ДӘРДЕМӘНД
53 subscribers
5 photos
Татар халкының бөек шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, Дәрдемәнд, Закир Рәмиевка багышланган сәхифә.
Download Telegram
Channel photo updated
Бүген, 23 ноябрь - шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 163 ел!
Сагыну, сөю һәм хөрмәт белән искә алабыз!

Нәкъ бүген телеграмда Закир Рәмиевка багышланган сәхифәне дә ачып җибәрергә булдык!
Биредә аның иң шигырьләре, иҗатын, тормыш юлын яктыргарга тырышырбыз!
Хуш киләсез! Репостлар өчен рәхмәтле булырбыз!

Сәхифәбезнең эшчәнлеген аның иң танылган шигырьләренең берсе белән башлап җибәрсәк дөрес булыр.

Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!
👍5
Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..

Дәрдемәнд
👍5
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул.
Изге сөткә ни җитәр!
Изге сөткә ни җитәр!

Дәрдемәнд.
👍6
Татарстан байрагы көне котлы булсын!

31 ел элек, 1991нче елның 29 ноябрендә Татарстанның Югары Советы Татар байрагын рәсми рәвештә кабул итте!

Татар байрагы - безнең намусыбыз һәм горурлыгыбыз!
Татар байрагы - бөтен дөньяда яшәүче Татарларны берләштерә!
Татар байрагын күтәрик! Татар байрагын зурлыйк!

Татар
байрагы - безнең көрәшебез символы! Килер бер көн, Татар байрагы Татарның җиңүе һәм Азатлык символына әверелер!
Яшәсен, Татарстан!
Мәңге яшәсен бөек Татар халкы!

С Днем флага Республики Татарстан!

31 год назад, 29 ноября 1991 года Верховный Совет Татарстана утвердил современный флаг нашей Республики!

Татарский флаг - это наша честь и гордость! Татарский флаг объединяет Татар во всем мире!
Вознесем наш Татарский флаг, и пусть он никогда не опустится!

Татарский флаг - это символ нашей борьбы! Придет день, Татарский флаг станет символом нашей победы и Свободы!

Живи, Татарстан! Живи и процветай великий Татарский народ! С праздником!

Рәсем авторы: Нияз Хаҗиәхмәтов.
Автор рисунка: Нияз Хазиахметов.
2👍2
БЕЗ

Гасырлар кичте китте... кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар, сөрде дәвран...
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандан канча илләр!..

Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,
Җир астында тезелде ку сөякләр!..
Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!

Мөсафир, кем, җиһанга басты ботны,
Биетте ажгырып аны замана...
Өеп чергән өмидне... төртте утны –
Йотып утларны китте... яна-яна...
👍6
КОРАБ

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!.
👍10😢1
БӘЛЛҮ

Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән, тулгансың!
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансың!
Алмакаем,
Аппаккаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Җилбер-җилбер,
Син бик тилбер –
Күбрәк уйныйсың!
Ал гөлләрне,
Сөнбелләрне
Өзми куймыйсың.
Кил, гөлкәем,
Сөнбелкәем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй бәллү-бәү!

Йокла шунда...
Син төшеңдә
Колын менерсең;
Алмачобар,
Арбасы бар –
Менә күрерсең!
Колынкаем,
Кил, җанкаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Юл юлдашың
Һәм кулдашың.
Сиңа бар эштә
Һәм саклаучы,
Һәм яклаучы
Булсын фәрештә.
Кил, бөдрәкәй,
Фәрештәкәй,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
🥰8👍42
Forwarded from Гаяз Исхакый
Вак-төяк, кечкенә аермаларны читтә калдырып, берләшеп, милли куәтне көчәйтү юлына бөтен гайрәтләрен уртага куярга чакырамыз. Зур көннәр зур эшләр сорый. Безнең барымызның да бабайларымыз булган борынгы зурларымызның рухлары безгә берләшергә вә көчәергә кушалар.

Гаяз Исхакый
🥰4👍1
Куанды ил, канат какты мәләкләр,
Шашып, аң-тан, булып шайтан төкерде!..
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урның - үлекләр аймагында.
👍71🥰1
Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр –
Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
👍101🥰1
ТАЛ ЧЫБЫК

Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыккай, интегеп;
Ялварасың, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең,
Аккан суга күз тегеп.

Япраккайларың кылтырый...
Эчеп канасың килә!..
Йөгрә-кача су чылтырый,
Кояш нурында җылтырый –
Һәм кача ул, һәм көлә!
7👍2
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне котлы булсын!
❤‍🔥4👍2
Channel photo updated