репортаж күрсәтте.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6🔥31
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык бу сәгатькә булган хәбәрләрне җиткерә.

🔸ХӘМӘС белән Израил һуманитар тәнәфәснең озайтыла дип игълан итте. Хәзерге вакытта тоткыннарның тагын бер төркемен азат ителүе турында сөйләшүләр бара.

🔸Украинага төнлә дроннар һөҗүме булган. Русиянең Саклану министрлыгы Белгород өлкәсендә дрон бәреп төшерелүе турында хисап бирде.

🔸Русия праваслау чиркәве фронтка китүче руханиларның хокукларын рәсмиләштерүне эшен башкарырга ниятли. Руханиларны хәрбиләр дәрәҗәсенә күтәрергә телиләр.

🔸Русиянең нефть-газ компанияләренә чит илгә ягулык сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта мөрәҗәгать Дәүләт Думасында әзерләнә, дип яза медиа.

🔸Русиядә декабрьдә тимер юл хезмәте бәяләр артуы көтелә. Бу йөк ташуга да, юлчыларның билетларына да бәйле. Тарифлар 10,75 %ка артачак, дип фаразлый Русиянең икътисад үсеше министрлыгы.

🔸АКШның элеккеге дәүләт сәркәтибе Һенри Киссинджер вафат. Аңа 100 яшь булган.

🔸Уфаның 450 еллыгы киләсе елның август азагында билгеләнәчәк, дип әйтте Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров. Төгәл дата юк.

🔸Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел. Апаста яңа урамга аның исеме бирелгән, истәлек тактасы куелган.

Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән булыгыз. Көнегез матур, күңелле булсын!
👍31
💵 Башкортстан шәһәрләренең мэрлары күпме хезмәт хакын алып эшләвен беләсезме?

Әле күпмедер - билгесез, әмма былтыр Башкортстанда шәһәр мэрлары 260 мең сумга якын хезмәт хакы алган.Бу шәһәр хакимиятләрендәге гади хезмәткәрләргә бирелә торган хезмәт хакыннан 3,2 тапкырга күбрәк: түбәнрәк вазифада эшләүче түрәләр аена уртача 81,9 мең сум акча ала.

Ә авыл җирлекләре башлыклары ничә сум ала дип уйлыйсыз? Аларның хезмәт хакларын да әйткеннәр. 👉 Моннан укый аласыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Мэрлар алган акча күпме, азмы? Сез эшләп алган акча белән чагыштырганда ничегрәк?
🌚61👍1🥰1
Кичә 29 ноябрь - Татарстан байрагы көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанның үзәк урамнарында байраклар тараткан.

"Азатлык" Татарстан байрагы төсендә тасмаслар ясаткан. 5 меңләп тасма таратылган. Кәгазьдән 3 меңләп байракчыклар ясатылып, урамдагы кешеләргә бүләк ителгән.

Фотолар "Азатлык" татар яшьләре берлегенең телеграм каналыннан алынды.
15