"Vерните мужа! Я Zа#балась" — Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары флешмоб башлап җибәрде
Русиядә мобилизацияләнгәннәрнең туганнары флешмоб оештырган: алар машина тәрәзәләренә Украинада сугышучы ирләрне өйләренә кайтарырга чакыручы стикерлар ябыштыра.
Флешмоб хакында мәгълүмат һәм аның белән бәйле фотолар "Путь домой" Telegram-каналында чыкты.
Фотолардан күренгәнчә, хатын-кызлар машинага "Vерните мужа! Я Zа*балась" һәм "Vерните Zятя…" дигән стикерлар беркеткән. Ижау, Орел, Барнаулдан, Краснодар краеннан һәм Амур өлкәсеннән шундый фотолар килгән.
@azatliqradiosi

❤🔥5🔥3😁3👍2😢1
📍Азатлык архивыннан уникаль язма: "Сөембикә" романы нигезендә аудиотамаша!
Совет чорында татарлар Казан ханлыгын яулап алу вакыйгалары турында тарафсыз мәгълүматны бары тик Азатлык радиосыннан гына ишетә алган.
1978 елда чыккан бу тапшыруда Азатлык хәбәрчеләре радиотамаша оештырган. Тексты төрек язучысы Илгаз Ваһапның "Сөембикә" тарихи романынан алынган. Бу аудиода Сөембикә монологы һәм аның Явыз Иван белән Мәскәүдә сөйләшүе тәкъдим ителә.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

👍8🔥4❤3🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы ноябрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русия тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Рябков 2024 елда Украина хакимиятләре белән сугышны туктату турында килешеп булмас төсле дип белдерде. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — әлеге сугышның 644нче көне.
🔹Бүген Татарстан Республикасы байрагы көне билгеләнеп үтелә. ТР байрагы 1991 елның 29 ноябрендә расланды. Яшел төс — яз һәм яңарышны, ак — чисталыкны, ә кызыл төс энергия, көч, тормышны аңлата.
🔹Telegramда "Азат Идел-Урал" каналы блокланган. Моңа кадәр "Куштау Online", "Тот самый из Башкорт" каналлары да блокланган иде. Башкорт сәяси активисты Руслан Габбасов "Ни өчен нәкъ менә милли һәм "империягә каршы көрәшә торган" каналлар блоклана соң?" дигән сорау куйды.
🔹АКШның Politico басмасы РФ Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллинаны — Русия икътисадын көчәйткәне өчен — 2023 елның төп "болгатучысы" дип атады. Украина президенты Владимир Зеленский — "ел хыялые", ә Польшаның элекке премьер-министры Дональ Туск "ел шәхесе" булган.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

✍3👍2🔥1
Русия эчке эшләр министрлыгы илгә килгән чит ил кешеләренә "лояль булу" турында килешү имзалатырга тели.
Андый килешү нигезендә Русиягә кунакка килгән чит ил ватандашына "РФнең тышкы һәм эчке сәясәтен, Русия түрәләрен тәнкыйтьләү" тыелачак.
Шулай ук, Русиягә килгән кунакларның мәгълүмат ирегенә булган хокуклары да киселәчәк: мәсәлән, алар "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр, совет халкының ватанын ничек саклаганы" турында "кирәксез" хәбәрләр тарата алмаячак.
Шушындый килешүгә кул куйган кунаклар Русиядә үзләрен "тиешенчә" тотачак дип саный бу канунны тәкъдим иткән авторлар. Чит ил ватандашы Русиядә булган чакта әлеге килешүне боза икән, аны депортацияләргә дә мөмкиннәр. Депортация чыгымнарын кунак үзе каплаячак.
Эчке эшләр министрлыгы эшләгән әлеге проект РФ хакимиятенә кайчан тәкъдим ителәчәк — монысы әлегә билгесез.

😁8🤡8🤩1
Кичә, 28 ноябрьдә, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланган.
Хәрәкәт вәкилләре моны "Кремльнең бот-фермасы көчле һөҗүм ясавы" белән бәйле дип саный һәм элегрәк башкорт милли хәрәкәтенең каналлары да томалануын хәтерләтә.
"Без яңа канал ачтык һәм кирәк булса Идел-Урал республикалары Русия золымыннан азатлык алганчыга кадәр аны яңадан ачып торачакбыз. Һәрберебезнең ирекле рәвештә сөйләшергә һәм яшәргә хакы бар. Без үзебез өчен дә, безнең халыкларның киләчәге өчен дә бу хокукны көрәшеп алырга тиеш", дип җиткерде алар.
9 ноябрь кичендә башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Telegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томаланулары билгеле булды. Томаланучы каналлар арасында "Комитет башкирского сопротивления" каналы һәм Татарстан хакимияте белән бәйле дип саналган "Башкирский снег" каналлары да бар диелде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

🤔5👍3🔥1😁1🤬1
❤5👍3
☝🏻Илдән чыгу тыелуы турында хәбәр килеп ирешкәч тә русияләргә биш көн эчендә чит ил паспортларын тапшырырга кирәк булачак.
Бу тәртип 2023 елның 11 декабреннән гамәлгә керә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу тәртип 2023 елның 11 декабреннән гамәлгә керә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤔6🤬5❤1👍1
Баскынлыктагы Луһански өлкәсенең Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә даими атышлар аркасында җимереклекләр күп.
Бу хакта "Новости" агентлыгына Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин сөйләгән. Бу ике шәһәрне дә Татарстан үз карамагына алган иде, Варакин аларда барган төзекләндерү эшләрен җитәкли.
Түрә әйтүенчә, хәзерге вакытта фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән ул. Аның әйтүенчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 644нче көне.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

😢3🔥2👍1
🇨🇿Чехиядә "Ульрика" кунакханәсе мөлкәтен "туңдырырга" мөмкиннәр — аны Татарстан хөкүмәте белән бәйлиләр.
"Ульрика" кунакханәсенә Татарстан хөкүмәте контролендәге "Связьинвестнефтехим" ширкәте ия.
Карловы Варыдагы "Ульрика" кунакханәсе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең иң яраткан ял йортларыннан берсе булып санала.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Ульрика" кунакханәсенә Татарстан хөкүмәте контролендәге "Связьинвестнефтехим" ширкәте ия.
Карловы Варыдагы "Ульрика" кунакханәсе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең иң яраткан ял йортларыннан берсе булып санала.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👏6😁4🤔2
Чит илдән инвестицияләр кими. Татарстан төбәкләрдән татар инвесторларын чакыра
Кичә Казанда "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы тәмамланды. Анда Русиянең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшмәкәре катнашты.
Очрашуда төп ике тема күтәрелде.
Беренчедән, барлык җыеннарда гадәткә кергәнчә, Русиянең җинаятьчел сугышын хуплау, анда сугышучыларга ярдәм итү турында сүз барды.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "барлык милләтләр дә лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә нык берләште" дип сөйләде.
Икенчедән, җыенда сугыш аркасында чит ил инвесторларын югалткан Татарстан түрәләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен республикага килеп эшләргә чакырды.
Чарадан репортажны Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

"Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк", диде ул.
Икенчедән, җыенда сугыш аркасында чит ил инвесторларын югалткан Татарстан түрәләре төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен республикага килеп эшләргә чакырды.
Чарадан репортажны Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Чит илдән инвестицияләр кими. Татарстан төбәкләрдән татар инвесторларын чакыра
Эшмәкәрләр җыенында Русия төбәкләрендә эшләүче татар эшмәкәрләрен Татарстанда җитештерү ачарга, проектлар белән килергә чакырдылар. Инде берничә татар инвесторы килгән, ләкин алар кадрлар кытлыгына тап булган.
👍5🤡4🤮3
Башкортстан Дәүләт җыены депутаты безгә икътисадчылар кирәк түгел дип белдерде
Корылтай депутаты Салават Харасов фикеренчә, югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк.
❓Бу фикер белән килешәсезме?
#Башкортстан

"Элек без беркемгә кирәкми торган белгечләрне чиктән тыш күп әзерләдек: икътисадчыларны, башка белгечләрне, зыялыларны. Югары уку йортлары һәр ел йөзләгәнне әзерләп чыгара — алар икътисадта кирәк түгел, аларга ихтыяҗ юк. Шуннан соң алар үзләрен кайдадыр эзли башлый. Ә оешмаларга эшкә бармыйлар — белгечлекләре андый түгел", диде ул комитет утырышында.
❓Бу фикер белән килешәсезме?
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤣7🤷♂1💊1
Медиа: Русиядә һөҗүм отрядларына хатын-кызларны җыя башлаганнар
Аларны Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенә кергән "Эспаньола" хәрби бүлекчәсенә алалар диелә.
Хатын-кызларны снайпер, медик һәм элемтәче буларак кына түгел, ә штурм отрядларына да яллыйлар. Шулай ук аларга дрон һәм радиоэлектрон көрәш белән бәйле бүлекчәләрдә контрактлар тәкъдим ителә, дип яза "Важные истории".
Басма журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.
Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

"Башта түләү 110-120 мең сум. Алга таба хәрби хәрәкәт барган урында бу акча икегә тапкырлана. Икенче контракт өч айдан башлана, ансы аерым сөйләшеп хәл ителә", дигәннәр.
Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
😁5✍1
Казандагы мәхкәмә үз букчасына Украина байрагы таккан иргә 35 мең сум штраф салган
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Тамерлан Хәйретдиновны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип тапкан һәм 35 мең сум штраф салган.
Эш материалыннан күренгәнчә, ул "Русия белән Украина арасындагы вазгыятькә үзенең мөнәсәбәтен тирә яктагы гражданнарга күрсәткән һәм Украина байрагын тагып йөрткән".
Хәйретдинов гаебен танымаган, аркага аса торган букчасының каешына чынлап та Украина байрагы тагуын, "махсус хәрби операциягә" каршы булуын аңлаткан.

🤬5👍1👏1
Мордовия төрмәсендә американ Пол Уиланны кыйнаганнар
Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән АКШ ватандашы Пол Уиланны колониядә кыйнаганнар. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) җиткерә.
Тоткынның абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан. Һөҗүмнең сәбәбе — Уиланның Америка ватандашы булуы дип искәртелә.
Элегрәк Уиланны колониядә кыйнаулары турында аның туганнары да хәбәр иткән иде.

Мордовия төрмәсендә шымчылыкта гаепләнеп 16 елга хөкем ителгән американ Пол Уиланны кыйнаганнар
Абыйсы Дэвид әйтүенчә, бу хәл 28 ноябрьдә тегү остаханәсендә чыккан. Уилан белән бер камерада яңа утыра башлаган ир аның битенә суккан, күзлеген ваткан.
🤬10
Исегезгә төшерәбез, бүген — Татарстан байрагы көне
Татарстан Дәүләт шурасы аны 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә раслады.
Конституцияең беренче өлгесендә байрак — республиканың суверенитет билгесе дип билгеләнде. Соңгы 3 дистә елда төп документ туналып бетте диярлек, суверенитет төшенчәсе һәм мөстәкыйльлек атрибутлары аннан юк ителде.
Бу хакта Азатлык язма әзерләгән иде. Аны монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

Татарстан Конституциясе ничек туналды: 31 ел элек һәм хәзер
31 ел элек кабул ителгән Конституция дистәләгән тапкыр үзгәртелә. 2023 елга аның күпчелек маддәләре танымаслык булып үзгәрде. 1992 елда кабул ителгән төп канунны гамәлдәгесе белән 7 маддә мисалында чагыштырабыз.
❤🔥8❤6👍1🔥1🥱1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылды
Путин режимы башлаган сугышта Аскыннан Илвир Тимергалиев (сул фото) һәлак булган. Ул сугышка шушы елның 5 октябрендә Шәйморатов батальоны белән киткән. 31 октябрьдә һәлак булган. Кичә аны туган ягында җирләделәр. Егеткә нибары 24 яшь булган.
Шулай ук кичә Чишмә районында Рәфис Кәримов (уң фото) җирләнде. Ул сугышка шушы елның сентябрендә саклану министрлыгы белән контракт төзеп киткән булган. Егеткә нибары 24 яшь булган.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1168 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 29 ноябрь — сугышның 644нче көне.

😢4😭3👍1
❗️"Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм тагын 13 оешма Алсу Кормашны "канунсыз тоткарланган" дип танырга өнди
"Чикләрне танымаучы репортёрлар" оешмасының АКШ бүлеге мөдире Клейтон Веймерс сүзләренчә, "Алсу Кормаш Мәскәүнең журналистика белән сугышның корбаны һәм АКШ белән геополитик бәхәсләр корбаны" булып тора.
— Кремль аны кичекмәстән азат итәргә һәм урынсыз гаепләрне кире кагарга тиеш. Бу көн җиткәнче, Дәүләт департаменты аны "канунсыз тоткарланган" дип танырга тиеш, — ди Веймерс.
АКШта "канунсыз тоткарланучы" статусы бу эш өчен җаваплылыкны Тоткыннар эшләре буенча махсус илчегә бирә. Бу проблемның сәяси статусын күтәрә һәм АКШ хакимиятенә тоткарланган кешенең иминлеген тәэмин итү өчен күбрәк ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама монда.

Халыкара оешмалар Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра
14 халыкара оешма Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип танырга чакыра. "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы җитәкчесе "Алсу Кормашева Мәскәүнең журналистикага каршы сугышы корбаны" диде.
💔11👍6❤1🔥1🙏1
❗️"Азатлык" татар яшьләре берлегенә Татарстан байрагы көнендә Казанда Татарстан байраклары таратырга ирек бирмәгәннәр
Бу хакта Азатлык Радиосына берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.
Шуңа да карамастан, алар 5 мең тасма һәм 3 мен байракчык тарата алган.
Шул ук вакытта хакимият тарафлы "Молодая гвардия" хәрәкәтенең җирле бүлеге бүген Казанда Татарстан байракларын ирекле тараткан. "Яңа Гасыр" каналы хәбәрләр чыгарылышында бу хакта махсус репортаж күрсәтте.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта Азатлык Радиосына берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.
"Басым көчле булды. Полиция һәм Росгвардия вәкилләре тыныч кына таратырга ирек бирмәде, кат-кат килеп туктатты" дип сөйләде ул Азатлыкка.
Шуңа да карамастан, алар 5 мең тасма һәм 3 мен байракчык тарата алган.
Шул ук вакытта хакимият тарафлы "Молодая гвардия" хәрәкәтенең җирле бүлеге бүген Казанда Татарстан байракларын ирекле тараткан. "Яңа Гасыр" каналы хәбәрләр чыгарылышында бу хакта махсус репортаж күрсәтте.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6🔥3❤1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык бу сәгатькә булган хәбәрләрне җиткерә.
🔸ХӘМӘС белән Израил һуманитар тәнәфәснең озайтыла дип игълан итте. Хәзерге вакытта тоткыннарның тагын бер төркемен азат ителүе турында сөйләшүләр бара.
🔸Украинага төнлә дроннар һөҗүме булган. Русиянең Саклану министрлыгы Белгород өлкәсендә дрон бәреп төшерелүе турында хисап бирде.
🔸Русия праваслау чиркәве фронтка китүче руханиларның хокукларын рәсмиләштерүне эшен башкарырга ниятли. Руханиларны хәрбиләр дәрәҗәсенә күтәрергә телиләр.
🔸Русиянең нефть-газ компанияләренә чит илгә ягулык сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта мөрәҗәгать Дәүләт Думасында әзерләнә, дип яза медиа.
🔸Русиядә декабрьдә тимер юл хезмәте бәяләр артуы көтелә. Бу йөк ташуга да, юлчыларның билетларына да бәйле. Тарифлар 10,75 %ка артачак, дип фаразлый Русиянең икътисад үсеше министрлыгы.
🔸АКШның элеккеге дәүләт сәркәтибе Һенри Киссинджер вафат. Аңа 100 яшь булган.
🔸Уфаның 450 еллыгы киләсе елның август азагында билгеләнәчәк, дип әйтте Башкортстанның башлыгы Радий Хәбиров. Төгәл дата юк.
🔸Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел. Апаста яңа урамга аның исеме бирелгән, истәлек тактасы куелган.
Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән булыгыз. Көнегез матур, күңелле булсын!

👍3✍1